Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тема дня

Керәшен священниклары саны артты

Шөкер, соңгы елларда, дөресрәге, соңгы бер елда, керәшеннәр арасында Ходайга якынаючыларның саны күбәя бара. "Мир" белән җыелышып төзегән чиркәүләр, часовнялар да, хәлле кешеләр төзеткәннәре дә, Хөкүмәт ярдәме белән төзелгәннәре дә бер-бер артлы ачыла тора. Шунысы куанычлы: төзетә башлаучысы кем булуга карамастан, халык дәррәү күтәреп ала, соңгы нокта куелганчыга кадәр, төзелеш...

Шөкер, соңгы елларда, дөресрәге, соңгы бер елда, керәшеннәр арасында Ходайга якынаючыларның саны күбәя бара. "Мир" белән җыелышып төзегән чиркәүләр, часовнялар да, хәлле кешеләр төзеткәннәре дә, Хөкүмәт ярдәме белән төзелгәннәре дә бер-бер артлы ачыла тора.
Шунысы куанычлы: төзетә башлаучысы кем булуга карамастан, халык дәррәү күтәреп ала, соңгы нокта куелганчыга кадәр, төзелеш эшләрендә кайный. Һәрхәлдә, соңгы чиркәүләр төзелгәндә, менә шул күзәтелә. Чиркәүләр төзелү - бер хәл, анда хезмәт итәргә священ- никлар табу бик авыр мәсьәлә бит әле. Соңгы вакытта бу проблема да "үле" ноктасыннан кузгалып китте. Казан духовный семинариясенә быел ике балабыз укырга керде. Алар - Түбән Кама шәһәреннән Артем Ямашев белән Мамадыш районы Урманчы авылыннан Олеся Газизянова. Ирекле тыңлаучы булып йөрүчеләребез барлыгын да ишетеп беләбез. Бер сүз белән әйткәндә, "боз кузгалды". Башлап йөрүче, этеп җибәрүче, дөрес киңәш бирүче табылмаса, мондый "кузгалыш" бөтенләй дә булмас иде, бәлкем. Әнә шундый кешеләрнең берсе - Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы чиркәвенең настоятеле - отец Димитрий Сизов. Үзе дә керәшен семьясында тәрбияләнеп үскән егеткә карендәшләренең уй-тойгылары да, тормыш рәвешләре дә, гадәт-йолалары да яхшы таныш. Рус православныйлары белән керәшен православныйлары арасында зур аерма яшәп килүен дә, ишетеп түгел, күреп белә ул. Үзенең белгәннәрен, ипләп кенә, эшендә куллана бара. "Алай түгел, болай ул" дигәнне безнең халык өнәми. Үзебез күреп, ышанып, ул ышану күңелебезгә тәмам кереп урнашкач кына, җиң сызганып эшли башлыйбыз, ниндидер адымнар ясыйбыз. Моны яхшы белә отец Димитрий. Быел аның Татарстан керәшен приходлары буенча җитәкче-консультант булып билгеләнүе дә православие дөньясы өчен уңышлы адым булды. Аның Керәшен Сәрдәсендәге йортыннан кеше өзелми: кемгәдер киңәш, кемгәдер чиркәү проекты, кемгәдер авылы тарихы, кемгәдер үз авылларында электән эшләгән священникларның исемлеге кирәк. Тагын шундый әллә никадәр йомышлар белән киләләр. Берәүне дә кире бормый, ипләп кенә тыңлый, чишелеш юлларын күрсәтә. Сайтта үз төркемен булдырып, яшьләргә Интернет аша да дини белем бирә. Бу гына түгел, үзенә бик ышанычлы ярдәмче, керәшеннәр өчен тагын бер священник та әзерләде ул. Сүзем - отец Димитрийның бертуган энесе - Геннадий Сизов турында. Геннадий 1983 нче елда Чис тай шәһәрендә туа. Лицейда укып, механизатор һөнәрен үзләштерә. Әнисе Раиса Павловна, әбисе Александра Ивановналар белән бәләкәйдән үк чиркәүгә йөри. Келәүләрдә кат-нашулар эзсез калмый - күңеле белән Ходайга тартыла ул. Мондагы чиркәү священнигы, карендәшебез протоиерей Герман Чурашов та (озак еллар буе Түбән Кама районы Зур Аты авылында священник булып торган отец Иоанн Чурашовның улы) аның күңеленә уңдырышлы орлыклар сала. Армиядә хезмәт иткәннән соң, 2003 нче елда Мәскәү духовный семинариясенә укырга керергә тели. Конкурс зур бул- ганлыктан, монда үтә алмый. Варницкий Троица-Сергиев монастырена послушник булып урнаша. Тик ярты елдан соң аңа китәргә туры килә. Әнисенең чирләгәнен хәбәр итәләр. 2004 нче елның мартына кадәр әнисен тәрбияли. Аны җирләгәч, Казан янындагы Изге Ма- карьев монастыренда послушник була. 2006 нчы елның җәеннән - Керәшен Сәрдәсендә - отец Димитрийның ярдәмчесе булып тора. Бергәләп, приход оештыру һәм миссионерлык эшләрен башкаралар. Быелның 10 нчы сентябрендә Казанның Изге Успение монастыренда дьяконлыкка, 11 нче сентябрьдә Казанның Изге Иоанн монастыренда священник санына рукоположение үткәрелә. Бу вакыйганың 11 нче сентябрь - әнисенең туган көненә (исән булса, аңа 60 тулган булыр иде) туры килүен Күктәге Кодрәт белән бәйли яшь священник. Шулай итеп, керәшеннәрнең үз араларыннан чыккан тагын бер иман таратучыбыз булды. Әлеге авыр, ләкин игелекле эштә аңа зур уңышлар теләп калыйк. Йомгаклап Керәшен Сәрдәсендә төзелгән яңа часовняны ачу тантанасына баргач, авыл кешеләре, Казанның Тихвин чиркәве настоятеле отец Павел Павловка: "Отец Димитрийны авылыбыз белән бик яратабыз. Аның семья кормый калуына борчылабыз. Ул законнарны бер дә үзгәртеп булмыймыни соң?" - дигән сорау биргәннәр иде. Отец Павел шул чакта: "Үзгәртеп булмый. Ә менә аның энесе Геннадийны гаиләле итеп калу - сездән тора. Әйбәт кенә матушка табыгыз үзенә", - дигән иде. Бу сүзләрдән соң берничә ел вакыт үтте инде. Тик сәрдәлеләр сүзләрендә тормаганнар, күрәсең. Отец Геннадийга священник саны бирелгәнче, матушка тапмаганнар. Тагын бер священник семьясының дәвамы калмый, дигән сүз. Ни кызганыч...
Мария МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев