Туганайлар

Тел очында калды

21 март - Халыкара шигърият көне. Бу көнне Татарстан Язучылар берлеге Тукай клубында Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимнең (Григорий Родионов) биш томлык сайланма әсәрләренең презентациясен уздырды. Аның шигырьләре дистәләрчә телләргә тәрҗемә ителгән һәм Англиядә, Германиядә, Польшада, Төркиядә, Венгриядә, Монголиядә, Украинада, Латвиядә, Литвада, Белоруссия һәм башка илләрдә басылган. 1970 елда 30...

21 март - Халыкара шигърият көне. Бу көнне Татарстан Язучылар берлеге Тукай клубында Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимнең (Григорий Родионов) биш томлык сайланма әсәрләренең презентациясен уздырды.

Аның шигырьләре дистәләрчә телләргә тәрҗемә ителгән һәм Англиядә, Германиядә, Польшада, Төркиядә, Венгриядә, Монголиядә, Украинада, Латвиядә, Литвада, Белоруссия һәм башка илләрдә басылган.

1970 елда 30 яшьлек шагыйрьнең беренче шигырьләре "Советская литература" журналында немец, поляк, инглиз телләрендә дөнья күрә.

2005 елда Сербиянең башкаласы Белград шәһәрендә "ПЕН - клуб" халыкара язучылар берлегенең конференциясе була. Татар "ПЕН - клуб"ы делегатлары Гәрәй Рәхим белән Ләбиб Лерон конференциягә рус, татар, төрек һәм инглиз телләрендә бастырылган Тукай томын алып баралар. Гарәй Рәхим 140 илдән килгән язучы делегатлар арасында халыкара шигъри митингта татар телендә чыгыш ясый.

Болар кичәгә килүчеләргә таратылган рәсми мәгълүматлардан. Кыскача әйткәндә, шагыйрьнең 50 елдан артык иҗат юлын бер учка туплап бирергә омтылыш. Ә учка сыймаган кадәресен кичәгә килгән каләмдәшләре, язучылар, галимнәр ачып бирергә тырышты.

Кичәне шагыйрь Рәдиф Гаташ алып барды. Биш томлыкны ул авторның озын-озак иҗади яшьлек юлының нәтиҗәсе дип атады. Кичәнең шигърият көненә генә түгел, Нәүрүз бәйрәменә дә туры килүенә аерым бер мәгънә салды.

Алабугадан килгән галим Тәлгать Нәбиуллин шагыйрьнең тел белеме өлкәсенә керткән өлеше турында сөйләде."Шагыйрьләребез күп, шигъриятебез бай, - диде ул. Ә менә аларны рәткә салып, туплап бирү эшен Гәрәй Рәхим эшләде. Шушы олы хезмәте өчен аңа бездән - тел галимнәреннән һәм студентлардан зур рәхмәт". Карендәшебезнең чыгышына, тамырларына да тукталып, шагыйрьнең үзенә карата язган автошаржын укып китте:

Родионов чакларда

Сикереп мендем атларга.

Сикереп мендем, егылып төштем

Гәрәй Рәхим чакларда.

Чыгышының азагында Роберт Миңнуллинның Гөргөригә багышланган эпиграммасын да искә төшерде.

Гәрәй Рәхим төшми һаман

Шәп шагыйрьләр чутыннан.

Язганнарын укып карыйм-

Ничава бит, чукынган!

Казанда яшәүче төрек шагыйре, тәрҗемәче Фатих Кутлу, аңа булган зур ихтирам йөзеннән, шагыйрьгә туган авылындагыча "Гөргөри дәдәй" диеп дәште. Баксаң, безнең Гөргөри "Кардәш әдәбиятлар" сериясыннан Төркиядә Тукайдан соң басылган икенче шагыйрь икән!

Атаклы татар галиме Хатип Миннегулов та карендәшебезнең татар әдәбияты һәм фәненә керткән өлешен ассызыклады. "100 процент татар булмаса да, татар өчен татарларга караганда да күбрәк эшли, - диде ул. - "Татар әдәбияты антологиясе" дә аның эше түгел, галимнәр эше иде. Ул шул авыр, катлаулы хезмәтне берүзе ерып чыкты! Бер куплет шигырь язмыйча, шуны гына эшләп тә, татар тарихында тирән эз калдыра ала иде. Ул галим булырга тиешле кеше."

Шагыйрь Ркаил Зәйдулла, язучылар белән җыелышып, Гөргөринең туган авылы Федотовкага кайтуларын искә алды. Язучылардан берәү: "Зал тулы шундый матур кешеләр. Нишләп син генә шундый ямьсез?", - дип шаярткан. "Миндә бераз татар каны бар шул" - дип җавап биргән, имеш, Гөргөри.

Чыгыш ясаучыларның һәрберсе шагыйрьгә зур ихтирамын, яратуын белдерде. Без, тамаша залына җыелган карендәшләр дә, Гөргөри өчен горурланып, сөенеп утырдык. Сәхнәгә менеп сөйләмәсәк тә, карендәшебезнең татар халкы өчен генә түгел, керәшеннәргә дә чын күңелдән хезмәт иткәнен беләбез. Шаян, җор сүзле, ипле, кичерә белүче Гөргөринең олы йөрәгенә барыбыз да сыя. "Глухов укуларында" керәшеннәр тарихы турында кызыклы да, мавыктыргыч та итеп сөйләүче оратор да, "Айбагыр" лагерендә балаларга "керәшенлек ул - горурлык" төшенчәсен аңлатучы "дәү дәдәй" дә ул бит!

Әйтәсе сүзләр тел очында калды. Димәк, үзебез җыелып, туганнарыбызны җыеп, бу турыда олы сәхнәләрдән үзебезгә сөйләргә кирәк.

Людмила Белоусова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: