Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тема дня

Урман – җыруларыбыз – язмышыбыз

Узган ял көнендә - 20 сентябрьдә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Казан шәһәренең "Арена" стадионында шул хөрмәткә "Лесоруб - 2015" дигән ярминкә-фестиваль дә оештырылды. Хезмәтләре урман хуҗалыгы белән бәйле һәр оешмадан, һәр төбәктән зур әзерлек белән килгәннәр иде ярминкәгә. Ниләр генә очратмыйсың монда! Сырлап эшләнгән кечкенә тарак, сандык сыман әйберләрдән башлап, бизәлеше һәм проекты буенча ушыңны алырлык йорт корылмаларына кадәр төзеп куелган. Агач, куак үсентеләре, яшелләндерү симәнәләренең нинди генә төрләре юк тагын...

Һәр хуҗалык бәйрәмгә килүче кунакларны үз "йорты" турысында сый-хөрмәт, тәмле сүз һәм җыр-бию белән каршы ала. Күргәзмәгә алып килгән бүләкләрен өләшә. Товарларына реклама ясый. Бу бәйрәмгә туганнарны махсус җыйганнар, диярсең. Җылы итеп күрешәләр, иңнәренә төртешеп, бер-берләренең "ныклыгын" тикшерәләр. Кайсыберләренең пиджак якаларына беркетелгән "йолдызчык"лары артуын күреп, алар өчен чын күңелдән куанышалар.

Төрле районнарның урманчылык күргәзмәләрен күзәтә-күзәтә, "Камское лесничество" дигәненә килеп тукталабыз. Заманында Хезмәт Кызыл Байрагы орденына ия булган Камский леспромхозның дәвамчысы ул. Чирек гасыр буена леспромхозны Мамадыш районының Зур Әрнәш авылында туып үскән, тырыш хезмәте нәтиҗәсендә үзе дә легендар геройга әверелгән Иван Захарович Иванов җитәкләгән. Ул - урманчылар арасында СССРда беренче Социалистик Хезмәт Герое. Албай авылындагы Батырлар стеласында дүрт Советлар Союзы Герое янәшәсенә аның да портреты уелган. Менә шундый легендар җитәкченең дәвамчылары бүгенге көндә ничек яши, ничек эшли? Нинди проблемаларны чишә? Шушы турыда үзләре белән гәп кордык.

Сергей Ильич Сапурин - "Камское лесничество" казенное учреждениесе" директоры, лесничийлар җитәкчесе:

Артта калырга ярамый

Әйе, без үзебезне Иван Захаровичның шәкертләре дип саныйбыз. Күпләребезнең хезмәт юлы аның кул астында башланды. Үзе өчен түгел, производство күтәрелсен, хезмәткәрләрнең тормыш-көнкүреше яхшырсын, дип яшәде Иван Захарович. Әллә нинди даннар да аны үз "калеясы"ннан чыгара алмады. Өстән җибәрелгән күрсәтмәләрнең хаксызлыгын белсә, аларны беркайчан да үтәмәде. Дөрес дип, производство өчен файдалы дип санаса, мөмкин булмастайларын да үтәп чыкты. Менә шундый кеше иде Иван Иванов. Билгеле, ул башлаган эшне дәвам итүчеләр буларак, безгә дә тырышырга туры килә.

Камское лесничество ике учреждениене берләштерә: казенное һәм бюджетное. "Казенное" өлешен мин, "Бюджетное" дигәнен Газизов Камил Әхәтович җитәкли. Безнең кул астында йөздән артык хезмәткәр исәпләнә. Эш көнебез иртәнге җиденче яртыда (планнан тыш нәрсәдер килеп чыкса, иртәрәк тә башлыйбыз) башланып, кичке җиделәрдә тәмамлана. Икебез ике юнәлештәге җитәкче булсак та, максатларыбыз бер - халыкның урман чималына булган ихтыяҗын канәгатьләндерү һәм кулланылганы урынына яңа үсентеләр үстерү. "Камский леспромхоз" банкротлыкка калгач, башка счетлар белән яңа хуҗалык оештырылды. Аякка басу еллары бик авыр булды. Хәзер инде, Аллага шөкер, тернәкләнеп киләбез. Бөтен күрсәткечләребез буенча, республикада икенче урынга чыктык.

Безнең өстә - урманнарны янгыннардан, зарарлы бөҗәкләрдән, рөхсәтсез агач кисүчеләрдән саклау бурычы тора. Хуҗалык алты участокка бүленгән. Мамадыш районында Шомырбаш, Усали, Берсут, Балык Бистәсе районында - Прикамье, Шумбут, Чистай районында - Чистай участоклары. Алты лесничий, алар кул астында өчәр мастер эшли. Машиналарыбыз бар.

Симәнә әзерләү, аны чистарту, питомникларга утырту, үскәнен күзәтеп тору кебек эшләрне дә үзебез башкарабыз.

Төп эшебез - халык арасында профилактик-агитацион чаралар оештыру. Мәктәп укучылары алдында да, авыл клубларында да чыгышлар ясыйбыз. Рөхсәтсез агач кисү, рөхсәтсез җәнлек ату кебек җинаятьләр өчен, зур күләмдәге штрафлар каралган. Мәсәлән, бер нарат агачын рөхсәтсез аударган өчен, ун мең сумыңны чыгарып салырга кирәк. Законлы итеп, түләп алсаң, ул сумма ун еллык утынга җитә. Хәзер инде халык арасында агач урлау очраклары күзәтелми диярлек.

"Деловой" булмаган агачларны Алабуга җирлегендәге "КАСТАМОНУ" заводына җибәрәбез. Төрек инвесторлары төзегән әлеге завод, төп көченә баскач, елына 1,3 миллион кубометр агачны "йотачак". Шунысы күңелне борчый: әлегә алар безнең агачны түбән бәягә сатып алалар. Хуҗалыкның финанс хәле әллә ни мактанырлык түгел: көчкә генә очны очка ялгап барабыз. Шулай да киләчәккә өмет белән карыйбыз. Берничә ел элек хуҗалык бөтенләй таралу хәленә җиткән иде бит, бүген әнә республика буенча алдынгылар рәтендә. Безгә аннан төшәргә ярамый - Иван Захаровичлар хәтере каршында йөзебез кызарырлык булмасын. Шул принцип буенча эшлибез.

Юрий Павлович Голубков - Урманчы авылыннан, лесничий:

Урманчының күңеле чиста

Мин дә Иван Захарович юлламасы белән, башта, Лубян урман техникумында, аннары Мари политехника институтында укып, эшкә Кама леспромхозына кайттым. Хатыным - Нурания Фатыйховна да гомер буе шушы хуҗалыкта хезмәт итә. Минем кул астында 4 мастер эшли. 14 мең 28 гектар урманны саклыйбыз. Һәр мастерга дүрт мең гектар чамасы урманны карарга туры килә. Элек лесниклар да бар иде. Аларны кыскарттылар. Бүгенге көндә мастер-инспекторлар кулында транспорт юк. Участокларга бер машинада бергәләп барабыз. Һәр мастерда машина булса, берьюлы күпме мәйданны күзәтер, кайда ярдәм кирәклеген ачыклый алыр идек.

Кадрлар мәсьәләсенә тукталсак, әлегә алар җитә. Лубян техникумы заманында бик күп специалистлар әзерләп чыгарды. Эшләүчеләрнең яшьләре зураюга таба бара. Иң яшь дигәннәре дә - кырыкның өстендә. Урманчы һөнәрен сайларга атлыгып тормыйлар. Беренчедән, авыр, тынгысыз, икенчедән, хезмәтенә күрә түләве - түбән. Өченчедән, бу һөнәрне теләсә кем башкара алмый - җаның-тәнең белән урманга берегү, аны ярату кирәк. Безнең күбебезнең әти-әниләре урманда эшләде, бәләкәйдән урман белән танышып үстек. Һәр агач, һәр почмак безнең өчен кадерле иде. Шул яратуны гомер буена сакладык. Урманнан еракта яшәүне күз алдына да китерә алмадык. Безнең мондый бәйлелекне балаларыбыз интегү дип бәяләде, шуңа күрә башка һөнәрләр сайладылар.

Быелгы уку елында Лубян техникумына бездән ике укучы керде. Берсе - Камский, икенчесе - Владимир авылыннан. Әйбәт кенә укып чыксыннар. Хезмәтен урман белән бәйләгән кешенең күңеле чиста, матур була, дип саныйм мин. Урманнарыбыз бүгенге көндә күңеле чиста, кайгыртучан кешеләргә бик мохтаҗ.

Колышчы "әртисләре"

"Камский" тирәсендә бик күп карендәшләребезне очраттык. Урманчы һөнәре керәшен күңеленә нык туры килә торган һөнәр икән бит. Күпме җырларыбыз нәкъ менә урманга багышланган. Аларның сүзләре дә, көйләре дә безнең язмышыбызны чагылдыра кебек.

Кара урманның ла уртасында

Карт имәннәр кистем лә күмергә.

Озын гомерләрнең буйларында

Тату булсак иде лә гомергә.

Әлеге юллар - Мамадыш районы Колышчы авылы һәвәскәрләре җыруыннан. Алар бу фестивальгә "Камский" хуҗалыгына "группа поддержки" булып килгәннәр. Борис Усачевның бармаклары гармун телләре буенча шулай йөгерә, тизлегенә күз иярерлек түгел. Өсләрендә - элеккеге керәшен киемнәре. Мамадышлылар да булсын, министрга керәшенчә бер җыр да җырлап күрсәтмәсен - алай була димени?! Берне генә түгел, дистәләгән көй башкардылар колышчылар. Сәхнә түренә дә менеп җырладылар, "Камскийның" "Буханка" машинасы Колышчы урамына килеп кергәнче, юл буена җырлап кайттылар. Борисның бер нотага гына басуы була, хатыны Райка, шунда ук җырны танып, башлап та җибәрә. Аннары Матвеич күтәреп ала, башкалар кушыла. Араларында Палый түти Чебышеваның тавышы аерылып тора. Күңеленнән сытылып-сытылып моң түгелә. Бер ел элек киткән Борис дәдәйне сагына. Алар да, Усачевлар сыман, бер-берләрен ярты нотадан аңлап, бөтен җирдә бергәләп җырлап йөриләр иде бит...

Колышчыда фольклор ансамбле юк, диләр. Ник булмасын? Урманчы ярминкәсе "әртисләрен" тыңлагач, боларны кая җибәрсәң дә, беренчелекне алып кайтачаклар, башкаларның борыннарына чиртәчәкләр, дигән уй килде күңелгә. Бу ярминкәдә урман - җыруларыбыз - язмышыбыз - бу өч нәрсә бик тыгыз бәйләнгән икәнлеге аермачык күренде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев