Туганайлар

Cездә товар, бездә купец...

Басу-кырларда ашлык өлгергән, бакчада алмагачлар, чияләр һәм башка куаклар җиләк-җимешләрдән сыгылып тора, умарталардагы кәрәзләр бал белән тулы. Һәркайда бернәрсә белән дә чагыштырып булмый торган хуш ис - муллык исе аңкый. Бу - август, җәйнең эшле һәм ашлы соңгы ае. Аны Спаслар ае дип тә йөртәләр. Искечә стиль белән бересендә башланган...

VI Бөтенроссия Спас ярминкәсе һәм аның кысаларында уздырылучы "Чаңнар чыңы" ("Колокольный звон") фестиваленең ачылу тантанасы 2 август көнне көндезге сәгать икедә театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов алабугалыларны, кунакларны һәм һөнәрчеләрне сәламләп:

- Спас ярминкәсе Алабуга чикләрен узып, Татарстанда гына түгел, Бөтенроссиядә зур танылу алды. Елдан-ел аның географиясе киңәя, катнашучылар саны арта. Бүген биредә 137 шәһәрдән 800гә якын - декоратив сәнгать һәм халык промыселы осталары катнаша. Шулай ук Белоруссия, Казахстан республикаларыннан, Греция утравы - Родастаннан да килүчеләр бар. Ярминкәнең традицион бизәге - "Чаңнар чыңы" фестивале. Үз осталыгын күрсәтү өчен 19 шәһәрдән 42 чиркәү чаңы кагу осталары килде. Катнашучыларның төрлелеге - бу бәйрәмне тагын да матуррак, яктырак итәр, дип ышанып калам, - диде һәм Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миннехановның котлау хатын укыды. Хатта "...Казан - Россиянең" спорт башкаласы булып танылса, Алабуга чын мәгънәсендә илебезнең традицияләр, мәдәни мирас һәм һөнәрчеләр үзәгенә әверелде. Спас ярминкәсенең тагын да зуррак үрләр яулавын, осталар һәм кунаклар арасында яшьләрнең күбрәк булуын телим. Чөнки милли традицияләребезне дәвам итеп, киләчәк буыннарга җиткерү бурычы нәкъ менә аларга йөкләнә бит..." дигән юллар бар иде. Шулай ук Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Кече шәһәрләр ассоциациясенең котлау телеграммалары да яңгырады. Бәйрәмгә чакырылган рәсми кунаклар - Татарстан Республикасы экономика министры вазыйфасын башкаручы Сәрия Сиразиева, Чаллы һәм Кама буе төбәге сәүдә промышленносте палатасы идарәсе председателе Юрий Петрушин да ярминкәдә катнашучыларга үз котлауларын җиткерделәр. Алабуга округы благочинные, отец Сергей Спас ярминкәсен һәм "Чаңнар чыңы" фестивален ачып җибәрергә бәхиллек бирде.

Алабугада Спас ярминкәсе белән бергә "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе дә старт алды. "Бердәм Россия" политик җирле партиясе бүлеге, НГДУ "Прикамнефть" коллективы белән берлектә, беренче класска керүче, мөмкинлекләре чикле балаларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр бүләк итте. Үзенең 70 еллык юбилее уңаеннан "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте нефть-газ табылучы регионнарда яшәүчеләргә дә бүләк ясарга карар кылган. Шул уңайдан НГДУ "Прикамнефть" җитәкчесе Геннадий Шариков Геннадий Емельяновка Алабуга спортчыларына формалар һәм спорт инвентарьлары алу өчен бер миллион сумлык, Алабуга хор коллективына сәхнә киемнәре тектерү өчен 250 мең сумлык сертификатлар тапшырды. Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы директоры Гөлзада Руденко, хәерле сәгатьтә булсын, дип сәүдәгәрләргә уңышлы керем, кунакларга яхшы кәеф теләп, Спас ярминкәсен ачык дип игълан итте. Бу шатлыклы хәбәр ярминкәне оештыручылар, учредительләр һәм почетлы кунаклар каккан күчмә чаңнар авазына ияреп, шәһәр өстенә таралды.

Борынгылар кыз сорарга килгәндә дә, "Сездә товар, бездә купец" дия торган булганнар. Яхшы, сыйфатлы товар гына үз сораучысын тапкан, аны эзләп ераклардан килгәннәр. Спас ярминкәсендәге сәүдә палаткалары да күз явын алырлык затлы эшләнмәләр белән үзенә ымсындырып торды. Алабугалылар эшләгән бизәкле сабыннар, Түбән Кама осталары ясаган ювелир әйберләр, Нижнегород өлкәсе һөнәрчеләренең хохлома бизәкләре төшергән агач савытлары, Ульян өлкәсе агач осталары ясаган сынлы миниатюралар, Түбән Новгород тимерчеләренең иҗат җимешләре, балтачлылар чыбыктан үреп ясаган мебельләр, Тула кондитерлары пешергән прәнникләр, Оренбур шәлләре, киндер тукымадан тегелгән киемнәр, мамык, тукыган әйберләр, керамик уенчыклар, тире эшләнмәләре, борынгы самоварлар, талдан үрелгән кәрҗиннәр, курчаклар, сувенирлар һәм тагын әллә ниләр… Останың кулыннан эш төшмәс, диюләре хак икән. Товарын тәкъдим итүчеләр чыннан да сатып кына утырмыйлар, үз һөнәрләрен күрсәтеп, һаман нидер ясыйлар, тегәләр, чигәләр. Сәнгать әсәре булырлык әйберләрнең ничек ясалуын үз күзләрең белән күрү, тотып, киеп карау - күңелгә ниндидер рәхәтлек бирә. Киров өлкәсе Кильмезь поселогыннан килгән чабатачы Нургаян ага бу һөнәренә 5 яшьлек чагында ук әтисеннән өйрәнгән.

- Кызыксынучылар, өйрәнергә теләүче яшьләр күп. Алар элеке калып буенча гына бармыйлар, үз фантазияләрен дә эшкә җигәләр. Әнә, алар ясаган чабатаны киеп, Париж урамнарында йөрерлек, - ди ул чабата үреп утыручы 17 яшьлек оныгына күрсәтеп.

Ни дисәң дә, борынгы һөнәрләрдән булган чабата үрү, итек басу, чүлмәк ясау, шәл бәйләү, тире иләү кебек эшләр әкренләп кирәксезгә чыгып, онытылып бара. Палас сугу, бистәр чигүләр турында әйтеп тә торасы юк. Нәкъ шушы кул эшләрен эшләгәндә, әби-бабаларыбыз күңеленнән моң-сагыш ташып чыккан, уй-кичерешләре җырга салынган, югыйсә. Гореф-гадәтләребезне саклыйк, дигәндә, һөнәрләребезне онытмыйк, дип тә өстәргә кирәктер. Һәр кавемнең кем булуы турында нәкъ менә аның башкарган эшләре, матур йолалары сөйли бит.

Рәт буенча сәүдәгәрләрнең кем, кайдан булуларын сорашып йөрдем. Әмма үзләре җитештергән бал белән килгән Шүрнәк этнокультуралы мәктәбе укытучысы Ләйсән Абакаевадан башка бер генә керәшен кешесен дә очратмадым. Бәлки булып та күрми калганмындыр, әле тагын ике көн бар, бүген булмаса иртәгә, берсекөнгә килерләр, дип үз-үземне ышандырдым. Уйларымны Спас соборының чаң тавышы бүлде. Ул да мине җөпләгәндәй, "Булырлар, килерләр", дип кабатлый иде кебек...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: