Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тема дня

ТАГЫН БЕР БАШКА ҮСТЕК

Агымдагы елның 5-7 декабрь көннәрендә Казанда Керәшен яшьләренең 3 нче форумы узды. Форумга Татарстанның төрле районнарыннан, Башкортстаннан, Удмуртиядән, Чиләбе өлкәсеннән 80 делегат килде. Форум эшендә Президент Аппаратыннан, Дәүләт Советыннан, Татарстан Халыкларының Ассамблеясеннән күпсанлы кунаклар катнашты. Республика керәшен оешмасы җитәкчесе Иван Егоров, яшьләрне форум ачылу вакыйгасы белән тәбрикләп, алар башкарган эшләрнең...

Агымдагы елның 5-7 декабрь көннәрендә Казанда Керәшен яшьләренең 3 нче форумы узды.
Форумга Татарстанның төрле районнарыннан, Башкортстаннан, Удмуртиядән, Чиләбе өлкәсеннән 80 делегат килде. Форум эшендә Президент Аппаратыннан, Дәүләт Советыннан, Татарстан Халыкларының Ассамблеясеннән күпсанлы кунаклар катнашты. Республика керәшен оешмасы җитәкчесе Иван Егоров, яшьләрне форум ачылу вакыйгасы белән тәбрикләп, алар башкарган эшләрнең "бишлелек" булуын әйтте һәм үзләрен берләшмә төзелүнең 5 еллык юбилее белән котлады.
Без булдырабыз
Анастасия Исаева - Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе урынбасары үзенең чыгышында: "Мондый чаралар керәшеннәрнең үзләре өчен генә түгел, Татарстанда яшәүче башка халыклар өчен дә бик кирәк. Керәшен культурасын өйрәнү, саклау һәм үстерү - ул Татарстан халыклары культурасын баету, аның төрлелеген күрсәтү дигән сүз. Бу эшкә нәкъ менә яшьләрнең тотынуы - икеләтә куаныч, чөнки алар кулында - перспектива, киләчәк", - диде һәм алдагы эшләрендә уңышлар теләде.
Евгений Ефимов - Татарстан Президенты аппаратының милли сәясәтне тормышка ашыру Идарәсе җитәкчесе урынбасары Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен, культураларын саклау буенча Республикада өч зур программа эшләвен, аннан башка да төрле юнәлештәге проектлар барлыгын искәртте. Республикабызның берничә шәһәрендә Халыклар дуслыгы йортлары ачылу, илебезнең милли политикасында аларның әһәмияте искиткеч зур булуы турында сөйләде.
Татарстан Яшьләре Ассамблеясе исеменнән аның җитәкчесе Тимур Кадыйров милли һәм этникара мөнәсәбәтләрне җайлап торуга, "җылыту"га "Бәрәкәт" керәшен яшьләре берләшмәсенең дә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. "Бәрәкәт"нең җитәкчесе Светлана Максимова хезмәтенә ул аерым тукталды. Санап кителгән чыгышларны гына алсак та, Татарстан хөкүмәтенең керәшеннәргә йөз белән борылуын, керәшен проблемасы бар икәнен тануын чамаларга була. Бу, үз чиратында, азмы-күпме, ирешкән уңышларыбыз турында сөйли.
Отчет докладында "Бәрәкәт" җитәкчесе Светлана Максимова ике елдан артык вакыт эчендә башкарылган эшләргә тукталды. Керәшен яшьләре алдында торган бурычларны атап узды.
Ирешкән уңышларның иң зурысы дип "Айбагыр" этник балалар лагере оешуын, аның инде менә өч сезон балалар кабул итүен әйтте. Керәшен культурасы белән бәйле чараларның тәрбияләнүчеләрдә зур кызыксыну уятуын билгеләп узды. Чаллы шәһәре керәшеннәре исеменнән Алена Кудряшова, түбәнкамалылар исеменнән Владислав Домолазовларның докладлары тыңланды. Беренчесендә "Атнакөн мәктәбе"нең уңышлы эшләве турында сөйләнсә, икенче докладчы нәкъ шушы юнәлештәге эшне оештырудагы кыенлыкларга тукталды. Мондый мәктәпләрне ачу өчен, укытучы кадрлар булмау, методик ярдәмлекләр җитмәү, финанслау мәсьәләсенең хәл ителмәве комачаулый, дип белдерде ул.
Докладларны тыңлаганнан соң, яшьләр берләшмәсе башкарган эшләрне "канәгатьләнерлек" дип билгеләп, активистларга Татарстан Халыклары Ассамблеясе һәм Республика керәшен оешмсы әзерләгән Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бүләкләнүчеләр исемлегендә Артур Поляков, Александр Игнатьев, Елена Чулакова, Эльвира Константинова, Владислав Домолазов, Светлана Максимоваларның фамилияләре аталды.
Форум кунаклары ни диләр
Миләүшә Сөнгатуллина - Яшьләр Ассамблеясе активисты:
Бүгенге форумнан күп нәрсә алдым. Башкаларның үз культуралары, тарихлары белән ничек кызыксынуларын күреп, үзеңнекен дә өйрәнәсе килә. Үзеңнең тамырларыңны да барларга тотынасың. Нәрсә ул чын кыйммәт - шуның асылына төшенәсең. Кайсыдыр халыкның проблемаларын күреп, аларны хәл итәргә булышасы килә. Монда сөйләгәннәрне тыңлагач, керәшен яшьләрен борчыган мәсьәләләргә икенчерәк күзлектән карый башладым, аларга булган хөрмәтем артты. Менә шулай.
Елена Сыркина - Казан рус милли җәмгыятенең яшьләр бүлеге активисты:
Мин монда тәҗрибә алыр өчен килдем. Башкаларның идеяләрен тыңлап, үземнекеләр белән дә уртаклашып китсәм, Татарстан яшьләренең бер организм булып яшәүләренә бер адым булыр, дип уйлыйм. Син русмы, татармы, керәшенме, украин милләтеннәнме - без барыбыз да бер илдә яшибез, шунлыктан бер-беребезне хөрмәтләп яшәргә тиешбез. Ә мондый чараларга килгәч, ул халык, аның этник үзенчәлекләре турында күбрәк беләсең, аңа якынаясың. Керәшен яшьләренә "молодцы" дип әйтәм.
Мастер-класслар
Форумның беренче көнендә "Этник бию", "Этножурналистика", "Актерлык осталыгы" дигән темалар буенча мастер-класслар үткәрелде. Бу өч төркемнең һәрберсендә керәшен культурасын саклау, үстерү өчен, яшь кадрлар әзерләү кирәклеге турында сүз барды. Этножурналистика төркемендә булучылар хәзерге вакытта керәшеннәр өчен чыга торган "Туганайлар" газетасына кайбер тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Маргарита Степанова (Лениногорск делегаты):
"Нинди генә халыктан булсак та, без, иң элек, яшьләр булып калабыз. Шуңа күрә яшьләрне кызыксындырган темалар күбрәк бирелсен иде. Интернет, төрле проектлар, грантлар турында информацияләр, фикер алышулар да кирәк. Без башкалардан артта калырга тиеш түгел", - диде. Ольга Рыцева (Башкортстан делегаты): "Мин үзем музыка, культура дөньясына караган материалларны яратып укыйм. Безнең Үмер авылында "Шәҗәрә" конкурслары уза. Өлкәннәр белән бергә, кечкенәләр дә бу конкурсларда актив катнаша. Күптән түгел бәетләр җырлау буенча бәйге узды. Әбиләр белән оныклары бергә җырлап, үз осталыкларын күрсәттеләр. Газета да конкурслар үткәрсә, анда яшьләрне җәлеп итсә, нинди дә булса стимуллаштыру булса, укучылар саны күбәер иде", - дигән теләген әйтте.
Лидия Пасыева (Мамадыш кунагы): "Минем укучыларымның да конкурсларда катнашырга теләкләре зур. Керәшен семьясыннан булмаган балалар да керәшен темасына хезмәтләр язалар. Аларның да бәйгеләрдә катнашып, урын аласылары килә, - диде. - Үзен керәшен дип санаган һәр яшь кеше керәшеннең бердәнбер гәҗите - "Туганайлар"га язылырга бурычлы", - дип тә өстәде ул.
Секцияләрдә
Форумның икенче көнендә өч юнәлештә секцияләр эшләде.
"Керәшен киемнәре һәм тамгалары" дигәнен этнограф Валентина Максимова, "Айбагыр" этнолагерена вожатыйлар мәктәбе" дигәнен Елена Чулакова (Тукай районы делегаты), "Семья. Катнаш семьялар төзүгә чиркәүнең карашы. Кәбен койдыру һәм чумылдыру җәшереге" дигән секция эшен Алена Федотова (Казан делегаты) алып барды.
Беренче секциядә катнашкан Алина Ахметшина (Чаллы делегаты) сүзләре буенча, керәшен киемнәре һәм тамгалары турында Валентина Петровна бик кызыклы итеп сөйләгән, күп информация биргән. Тизрәк авылына кайтып, әбиләрендә, авылдашларында сакланып калган киемнәрне барлыйсы, үзенең ишеткәннәрен башкаларга да белдерәсе килә аның. Алина, керәшен кызы калпагы белән түшлеген сатып алып, үзенең этник гардеробын да баеткан.
"Айбагыр" турындагы секция эше дә уңышлы узган. Киләсе сезонга балаларны кызыксындырырлык күп кенә яңалыклар да кертергә булганнар. Шуларның кайберләре:
Сингапур укыту-тәрбия методикасы алымнарын куллану;
галимнәр, фән эшлеклеләре белән очрашу көне үткәрү, балалардан "галим ясау";
этножурналистика нигезләрен балалар белән практикада куллану;
бер-берең белән танышуның төрле формасын кертү һәм башкалар.
"Лагерьга балалар туплауда беркем дә читтә калмасын, монда утыручылар да бу эштә активлык күрсәтсеннәр иде, - дигән үтенечен җиткерде "Айбагыр"ның узган сезондагы педагог-оештыручысы Елена Чулакова:
- 120 бала кабул итәргә мөмкинлегебез була торып, бары 60 бала белән чикләнәбез. Керәшеннең киләчәге шушы 60 балада гынамыни?" - дип, бу мәсьәләнең актуаль икәнен ассызыклады.
Форум делегатларының күпчелек өлеше семья турындагы секция эшендә катнашты. Бу аңлашыла да, чөнки монда күтәрелгән мәсьәләләр һәр кешегә кагылышлы. Людмила Белоусова чакыруы буенча, Алексеевскидан батюшка отец Павел Чурашов килгән иде. Ул "катнаш", "гражданский брак"ларга карата чиркәүнең һәрвакыт тискәре мөнәсәбәттә
торуын әйтте. Кәбен койдыру, чумылдыру җәшерекләре буенча яшьләрнең күп санлы сорауларына җавап бирде. (Бу секция эше турында газетабызның киләсе санында тулырак язмадан укырсыз). Бу секция эшен менә өченче тапкыр инде бер кеше - Алена Федотова алып бара. Беренче тапкыр очрашуга ул өлкән яшьтәге парларны гына китертә алган булса, икенче очрашуга бер өлкән пар белән ике яшь пар килгән. Ә быелгы очрашуда керәшен яшьләренең нәкъ менә форумнарда танышып семья корганнары, балалар үстерүчеләре катнашты. Светлана һәм Евгений Максимовлар семьясында якын көннәрдә тулылану көтелгәнен белеп, һәр кеше Светага дүрт саны төгәл бала тудыруны теләде.
Түгәрәк өстәл
Керәшен тарихы буенча "Түгәрәк өстәл" сөйләшүен галим Геннадий Макаров алып барды. Чыгыш ясаучылар Республиканың халык шагыйре, күренекле җәмәгать эшлеклесе Григорий Родионов, тел галиме Николай Максимов, Мамадыш керәшен оешмасы җитәкчесе Степан Спиридонов, этнограф Валентина Максимовалар булды.
Керәшен кем ул? Үзеңнең керәшенлегеңне кемгә булса да исбатлау кирәкме? Безнең тарихыбызны кемнәр язган һәм ул дөреслеккә туры киләме кебек дистәләгән сорау бирелеп, галимнәребез аларга җавап бирергә тырыштылар. Һәр галим үзенә таныш булган, үзе өйрәнгән чыганакларга таянып сөйләде. Һәрвакыттагыча, кем ул керәшен, дигән сорауга иң төгәл җавап әлегә табылмады.
"Ак Барс" Холдинг компаниясе департаменты директоры Артур Шиһапов үзенең лидерлык тренингын үткәрә башлаганда, кем ул керәшен дигән сорауга кире әйләнеп кайтып: "Кем буласыгыз килә - шулай булыгыз. Сез беркемгә дә бернәрсә дә исбатларга тиеш түгел", - дип, бу мәсьәләгә "жирный" нокта куйды.Тренинг вакытында лидер кешегә туры килә торган сыйфатларны барладылар. Моңарчы "Бәрәкәт"не җитәкләгән Светлана Максимовада бу сыйфатларның "букеты" җыелганын тану - "приятный" ачыш булды. "Бәрәкәт"нең булачак җитәкчесе дә шундый билгеләргә ия булсын иде, дип теләделәр.
Йомгак
Соңыннан Форум эшенең йомгаклау документлары кабул ителде. Яшьләр, үзләре белән биш ел буена янәшә атлаган, кыен чакта да, шатлыклы вакытларында да гел яннарында булган иң якын кешеләре - Керәшен оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусовага рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Аның түшенә дә "Яшьләр берләшмәсе ветераны" дигән значок беркеттеләр. "Бәрәкәт" керәшен яшьләренең яңа җитәкчесе итеп, яшьләр оешмасы төзелүнең беренче көннәреннән үк актив катнашкан Мамадыш кызы Алиса Спиридонованы сайладылар.
Кичен Казан дәүләт консерваториясе студентларыннан төзелгән фольклор ансамбле искиткеч матур концерт күрсәтте. Аннары эстафетаны талантлы керәшен яшьләре дәвам итте. Халык уеннары, җыр-биюләр, этнодискотека төн уртасына кадәр барды. Делегатлар бер-берсе белән елаша-елаша аерылыштылар.
Быелгы форумда делегатлар саны, башка елгыларына караганда, күпкә әзрәк иде. Алдан ук шулай килештеләр: булган вакытны файдалы итеп үткәрергә, эшләрдәй кешеләрне генә чакырырга. Чыннан да, нәкъ шушылай узды. Секция эшләрендә дә, түгәрәк өстәл сөйләшүләрендә дә, мастер-классларда да яшьләр үзләренең эшлекле тәкъдимнәрен керттеләр, битараф булмадылар. Бу форум нәкъ әнә шундый эшлекле узуы белән тарихта калыр. Яшьләр үзләре инде чираттагы форумны көтә башлаганнар. Бу турыдагы язмалар белән Интернеттагы "страничкалар"ы тулган.
Мария МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев