Туганайлар

"Литургия - халыкны туплау үзәге"

23 декабрь көнне Казан шәһәренең Тихвин чиркәве үзенең кышкы престол бәйрәмен - Изге епископ Иоасафны искә алу көнен билгеләп үтте. Бәйрәмгә республиканың керәшен чиркәүләреннән священниклар, җәмәгатьчелек вәкилләре, прихожаннар килгән иде. Литургияне керәшен телендә Казан һәм Татарстан митрополиты Владыка Анастасий алып барды. Быелгы бәйрәм Казанда керәшен приходы оешуның 25 еллыгы белән...

23 декабрь көнне Казан шәһәренең Тихвин чиркәве үзенең кышкы престол бәйрәмен - Изге епископ Иоасафны искә алу көнен билгеләп үтте.

Бәйрәмгә республиканың керәшен чиркәүләреннән священниклар, җәмәгатьчелек вәкилләре, прихожаннар килгән иде. Литургияне керәшен телендә Казан һәм Татарстан митрополиты Владыка Анастасий алып барды.

Быелгы бәйрәм Казанда керәшен приходы оешуның 25 еллыгы белән тәңгәл килде. Шул уңайдан, Владыка Анастасий Тихвин чиркәве настоятеле, протоиерей Павел Павловка "Сергей Радонежскийның 700 еллыгы" дигән Патриарх билгесен тапшырды.

Прихожаннарны һәм чиркәү эшлеклеләрен бәйрәм белән котлап, митрополит керәшен священникларын үз халкының лидерлары булырга өндәде, литургиянең халыкны рухи яктан үстерү һәм бергә туплау үзәге булуын искәртте.

- Чиркәүнең милли оешма да, политик оешма да булмаганлыгын исегездән чыгармагыз. Чиркәү ул Аллага ышанучы һәрбер кешенең җанын коткаручы, шуңа күрә, без үз юлыбыздан тайпылмыйча, Ходай юлыннан барырга, Ул кушканны эшләргә тиеш. Атнакөн мәктәпләре булу-булмау да, керәшен телендә келәүләр уздыручы пастырьлар әзерләү дә - барысы үзебездән тора. Чиркәү алга таба да үткән буын традицияләреннән тайпылмасын иде. Чиркәүдән башка гына һәм бәхиллексез эшләгән эшләр җәмгыятькә дә, дәүләткә дә, чиркәүгә дә файда китермәс, - диде ул.

Келәү тәмамлангач, бәйрәмгә килүчеләр чиркәү территориясендә урнашкан музей бүлмәсе белән таныштылар. Экспозиция Казан шәһәре керәшен оешмасы көче белән оештырылып, оешманың ветераны Аркадий Фокин кул астында эшли.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: