Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тема дня

"Сүрәкә"не яратмаган юктыр бу төбәкләрдә

Түбән Кама шәһәрендә зур бәйрәм - "Сүрәкә" керәшен халык фольклор ансамбленең егерме еллык юбилее. Бу ансамбльне, аның җырчыларын белмәгән, җырларын тыңлап куанмаган Кеше юктыр шәһәрдә. Түбән Камада гына түгел, республикабызның башка төбәкләрендә дә аларны беләләр, яраталар, хөрмәтлиләр. Чын йөрәктән Бәйрәм котлавы итеп язган шигырендә шагыйрь Никифор Тукмачев болай ди: Гөлләр...

Түбән Кама шәһәрендә зур бәйрәм - "Сүрәкә" керәшен халык фольклор ансамбленең егерме еллык юбилее. Бу ансамбльне, аның җырчыларын белмәгән, җырларын тыңлап куанмаган Кеше юктыр шәһәрдә. Түбән Камада гына түгел, республикабызның башка төбәкләрендә дә аларны беләләр, яраталар, хөрмәтлиләр.

Чын йөрәктән

Бәйрәм котлавы итеп язган шигырендә шагыйрь Никифор Тукмачев болай ди:

Гөлләр суга тилмергәндәй,

Җан сусаган чакларда,

"Сүрәкә" дигән ансамбль

Туды безнең якларда.

Җырыбызны, моңыбызны

Ата-бабадан калган

Халык алдына чыгарды -

Актарып тарихлардан.

Дөньяда бар - менә без ул,

Керәшен дигән халык!

Килегез, күр, без бетмәгән

Тарихларда югалып.

Җан азыгы - керәшенгә,

Сары май йөрәкләргә.

"Сүрәкә"не яратмаган

Юктыр бу төбәкләрдә.

Ходай язмасын, алда да

Яшәргә сүрәкәсез.

Җан ярып, халык тудырган

Бердәнбер "Сүрәкә" - Сез.

Моннан егерме ел элек туган "Сүрәкә"нең үз тарихы, үз эзе бар. Шул эзне салган, үтә алмаслык урыннарда җырып барган карендәшләребезнең сүзен тыңлыйк.

Беренче күлмәкләребез - ал ситсыдан иде

Анна Бутяева - "Сүрәкә"не төзүчеләрнең берсе:

Сиксәненче елларда Түбән Камада "Җидегән чишмә" дигән исемдәге әдәби берләшмә эшләде. Аның җитәкчесе Рахмай Хисмәтуллин берләшмә утырышына безне - Бер төркем керәшен җырчыларын да чакырды. Чакырган җиргә буш кул белән барып булмый бит инде - керәшен җырулары әзерләп, ышкып биюне өйрәнеп бардык. Анда җыелган халык бик яратты үзебезне, аягүрә торып кул чаптылар. Рахмай ага соңыннан алып калып: "Мондый хәзинәне дөньяга чыгарырга кирәк, ябып саклый торган байлык түгел, кешегә ишеттерә торган байлык бит бу. Керәшен ансамбле төзегез сез", - диде. Әйтүе ансат та ул, оештыра башлагач, үз "скийлары" күп бит әле аның. Кайда җыелырга, репетицияләрне кайда үткәрергә, өскә нәрсә киеп чыгарга? Әле ул чакта үзебезнең керәшен җәмгыяте дә юк иде. "Туганнар" исеме белән дә, "Карендәшләр" исеме белән дә чакырган җиргә барып җырлап йөрдек.

Мин үзем мәктәптә эшли идем. Татар теле укытам. Керәшеннәр турында да бик белгертәсем килә. Хәер, белгертәсе түгел, оныттырасы килми. Шәһәр бит үзе керәшен авыллары өстендә төзелде. Халыкның күпчелеге шул авыллардан җыелган кешеләр, аларның балалары авыл тарихларын, гореф-гадәт, йолаларын белеп үсәргә тиешләр, дип санадым. Керәшеннәр турында белү татар балалары өчен дә файдалы булыр дип уйладым. Балаларны җитәкләп, тирә-күрше керәшен авылларына күп йөрдек. Шулай бервакыт Красный Ключ авылында яшәүче Анна түтиләргә кердек (Чеби Питере хатыны Анна түти минем авылдаш - Мәләкәс авылыннан). Ул, сандыгыннан чыгарып, затлы-затлы әйберләр күрсәтте, алар турында сөйләп тә бирде. Дәвәт, тамакса, муйтымар, сүрәкә ише әйберләрне балалар үз куллары белән тотып-тотып та, киеп тә карадылар. Вакытында җыярга тотынмасак, мондый хәзинәләребезнең берничә ел эчендә юкка чыгачагын уйлап, йокысыз төннәр үткәрдем. Аннары балалар, мәктәп администрациясе белән бергәләп, экспонатлар җыю эшенә керештек. Бераздан, "Мәңгелек чишмә" дип аталган музейны ачтык. Бусы - бер этап булды. Ә ансамбль үзе 1994 елның 6 январь көнендә узган җыелыштан соң оешты. Түбән Кама керәшеннәренең, бергә җыелып, алга таба ничек яшәргә, нәселебезне, үзебезне ничек сакларга дип киңәшләшергә җыелган зур сөйләшүе иде ул. Ансамбль төзү мәсьәләсе дә шунда күтәрелде. Исемен "Сүрәкә" дип куйыйк, керәшен хатын-кызлары баш киеменең иң матур бизәлешле өлеше ул сүрәкә, безнең "Сүрәкә"без дә шәһәребезнең матур бизәге булып яшәсен, диде Анастасия Усачева. Бу исемне барыбыз да хупладык.

Ул чакта "Химиклар йорты" директоры булып Анатолий Богатырев эшли иде. Каяндыр, 60 метр ал ситсы юнәткән бу. Мин аннан 25 керәшен күлмәге, алъяпкычлар тектем. Керәшен җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдинова аякка каталар алып бирде. Репертуарга Түбән Кама төбәге керәшен авылларының җырларын күбрәк алырга тырыштык, чөнки, кабатлап әйтәм, химиклар шәһәре керәшен авыллары күкрәгенә салынды.

Зур Аты кызы Мария Мәхмүтова, авылына кайткач, бер җыр отып килде. "Тыңлап карагыз әле, нинди матур җыр, ансамблебезнең гимны итәрлек", - диде ул. Аннары җырлап күрсәтте. Тәннәребезгә каз тәпие чыгарырлык моңлы көй. Чыннан да, без ул җырны керәшен гимны итеп җырлап йөрдек.

Әйдәгез, туганнар, җырлашыек,

Безнең татулыкны белсеннәр.

Кешеләрдән сорап йөрмәсеннәр,

Үз күзләре белән күрсеннәр.

Әйдәгез, туганнар, безләр барыек,

Урман эчләренә кергәләп.

Әйтешмиек, туганнар, авырлар сүз,

Гомерләр итәек бергәләп.

(Кызганыч, язмада җырның борылмалы-борылмалы моңлы яңгырашын ишеттереп булмый - М.М.).

Миңа ансамбльне дә җитәкләргә кушканнар иде, анысына ризалык бирмәдем. Тарихны, этнографияне, атамаларны, нәсел-нәсепләрне өйрәнеп халыкка җиткерү - минеке, музыка өлкәсен башкалар алып барсын, кулдан килгәнчә булышырмын, дидем. Бәйрәмнәр үткәрүдә - ул булсын - сәхнәдә, ул булсын - балалар бакчасында, мәктәптә - берсеннән дә калмадым. Олы көн, Питрау бәйрәмнәрен үткәргәнем өчен, татар балаларының әти-әниләре әле дә килеп рәхмәт әйтәләр. Димәк, гомер заяга узмаган.

Медицинаны культурага алмаштырдым

Галина Сабирова - ансамбльнең беренче җитәкчесе:

Мин ансамбльгә 16 ел медицина өлкәсендә эшләгәннән соң килдем. Дөрес, җырларга бик ярата идем. Төбәкләрдә җиңеп, Бөтенсоюз конкурсында да катнашу бәхете тиде үземә. Тик шулай да, сайлаган һөнәремне ташлап, "Сүрәкә"не җитәкләргә килермен дип уйламаган идем. Килергә туры килде. Анатолий Богатырев үзе үтенде, ярдәм итәрбез, диде. Чыннан да, үзе исән чакта бик булышты. Ә инде бөтенләйгә китеп баргач, минем кулларым салынып төште. Бер чакны ансамбльне дә ташлап китәргә җыенган идем, җырчы түтиләрем туктаттылар. Ул да юк, син дә ташлап китсәң, нәрсә була инде аннары, түз, диделәр. Кайгыларны бергә күтәрешеп, аңлашып, 16 ел бергә эшләдек. 2009 елда "Сүрәкә"дән киттем. Коллективтан аерылу шулкадәр авыр булыр димәгән идем, ай-һай, авыр булды. Баштагы мәлдә төннәрне елап үткәрдем. Хәзер күнегелде бераз. Түтиләр белән аралашып, хәл белешеп торабыз.

Туксанынчы, икемеңенче еллар, тормыш авыр булса да, ансамбль, керәшен дөньясында күтәрелеш еллары иде. Нинди генә бәйрәмнәрне яңартмадык та, кая гына бармадык ул чорда. Транспорт булмаса, җиңел машиналар яллап чыгып китә идек. Әле дүрт ел буена Түбән Кама керәшеннәренең җитәкчесе булып та эшләдем. Күңелле, мәгънәле яшәлгән еллар дип саныйм ул вакытны. Ансамблебезгә халык ансамбле исеме алуга да ирештек. Үзем шул елларда Алабуга культура училищесын тәмамладым. Керәшен культурасын саклауга керткән хезмәтләремне искә алып, "Атказанган культура работнигы" исеме бирделәр. Ансамбль тормышы анда йөрүче кешеләрнең язмышлары белән үрелеп барды. Күз алдыбызда яшьләребез үзара танышты, аннары дуслашты, бераз вакыттан соң туй итте, яңадан ансамбльгә килде - шуларны күрү үзе бәхет иде. Лилия Дәүләтшина дигән кызыбыз кеп-кечкенә килеш ансамбльгә килгән иде, җырлый-җырлый үсте, соңыннан музыка училищесы бетереп, җырчы булып китте. Мондый мисаллар байтак.

Узган елның көзендә юбилей концертымны оештырдым. Шәп булды, тагын кабатла, диделәр. Халык мине белә, җырларымны ярата икән, монда, һичшиксез, уналты ел буена "Сүрәкә" җитәкчесе булуымның да роле бар, дип саныйм. Ансамблебезгә алга таба да озын, озак, уңышлы гомер телим.

Рәт җырулары белән шаккатырдык

Валентина Тупаева - "Сүрәкә" керәшен халык фольклор ансамбленең җитәкчесе:

Керәшеннәрнең беренче җыелышында мин дә катнаштым. Анда Тамара Баһаветдинованы җәмгыятьнең җитәкчесе итеп сайладык. Ансамбль белән эшләүне миңа йөкләргә теләделәр. Ул чакта мин Красный Ключ клубында эшли идем, төп эшне ташлап йөреп булмый - ризалашмадым. "Сүрәкә" өчен биюләр куйдым, мөмкин булганча, репетицияләргә йөрдем. Күп еллардан соң яңадан җитәкче булуымны сорадылар, бу юлы инде ризалык бирдем. Дүрт ел буена бу йөкне тартып барам. Үзем шушы яктан - Троицк-Тәтемәлдә туып үстем. Керәшен тормышы, бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре яхшы таныш. Элек районда 23 керәшен авылы бар иде, хәзер - 18. Аларның да күбесе бетү хәлендә. Моңа йөрәгем бик әрни. Өйдән-өйгә кереп, җыруларыбызны, гомумән, халык фольклорын җыеп йөрим. Авылыбызда олылап, Май чабу, Тройсын, Микайлу бәйрәмнәре үткәрелә иде. Аларның һәрберсенең - үз җыры, үз йоласы, үз көе. Шуларны сәхнәгә чыгарырга телим.

"Сүрәкә"гә йөрүчеләргә рәхмәт әйтәсем килә: төп эшләреннән соң, кич белән ничә сәгатьләр буена репетициядә булулар ансат түгелдер. Әле бит семья да бар... Атнасына ике тапкыр, кирәк икән, аннан да күбрәк, Иҗат йортына җыелалар, яңа җырулар өйрәнәләр, зарланышмыйлар. Мондый кол- лектив белән эшләве дә рәхәт.

Соңгы ике елда республикакүләм "Балкыш" смотр-конкурсында катнаштык. Беренче елны безнең Тәтемәл авылы урам көен әзерләгән идек, былтыр Чәбиянең рәт көен өйрәнеп бардык. Шаккаттылар. Казанда гала-концертта чыгыш ясадык.

"Туым җондозы" яшьләр конкурс-фестивалендә 2011 елда - өченче, 2012 елда беренче урынны алдык. Шунысы куандыра: ансамбльгә яшьләр килә. Кайчандыр әбиләре җыелып башлаган эшне аларның оныклары дәвам иткәнен күрү - барыбыз өчен дә сөенечле хәл.

Эшләп килгән дәвердә, "Сүрәкә"нең киемнәре берничә мәртәбә яңартылды. Соңгыларын бик затлы тукымадан затлы костюм итеп тектеләр. Кайберәүләр, керәшеннәрнең киеме мондый булмаган, дип, ризасызлык та белдерде. Андыйларга безнең җәмгыять җитәкчесе Тамара Алексеевнаның сүзе бер: "Керәшеннәр кырда урак урып кына яшәмәгән. Эшкә - Бер төрле, бәйрәмгә - икенче төрле киенеп йөргәннәр. Сәхнә киеме затлы булырга, күзне ял иттерергә тиеш", - ди ул. Мин дә моның белән килешәм. Тамашачы алдына чыкканда, без бертөрле - шакмаклы күлмәктән генә булырга тиеш түгел, сәхнәдә андый киемлеләр артык күбәйде. Соңгы вакытта үзебезне күп җирләргә чакыралар. "Җырлыйк әле", "Аулак өй" телевизион тапшыруларында катнаштык. Традицион культураларны өйрәнү Үзәгенә барып, кинога төшеп кайттык. Тиздән үзебезнең диск чыгачак. "Россия - 1" каналыннан килеп, түгәрәкләр эшен яздырып киттеләр. Заманадан калышырга исәп юк - планнарны шулай корабыз.

Шигырь белән җырны бәйләп

Анастасия Усачева - шагыйрә, ветеран-җырчы:

Сүземне "Сүрәкә"гә багышлап язган шигыремнән башлыйм әле.

Сүрәкә дигән кием бар -

Ул нәрсә соң, сурәтлә!

Матур итеп, ука җептән

Ясала ул сүрәкә.

Сүрәкәне кия кызлар

Маңгай чәчләрен каплап,

Матур җырлар җырлый алар

Сүрәкәләрен мактап.

Сүрәкәләрең бар икән,

Маңгаеңа тар икән.

Синең кебек керәшен кызы

Тагын кайда бар икән?

Моннан егерме ел элек, ансамбльгә исем эзләгәндә дә, мин шушы шигыремне укып күрсәткән идем. Берсүзсез килештеләр. Борынгылыкның кыйммәтен югалтмаска искәртә торган исем ул - "Сүрәкә". Һәм әлегә кадәр бу бурычын намус белән үтәп килә ул. Ансамбльгә нигез салучылар - без дүртәү - Максим Адылев, Анна Бутяева, Феня Хәбирова һәм мин идек. Шушы составта "Җидегән чишмә" оештырган концертта катнаштык. Сиксәненче еллар азагы идее бу. Тора-бара, сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да үстек. 1994 елда инде безне җитәкләп кенә китәргә кирәк иде кебек... Тик җитәкләргә алынучы тиз генә табылмады. "Химиклар йорты" директоры Анатолий Богатырев, йөри торгач, җитәкче өчен штат табып, репетицияләр өчен бүлмә биргәч кенә, боз кузгалды. Бу эшкә, моңарчы үзешчән артист буларак, күп конкурсларда катнашкан Мөслим кызы - Галина Сабирова ризалашты. Анатолий Степанович та ярдәменнән калдырмады, "Сүрәкә"нең концертларын да үзе алып бара иде. Мин дә бәйрәмнәр өчен сценарийлар да яздым, сәхнәдә шигырьләремне дә укыдым, гармунда да уйнадым. "Сүрәкә"гә йөрү яшәвемнең мәгънәсенә әйләнде. Анда йөрүчеләр Бер семья эчендәге туганнар кебек. Әле дә шулай: репетиция көннәрен сагынып көтеп алам, күрешкәч, сөйләшеп сүзләребез бетми. Шатлыкларыбыз да, кайгыларыбыз да уртак. Берничә ел рәттән "Энҗе бөртекләре" дигән балалар төркеме белән эшләдем. Аларны да "Сүрәкә" ансамбле каршында төзедек. Буыннар чылбырын өзмичә, шулай дәвам итәбез. Берәүләр китсә, алар урынына икенчеләре килә, аннары тагын яңалары. Төп бурычыбыз да шул бит - белгәннәребезне балаларыбызга тапшырып калдыру.

16 ел эшләгәннән соң, Галина Сабирова китеп барды, җитәкчелек йөген Валентина Тупаевага тапшырдылар. Ул да, бөтен күңелен биреп, нәтиҗәле булсын, дип эшләүче тырыш керәшен кызы. Ире Григорий да бик ярдәмчел, бергәләп, аңлашып эшлиләр.

Концертларга, бәйгеләргә йөри торгач, шуны белдек: "Сүрәкә" исеме бездә генә тү- гел, андыйлар өчәү икән. Конкуренция! Күбрәк булган саен, үзеңне шәбрәк итеп күрсәтәсең килә. Бу - үз өстеңдә эшләргә менә дигән стимул. Шулай булгач, ирешелгәннәргә куанып, аяк салындырып утырырга җай юк. Алга таба эзләнергә, тырышырга туры килә.

Язып алды: Мария МАРТЫНОВА

Юбилей материалы Түбән Кама шәһәрендәге u8220 "Медтехника" җәмгыяте директоры

Геннадий Муллин ярдәме белән эшләнде.

Хөрмәтле "Сүрәкә" җыручылары!

Сезне, "Сүрәкә"не оештырган ветераннарны, аның җитәкчеләрен, Түбән Кама керәшен җәмгыятен, "Сүрәкә"не яратып тыңлаучы киң аудиторияне зур бәйрәмнәр - Олы көн һәм ансамбльнең 20 еллык юбилей бәйрәмнәре уңаеннан чын күңелемнән котлыйм.

Керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен, йолаларын, музыкаль фольклорын саклауда сезнең хезмәтегез - бәя биреп бетергесез. Түбән Кама каласы - күпмилләтле кала. Сез, культурабызны, рухи байлыкларыбызны югары дәрәҗәдә күрсәтеп, керәшеннәрне танытып кына калмыйсыз, ә төрле милләтләр арасындагы бердәмлекне, дуслыкны ныгытуга да хезмәт итәсез.

Сезгә яңа иҗади уңышлар, кәеф күтәренкелеге, җан тынычлыгы телим.

Республика Керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван ЕГОРОВ

Хөрмәтле "Сүрәкә"леләр!

Сезне 20 еллык иҗади юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйм. Ике дистә ел буена Сез керәшен халкының борын-борыннан килгән җыруларын, йолаларын, традицияләрен дөньяга чыгару һәм саклап калу, яшьләребезне өлкәннәр үрнәген- дә тәрбияләү өстендә эшлисез. Казан, Чаллы, Зәй, Мамадыш һәм башка шәһәрләрдә чыгышлар ясап танылган, күп конкурсларда лауреат, дипломант исемнәре алган, яраткан тамашачысы булган тату коллектив булып яшисез. Яулаган үрләрегез биек. Киләчәктә дә шушы югарылыкта калып, халкыбызның җыр-моңнарын тагын да еракларга яңгыратырга, яңадан-яңа үрләр яуларга язсын Сезгә. Юбилеегыз белән!

ООО ЗТСО "Медтехника" директоры Геннадий МУЛЛИН

Хөрмәтле "Сүрәкә" ансамбле җырчылары!

Халкыбызның җыр-моңнары киләчәктә дә яңгырасын, югалмасын дип, кулны-кулга тотынып, егерме ел буена бергә-бергә эшлибез. Шатлык-куанычларыбызны да, борчу-кайгыларыбызны да бергә уртаклашып яшибез. Ансамбль җитәкчеләре Галина Сабирова, Валентина Тупаеваларның яхшы оештыручы, талантлы шәхесләр булуы аркасында, "Сүрәкә" халык ансамбле исемен алды, шундый биек үрләргә менде. Ансамбльнең беренче көненнән йөри башлаган ветераннарыбыз - әле бүген дә сәхнәдә. Тавышларыгыз һәрчак шулай көр, күңелегез хөр булсын!

Юбилей һәм Олы көннәр белән Сезне, кадерле шәһәрдәшләр!

Түбән Кама керәшен җәмгыяте җитәкчесе Тамара БАҺАВЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев