Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тема дня

Пыкрау көне җырулары

Изге Кыз Мариянең Бөркәнчегенә багышланган, 14 октябрьдә уздырылган бу бәйрәм - бик хөрмәтлеләрдән. Кешеләр, ышанулары буенча, үзләренең өстендә Күктәге Анабызның Ару Бөркәнчеген тоеп яшиләр. Халык Изге Кыз Мариянең бу кодрәте турында бәетләр чыгарып, яратып башкарган. Пыкрау - көзге бәйрәм, бу көнне Пыкрау пируклары пешерәләр һәм кунаклар чакыралар. Алла Анасынын бoркяб...

Изге Кыз Мариянең Бөркәнчегенә багышланган, 14 октябрьдә уздырылган бу бәйрәм - бик хөрмәтлеләрдән. Кешеләр, ышанулары буенча, үзләренең өстендә Күктәге Анабызның Ару Бөркәнчеген тоеп яшиләр. Халык Изге Кыз Мариянең бу кодрәте турында бәетләр чыгарып, яратып башкарган. Пыкрау - көзге бәйрәм, бу көнне Пыкрау пируклары пешерәләр һәм кунаклар чакыралар.
Алла Анасынын бoркяб тороуы.
Тропарь: 4-нче кoй
Эй Алла Анасы! Килеб бoркяб торганыnны без дoрoс денне тотоучы кешеляр бoгoн ололаб бяйрям итябез, кадерле тoсonя караб тороб, инялеб aйтябез: безне кадерле бoркяyечеn белян бoркя, aр-тoрлo жаманнан сакла, Улың Аллабыз Христоска инял, Жаннарыбызны коткарсыныйы.
Кондакъ: 3-нче кoй
Бoгoн Кыз чиркяyдя тороб, кюренмейчя безнен oчoн изгеляр жыйыны белян бергя Аллага иняля, Архiерейляр белян Пяриштяляр башыралар, пагамбярляр белян апостоллар кыуанышалар. Алланы Тыудырыучы безнен oчoн мяңге Аллага иняля.
Зурлау
Эй изге Кыз, Сине зурлыйбыз, арыу бoркяyечеnне дя кадерлейбез: Син жугарыда безнен oчoн Христоска инялеб торганны изге Андрей кюргян шул.
Чаң койганнар Пыкрау көнендә
Г.Макаров музыкасы һәм сүзләре
Чишмә башында таш чачауникта
Күргәннәр кодрәт Пыкрау көнендә.
Килеп утырган ике күгәрчен,
Шунда әйткәннәр әйтер сүзләрен.
Бакыр чаң койганнар Пыкрау көнендә,
Ике йөз поттан артык әрбере.
Чаң авазлары китсен җыракка,
Ямь бирсен, диеп, барлык халыкка.
Җумарт Изге Пыкрау
Г.Макаров музыкасы һәм сүзләре
Чаң авазы чыңгырау -
Җиткәнгә Изге Пыкрау.
Төс алларын ямьнәгез,
Җакты шәмнәр җагыгыз.
Пыкрау көнен даннагыз,
Бар кирәкне сорагыз.
Өлеш чыгарыучыдан,
Җумарт Изге Пыкраудан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев