Туганайлар

Һәр оя кошларын каршылый

Җәйнең соңгы аен вакларга керештек. Каникул башлануга кайсы-кая таралышкан укучыларның кабат мәктәпкә кайтып, укырга керешүләренә дә санаулы көннәр калып бара. Мәктәпләр аларны каршы алырга әзерме, оптимизация җилләре аларга кагылмаганмы, яңарту, төзекләндерү эшләре кирәгенчә башкарылганмы, укытучылар яңа уку елын нинди уйлар белән көтә һәм башка шуның ише сорауларга җавап эзләп, мәктәпләр...

Теләче районы Субаш мәктәбе өч ел элек урта мәктәптән башлангычка калдырылган иде. Хәзер шушы зур бинаның бер башында мәктәп булса, икенчесендә авыл библиотекасы, клуб урнашкан. Шулай ук фельдшер-акушерлык пункты да монда булачак икән. Әлегә күченү, ремонт эшләре бара.
Мәктәп директоры Вера Яковлева хәбәр итүенчә, мәктәптә агымдагы ремонт эшләре август башында ук төгәлләнгән. Ул укучыларны кабул итәргә тулысынча әзер.
- Гомумән алганда, бинаның торышы канәгатьләнерлек. Безнең карамакта столовой һәм ике класс бүлмәсе. Аларны башлангыч класс балаларына туры килерлек итеп яраклаштырып ясадык. Чиста, якты. Хәзерге заман таләпләренә туры килә. Буяулар алуны РОНО кайгыртты, без барып кына алдык. Барлык эшләрне дә үз көчебез белән башкардык. Яңа уку елына хәзерлекне тикшерергә килгән комиссия бик югары бәя биреп китте. Район мәктәпләре арасында узучы "Иң яхшы мәктәп яны тәҗрибә участогы" бәйгесендә катнашып, ике ел рәттән җиңүче булган идек. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе быел да беренчелек сезнеке булыр, дип мактау сүзләре җиткерде. Мәктәптә бары өч хезмәткәр - ике укытучы һәм бер техник персонал булуга карамастан, территориябезне чиста, матур итеп карап тотарга да, башкасына да өлгерәбез. Үзебез үстергән уңыштан балалар өчен кыяр тозладык, варенье кайнаттык. Бүгенге көндә 1 сентябрь бәйрәменә хәзерлек эшләре белән йөрибез. Бу көнне ветеран укытучыларыбызны, әти-әниләрне чакырырбыз, дип торабыз, - ди Вера Васильевна.
Быелгы уку елында Субаш мәктәбендә барлыгы 9 бала белем алачак. Шуларның дүртесе - беренче класска килүчеләр. Социаль ярдәм һәм мәгариф бүлекләре аларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырачак.
Өч ел вакыт узып та киткән. Әле кайчан гына ата-аналар мәктәпнең башлангыч итеп калдырылуына риза булмыйча, аны яңадан элекке статусына кайтару нияте белән йөргәннәр иде, инде алар да тынычланган. Югарыдагылардан килгән фәрманның кайчан үтәлми калганы бар? Авыл халкына да, укытучыларга да килешми хәл юк. Инде бөтенләй ябып куя гына күрмәсеннәр. Мәгариф бүлеге җитәкчесе, бер генә укучы калса да, мәктәп сакланачак, дигән диюен. Ышанасы килә.

Мамадыш районы Владимир гомуми белем бирү мәктәбе быелгы уку елын 25 бала белән каршылый. Алтысы - башлангычта укучылар. Ел да беренче класска икешәр бала килүе бу санның стабиль торуына ышаныч уята уятуын. Шулай да авыл кешеләре дә, укытучылар да киләсе елдан башлангычка калдырылмаса ярый инде, дип борчылалар. Ник дигәндә, агач бина иске. Яңаны салмаганда, бусын, никадәр генә тырышсаң да, барыбер тулысынча заман таләпләренә туры килерлек итеп җиһазлап та, үзгәртеп тә булмый. Төзелеп килүче асфальт юл Владимирга керсә, олы класс укучылары күрше Усали урта мәктәбенә йөреп укый башларга мөмкиннәр. Махсус автобус йөртсә дә, баласын көн дә юлга чыгарып җибәрү ата-анага шатлык түгел инде. Әллә юл салынуга сөенәсе, әллә мәктәп кыскартылуга көенәсе - белмәссең...

Мамадыш районы Владимир мәктәбе


Владимир мәктәбендә уку елына әзерлек буенча кулдан килгәннең барын да эшләгәннәр. Коридор, кабинетлардагы өстәл-урындыклар, парталар, идән-тәрәзәләр - бары да эчке яктан буялган. Буяулар белән РОНО тәэмин иткән, җитмәгәнен үзләре сатып алганнар. Котельняны ремонтлау, түбәсен алыштыру эшләре дә төгәлләнү алдында. Боларның барысын да укытучылар һәм техник хезмәткәрләр үзләре башкара.
- Тышкы яктан каралмаса да, мәктәбебез эчке яктан бик матур. Белем бәйрәменә әзерләнергә килгән укучылар да мәктәпне күреп: "Шундый матурланган", - дип соклануларын белдерәләр. Мәктәп яны тәҗрибә участогында укучылар үстергән яшелчәләрдән кышкылыкка аш тәмләткечләре, салатлар ясадык, җимешләрдән варенье әзерләдек. Суганнарны җыеп урнаштырдык. Без яңа уку елына тулысынча әзер. Укучыларыбызның исән-сау мәктәбебезгә әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз, - ди мәктәп директоры Елена Бачкова.

Менделеев районы Иске Гришкино мәктәбе дә, оптимизация "кырауына" эләгеп, унберьеллыктан тугызъеллыкка калдырылган мәктәп. Әмма шуңа карамастан, укучылар саны аз түгел - 43 бала. Узган уку елында бу сан 48 булган. 11 укучы, тугызынчы классны тәмамлап, чыгып киткән. Быел беренче класска 5 бала керәчәк. Узган уку елы бетү белән, укучылар "Солнышко" мәктәп яны лагерена йөргәннәр. Хезмәт һәм ялны бергә бәйләү аларны тырыш, дус-тату булырга һәм күңелле итеп яшәргә өйрәткән.
Иске Гришкино мәктәбенә быел 25 ел тула. Тагын биш елдан капиталь төзекләндерү республика программасына эләгербез, дип өметләнеп торалар. "Үз мәктәбеңә булыш" акциясе нигезендә кайчандыр биредә белем алган укучыларны спонсор ярдәме күрсәтүгә тартып булмасмы, дигән ният белән интернетка тәкъдим-белдерү дә язып элгәннәр.
- Укытучы ул - укучысына бөтен җанын, белемен биреп эшләүче кеше, - ди мәктәп директоры Юрий Камашев. - Акча сорашып йөрү рәхәт нәрсә тугел, билгеле. Кем белә, бәлки, кемдер чын күңеленнән материаль ярдәм күрсәтергә теләк белдерер.
Ул үзе дә, шушында укыган укучы буларак, бу изге гамәлгә беренче булып үз өлешен керткән инде.
Биредә ремонт эшләре июль аенда башланып киткән.Спорт залында, кабинетларда буяу, яңарту белән шөгыльләнсәләр, тышкы якта бетон белән ныгыту, төзекләндерү, чистарту һәм башка шуның ише эшләр башкарылган. Юрий Иосифович әйтүенчә, ремонт эшләре 1 сентябрьгә кадәр төгәлләнәчәк.
- Түбә ябу эшенә керештек. Читтән эшчеләр ялламадык, үзебезнең укытучылардан һәм укучылардан ремонт бригадасы оештырдык. Аларга мәгариф һәм социаль яклау бүлекләреннән хезмәт хакы түләнәчәк, - ди директор.

Сарман районы Ләке гомуми белем бирү мәктәбе ике этажлы, типовой. Укытучылар, техник персонал көче белән косметик ремонт ясалып беткән. Комиссия мәктәпнең, мәктәп яны участогының торышы белән канәгатъ калган.
Районнан бирелгән буяулар тулысынча коридорга тотылган. "Үз мәктәбеңә булыш" акциясе буенча да азмы-күпме ярдәм итәргә теләүчеләр табылган. Алар хисабыннан алынган буяулар белән кабинетларны буяганнар. Котеллар, электр системасы каралган, тикшерү узган.
- Җылылык системасының гына әле бер дә алыштырылганы юк. Шушы көннәрдә түбәгә ремонт көтәбез. Анысы район бюджетыннан финанслана, - ди мәктәп директоры Эльмира Дәүләтшина.
Мәктәптә укытучылар тулы комплектта. Укучылар саны - 38. Беренче класска өч бала керәчәк. Балалар уку елын тәмамлагач, 24 июньгә кадәр мәктәп яны лагеренда ял иткәннәр. Әле шушы көннәрдә ике укучы Яшел Үзән районына "Айбагыр" этнолагерена ял итәргә киткән. Соңгы елларда яңа әйберләр кайтарылганы булмаса да, кабинетлар уку процессына җиһазланган: интерактив такта, өч мультимедиалы проектор, укытучыларның һәрберсендә ноутбук, һәрбер точкада кабельсез Wi-Fi челтәреннән файдаланырга була. Калганнарын укытучылар ел да әкренләп-әкренләп үз көчләре белән яңартып торалар. Иң сөендергәне шул - мәктәпне ябу, башлангычка калдыру дигән сүзләр ишетелми биредә. Укытучылар бу арада төрле фәннәрдән оештырылган секция эшләре белән мәшгуль. 28 августта районда конференциянең пленар өлеше. Агымдагы ел экологик культура һәм әйләнә-тирәне саклау елы булганлыктан, конферециягә алып бару өчен коллектив "Сарман районы табигатенең могҗизалары" исемле күргәзмә әзерли.

Зәй районы Кадер урта мәктәбе "Уку йортларын капиталь төзекләндерү" республика программасына кертелгән. Бүгенге көндә ремонт эшләренең 80 проценты башкарылган. Түбә, ишек-тәрәзәләр, сантехника - бар да тулысынча алыштырылган. Эш, чыннан да, бик күп, шуңа да аны тиз темпларда алып барып булмый, ди төзекләндерүчеләр. Эшне тизләтү максатыннан, аларга ярдәмгә мәктәпнең техник персоналы һәм укытучылар да чакырылган. Мәктәп коллективы яңа уку елына кадәр бина әзер булыр, дип өметләнә.
- Капиталь ремонт өчен бирелгән акча мәктәпнең алгы ягын тышларга да җитәчәк. Буяу, шпаклевка эшләрен тулысынча үзебез башкарабыз, - ди мәктәп директоры Равил Минневәлиев.
Яңартылган белем йортына 78 укучы киләчәк. Быелгы уку елын шатланып көтеп алабыз. Тәрәзәләребезнең елмаеп, классларыбызның "ялт" итеп торуын күреп, укучыларыбыз да сөенер, ди укытучылар.

Питрәч районы Янсуар мәктәбе, укучылар булмау сәбәпле, быел ябылды. Әлеге мәктәптә бик яхшы, бай музей бар иде. Аның язмышы ничек хәл ителде икән? Шуны ачыклау өчен, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Зөфәр Рәхмәтуллин белән элемтәгә кердек. Ул болай дип җавап бирде:

Питрәч районы Янсуар авылының ябылган мәктәбе


- Янсуарда якын бишьеллыкта мәктәпкә керүче балалар бөтенләй юк. Мәктәп бинасы яхшы. Спортзалы зур, иркен. Аны ничек тә кулдан ычкындырмыйча саклап калу өчен, культура йортын һәм библиотеканы шушы бинага күчереп булмасмы, дип торабыз. Музей урынында кала. Янәшәдә культура йорты белән библиотека булганда, үзенә кешеләрне тагын да күбрәк җәлеп итәр әле.
Мәктәбе булмаган авыл - баласыз йорт кебек инде ул. Шулай да начарга юрамыйк әле. Кем белә, бәлки Янсуарга укучы баласы булган гаиләләр күченеп кайтыр, я булмаса, балалар йортыннан бала алырга теләүчеләр табылыр. Татарстан мәгариф министры Энгель Фәттахов киләчәктә һәр җирдә башлангыч мәктәпләр булырга тиеш. Моны президентыбыз да әйтте, дип белдерде бит. Булган, әзер бинаны бетермичә саклап калганда, анда кайчан да мәктәп ачуның кыенлыгы булмас. Мәгариф бүлеге нәкъ менә шушы киләчәкне күз алдында тота да инде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: