Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тема дня

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

"Туганайлар"ның 9 апрель санында "Изге теләктә торабыз" дигән язма урнаштырган идек. Аның авторы - Габдулла Тукай премиясе лауреаты, халык шагыйре Гәрәй Рәхим (Григорий Родионов), быелгы премия лауреатлары арасында шагыйрә Клара Булатованы да күрәсебез килә, дип язды. Шагыйрә әлеге премиягә керәшеннәргә багышлап язылган "Келәү" китабы өчен дә тәкъдим ителгән иде. Гәрәй...

"Туганайлар"ның 9 апрель санында "Изге теләктә торабыз" дигән язма урнаштырган идек. Аның авторы - Габдулла Тукай премиясе лауреаты, халык шагыйре Гәрәй Рәхим (Григорий Родионов), быелгы премия лауреатлары арасында шагыйрә Клара Булатованы да күрәсебез килә, дип язды. Шагыйрә әлеге премиягә керәшеннәргә багышлап язылган "Келәү" китабы өчен дә тәкъдим ителгән иде.

Гәрәй Рәхим китапның ни өчен шулай аталуына аңлатманы болай бирде: "Келәү - бик борынгы төрки сүз. Ул керәшеннәрдә изге сүз дәрәҗәсендә сакланып калган. Күп кенә төрки халыкларда, шул исәптән татарларда да, "келәү" сүзеннән бүгенге көндәге "теләү", "теләк" дигән сүзләр кулланылышта йөри. Керәшеннәрдә "келәү итү" йоласы бар - ягъни нинди дә булса бер вакыйгага, яңа гамәлгә изге теләк теләү йоласы. Яңа төзелгән йортка келәү итеп керәләр, кыз белән егетне ярәшкәндә, яңа семьяга келәү итәләр, яңа туган баланы келәү итеп кабул кылалар", - дип аңлата автор. "Мин Клара Булатованың бу китапка тупланган әсәрләрен халкыбызга, тормышка, яшәешкә изге теләкләре дип кабул иттем", - дип язды шагыйрь.

Шагыйрь Гәрәй Рәхимнең сүзләре Ходайның амин дигән чагына туры килгәндер (юкса, Клара апа мондый премиягә бик лаек, дип берничә ел аның кандидатурасы күтәрелгән иде), быелгы бүләкләнүчеләр исемлегендә аның фамилиясен ишетеп бик куандык. Клара апа, чыннан да, бу премиягә күптәннән лаек. Ул - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р. Төхвәтуллин премиясе лауреаты, иллеләп китап авторы. Алда әле аның күркәм юбилее да. Шатлык өстенә шатлык, димәк.

Хөрмәтле, Клара Гарифовна! Сезне Олуг бүләккә лаек булуыгыз белән кайнар котлыйбыз. Алдагы тормышыгызда да иҗади биеклекләр, ныклы сәламәтлек телибез.

Хөрмәт белән "Туганайлар" газетасы коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев