Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тема дня

Көн үзәгендә керәшен мәсьәләсе

1 февральдә Социаль һәм гуманитар белемнәр институтында "Керәшеннәр: социаль портрет һәм күзаллау үзенчәлекләре" темасына түгәрәк өстәл үткәрелде. Әлеге чара Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты, Россия стратегик тикшеренүләр институтының Идел буе (Казан) региональ этноконфессиональ тикшеренүләр үзәге, Социаль һәм гуманитар белемнәр институты тарафыннан оештырылды. Әңгәмәдә рәсми чакырулы...

1 февральдә Социаль һәм гуманитар белемнәр институтында "Керәшеннәр: социаль портрет һәм күзаллау үзенчәлекләре" темасына түгәрәк өстәл үткәрелде. Әлеге чара Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты, Россия стратегик тикшеренүләр институтының Идел буе (Казан) региональ этноконфессиональ тикшеренүләр үзәге, Социаль һәм гуманитар белемнәр институты тарафыннан оештырылды.

Әңгәмәдә рәсми чакырулы кунаклар катнашты. Болар Республика Җәмәгать палатасы членнары, Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин, Россия стратегик тикшеренүләр институтының Идел буе (Казан) региональ этноконфессиональ тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Фирдүс Дәүбаш, Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов, Социаль һәм гуманитар белемнәр институтының оештыру эшләре буенча проректоры Кирилл Пономарев, фән, белем бирү һәм культура өлкәсендә керәшеннәр мәнфәгатен кайгыртучы шәхесләр, дини җитәкчеләр, керәшен иҗтимагый хәрәкәте активистлары һәм җирле үзидарә органнары җитәкчеләре.
Чараның модераторы - Казан федераль университеты доценты Валерий Королёв сәламләү сүзен: "Милләтләр һәм конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләр бүгенге көндә илебездә, бөтен дөньядагы кебек үк, актуаль мәсьәлә булып тора. Республикабызда соңгы айларда әлеге проблема аеруча кискенләште. Бу мөнәсәбәтләрнең каралырга, тикшерелергә, чишелергә тиешлеген дәлилләүче фактларны күп атарга мөмкин.
Соңгы арада Интернетта һәм кайбер периодик басмаларда керәшен халкының үзен борчыган проблемаларга карата булган фикерләренең тулы спектрын чагылдырган статьялар күренде. Нигездә, бу булган проблемаларны арттырып, чишелүләренә кыенлыклар тудыра торган ноталар, сюжетлар өстәүче аерым кешеләр эше. Алар мәсьәләләрнең чишелешен кичектерәләр, мөнәсәбәтләрне катлауландыралар гына. Шуларны исәптә тотып, безнең бүгенге максатыбыз - булган проблемаларны тикшерү һәм өйрәнү", - дип башлап җибәрде. - "Россиядә, хәтта республикабызда да, күпләр керәшеннәрне керәшен татарлары дип кенә белә. Чынлыкта, керәшен халкының этногенезы мәсьәләсе тулысынча өйрәнелмәгән. Бу халыкның каян, ничек барлыкка килүен, тарихын дәлилләп күрсәтә алырдай өстәмә тикшеренүләр кирәк.
Әлеге халыкның үзенчәлеге булган дин - керәшеннәрне мәдәни һәм этник яктан туплап тора торган көчле бер стимул. Шуны исәптә тотып, түгәрәк өстәлгә дин кешеләре дә чакырылды. Бүгенге форум кысаларында әлеге аспект та тиешле дәрәҗәдә яктыртылыр, дип ышанабыз."
Фирдүс Дәүбаш Россия стратегик тикшеренүләр институтының РФ күләмендә тоткан ролен ассызыклады. Институт тарафыннан әзерләнгән материалларның РФ президенты администрациясенә юнәлдерелүен һәм төрле карарлар кабул иткәндә исәпкә алынуын телгә алып, түгәрәк өстәлнең дәүләткүләм әһәмияткә ия булуын белдерде.
Рамил Хәйретдинов үзенең сәламләү сүзендә: "Бер түгәрәк өстәл белән генә тукталып калырбыз, дип уйламыйм. Бүген программа әзерләргә, аны тормышка ашыру механизмын уйларга һәм әкренләп проблемаларны чишү юлларына килергә тиешбез", - диде.
Түгәрәк өстәл барышында, инде әйтеп үтелгәнчә, фән, мәдәният эшлеклеләренең, керәшен иҗтимагый оешмалары активистларының, священникларның чыгышлары тыңланылды. Әлеге чыгышларда түбәндәгеләр хакында сүз йөртелде.

Керәшеннәр дәүләттән игътибар көтә

ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты каршындагы керәшеннәр һәм нагайбәкләрнең тарихын, мәдәниятен тикшерү үзәге җитәкчесе Геннадий Макаров:
Татарстан халыклары шул исәптән керәшеннәрнең дә, этномәдәни үсешенә кагылышлы булган "2014 - 2016 елларга Татарстан республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру" дәүләт программасы кабул ителде. Аны тормышка ашыру максаты белән республикада "Татар халкының милли этник тәңгәллеген саклау дәүләт программасы (2014-2016 нчы елларга)", "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" кебек программалар расланды. Ләкин аларны әзерләгәндә дә, тикшергәндә дә керәшен этномәдәни оешмалары вәкилләре чакырылмады.
Керәшен оешмалары активистлары тарафыннан керәшеннәрне аерым үзенчәлекле этник халык дип санарга кирәклеге турындагы теләкләр әйтелгән иде. Мондый фикерне күп кенә татар лидерлары негатив күренеш дип кабул итте.

Конфликтлы ситуацияләрне бетерү өчен христиан-мөселман (керәшен-татар) мөнәсәбәтләренә кагылышлы хокукый мәсьәләләрне гамәлдә чишүгә мөмкинлекләр тудыру, вакытында төгәллекләр кертү кирәк.
Макаров түбәндәге проблемаларны санап чыкты: керәшен этномәдәниятен һәм этноконфессиональ мәсьәләләрне күз уңында тоткан региональ программалар булмау; керәшен этномәдәни компонентлы мәктәпләр, этник юнәлешне исәпкә алган белем бирү программалары, мәдәният тарихы, декоратив-гамәли сәнгать, бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр, этник музыка, милли костюм, фольклор һәм башка юнәлешләр буенча керәшеннәрнең уникаль тарихи-сәнгать мирасын чагылдырган уку әсбаплары җитешмәү; этнокультура буенча белгечләр: профессиональ фольклорчылар, декоратив-гамәли сәнгать осталары, этномәдәни үзәк җитәкчеләре әзерләү юнәлешендә эш алып барылмау; этномәдәни үзәкләр булмау.
- Керәшеннәр үзләренең дини һәм этномәдәни үзенчәлекләрен саклауга хокукларын таләп итеп, үзләренең этник мәдәниятләренә сакчыл мөнәсәбәттә булуларын раслыйлар һәм дәүләт тарафыннан да игътибар көтәләр, - диде ул үз чыгышында.

Чиркәүләр Питрауга торгызылыр

Бүгенге көндә барлык керәшен халкын борчыган актуаль мәсьәләләрнең берсе - узган елның ноябрендә яндырылган чиркәүләр язмышы. Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин әлеге храмнарны торгызу эшенең барышы белән таныштырды. Чиркәүләрдә алып барылган эшләрне чагылдырган фотоальбомнар тәкъдим ителде.
- Храмнарның яндырылуы республика халкы өчен уртак хәсрәт булды. Аларны торгызу эшендә төрле милләт халыклары актив катнаша.
Албай авылында инде чиркәү фундаментка куелды. Керәшен Казысы чиркәве өчен урман кисеп әзерләнде. Ленино авылындагы чиркәүне торгызу өчен биш рәт бура киселеп беткән, параллель рәвештә идән һәм түшәм өчен такталар әзерләнә. Тәрәзәләр, ишекләрнең нинди булачагы турында да уйлыйбыз, - диде Мусин.
Харис Мусин Татарстанның урман хуҗалыгы министры Наил Мәгъдиевнең: "Әлеге храмнар Питрау бәйрәменә инде эшләрен башларлар", - дип ышандыруын хәбәр итте.
Чарада катнашучылар чиркәү бинасы янындагы инфраструктура объектларының (чиркәү белән идарә итәчәк священниклар өчен йортлар, койма) кем тарафыннан торгызылуы белән кызыксынды. Алар: "Бу мәсьәлә дә республика җитәкчелеге игътибарыннан читтә калмасын иде", - дигән теләк белдерелде.

Ник священниклар җитешми?

Казан семинариясенең дини тәгълимат һәм философия кафедрасы укытучысы, Казан шәһәре Тихвин (керәшен) приходы настоятеле, протоиерей Павел Павлов (Отец Павел) керәшеннәрнең дини үзенчәлеге хакында сүз йөртеп, туган тел мәсьәләсен кузгатты. Керәшен чиркәүләренең азлыгы, чиркәүләрдә эшләрдәй священникларның җитешмәве һәм туган телдә әдәбият булмау кебек проблемаларның актуаль булуын һәм яхшы якка хәл ителергә тиешле булула рын ассызыклады.
Протоиерей Дмитрий Салков, дин темасын дәвам итеп:
Соңгы 15-20 елда Владыка тарафыннан керәшеннәргә карата бары тик уңай мөнәсәбәт кенә сизелә. Дөрес, миссия түбән дәрәҗәдә куелган, ләкин ул керәшеннәргә генә кагылмый. Шунлыктан, башкаларда яхшы, ә керәшеннәрне кимсетәләр, дип әйтү дөрес түгел. Ситуацияне яхшы якка үзгәртү, беренче чиратта, халыкның үзеннән тора. Керәшен приходларына ни өчен кеше аз килә?
Бездә 20 керәшен священнигы бар, никтер шуларның җидесе генә керәшен приходларында хезмәт итә. Калганнары рус приходларында эшләүне кулай күрә, чөнки халык тарафыннан ярдәм юк. Проблемаларны хәл итү өчен урыннарда эшләү кирәк, - дип үз фикерен белдерде. Ул керәшен чиркәүләрен, священникларның киемнәрен милли үзенчәлекне күрсәтердәй элементлар белән бизәү, керәшен халкының этник аерымлыгын чагылдыру юлы булырга мөмкин, дигән тәкъдим дә ясады.
Республиканың керәшеннәр тыгыз яшәгән районнары, авылларының уңышлары һәм проблемалары да читтә калмады.
Мамадыш Муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алёна Смирнова, Менделеевск районы Иске Гришкино авылы администрациясе башлыгы Валентина Мамакова, Кайбыч районы Хазисан авыл җирлеге администрациясе җитәкчесе Светлана Матвеева үз районнарында керәшен авылларындагы социаль-экономик хәл белән таныштырдылар, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

"Сакаллы" проблемалар

Татарстан Республикасы керәшен оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова керәшен хәрәкәтенең тарихы һәм бүгенге көндәге торышы белән таныштырды:
- Узган гасырның 90 нчы елларында керәшен хәрәкәте оешкан төс алды. 1989 елда Казан шәһәрендә керәшен этнографик мәдәни-агарту җәмгыяте эшли башлады. 1991 елда шундый ук җәмгыятьләр Чаллыда, Түбән Камада һәм Алабугада да барлыкка килде. Алар керәшеннәрнең тарихын һәм мәдәниятен, халык иҗатын, сәнгатен торгызуны, гореф-гадәтләрне саклауны үзләренең максаты итеп куйды.

Казан этнографик җәмгыяте Татарстан халыклары съездында керәшеннәр өчен әһәмиятле булган 4 пунктны атады: үз матбугат чарасын булдыру, милли театр оештыру, керәшен-татар мәктәбе бинасын керәшеннәргә кайтару, православие храмнарын торгызу һәм аларда туган телдә службалар уздыру.
Инде 24 ел вакыт үткән Бары 12 елдан соң гына - 2002 елда - "Туганайлар" газетасы дөнья күрде; 18 елдан соң - 2008 елда - "Бәрмәнчек" дәүләт ансамбле оешты һәм шул ук елны керәшеннәргә бина бирелде. Ләкин бина мәсьәләсе, ремонтлау һәм реставрацияләү өчен күп чыгымнар кирәк булганга күрә, әле дә ачык булып кала бирә. Чөнки оешманың мондый мөмкинлеге юк. Моннан 24 ел элек тә акча, эшләү һәм кадрлар әзерләү тәҗрибәсе, власть органнары белән элемтә, милли проектларны тормышка ашыру өчен дәүләт программасы булмау, керәшен мәсьәләсенең "ябык" булып кала бирүе сәбәпле, бу проблемаларны үз көчебез белән генә чишү мөмкин түгел иде.

"Яңа" оешма

2007 елда бер төркем керәшен лидерлары инициативасы буенча республика һәм җирле идарә органнары белән элемтәдә торырдай яңа оешма төзү идеясе алга сөрелде. Бу катлаулы мәсьәлә иде, шуңа күрә оешма бер елдан соң гына барлыкка килде. Ел буена фикер алышулар оештырылды, каршылыклар өйрәнелде, потенциаль көчләр барланды. Оештыру конференциясендә керәшен хәрәкәтенең барлык лидерлары
да - В.Абрамов, А.Фокин, Л.Белоусова, Т.Дунаева, Г.Макаров, В.Агапов, Г.Казанцева, Г.Ибушев, М.Семенова һ.б. катнашты. Оешма юнәлешне үзгәртмичә эшләргә, ә яңа сайлап куелган җитәкче И.Егоров оешманың материаль базасын булдырырга сүз бирде. Барлык лидерларга диярлек яңа оешманың идарә составына керергә тәкъдим ителде. Тәкъдимне, А.Фокиннан кала, барысы да кабул итте.
Оешманың барлыкка килүе турында тәфсилләп сөйләвемнең сәбәбе шунда: федераль массакүләм информация чаралары битләрендә еш кына оешма "югарыдан" мәҗбүри оештырылды, "кулга ияләндерелгән", "контрольдә тотыла торган" дигән сүзләр еш яңгырый. Тагын бер кат ассызыклыйм: оешма барлык республика керәшеннәренең бердәм карары белән барлыкка килде. Ул вакытта бу карар тупиктан чыгуның бердәнбер юлы дип кабул ителде. Алга таба шәһәр һәм районнарда республика оешмасының бүлекләре оештырылды. Бу билгеле бер шәһәр, районда яшәүче керәшеннәргә бергә җыелып, проблемаларын хәл итәргә, үз сүзләрен җиткерергә мөмкинлек тудырды.
2008 елдан республика керәшен оешмасы татарстан халыклары Ассамблеясының тулы хокуклы члены. Бүгенге көндә оешманың 16 бүлеге, 33 идарә члены бар. Теләгем: урыннардагы җитәкчеләр дә безнең белән тыгызрак эшләсен иде.
Бердәнбер "Туганайлар" газетасы да бүгенге көндә керәшеннәрне канәгатьләндерә алмый. Радио, телевидение, Интернет-ресурсларда үз тапшыруларыбыз, программаларыбыз юк. Статусы буенча "коммерсант" хәлендәге газета үзенә үзе акча эшләргә тиеш, ләкин безнең мескен шартларда бу бик кыен.
"Бәрмәнчек" ансамблен керәшеннәрнең генә түгел, республикабызның йөзек кашы, дибез. Тик аларның да тулы эшчәнлек алып бару өчен биналары юк. Чөнки аларның "прописка"сы - аякка бастырылырга тиешле "керәшен йорты"нда. Төзекләндерүе 60 миллион сумга исәпләнгән бу бинаны финанслау федераль бюджет проектына кертелеп тә, Мәскәүдән бу ярдәмне без көтеп ала алмадык.

...биздергән дә сүз...

Түгәрәк өстәл кысаларында уртага салып тикшерелгән тагын бер тема - массакүләм информация чараларында керәшен проблемаларының яктыртылуы.
Казан мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры Татьяна Дунаева:
- Чиркәүләр яну турындагы хәбәр, республика өчен тагын зур бер кайгы - самолет шартлау белән бер вакытка туры килү сәбәпле, беренче көнне үк информация чаралары игътибарыннан читтә калды. Бу кайбер керәшеннәр тарафыннан коточкыч кимсетү буларак кабул ителде. Керәшеннәрнең бердәнбер газетасы "Туганайлар", айга ике тапкыр гына чыгу сәбәпле, укучыларына яңа информацияләрне вакытында җиткерә алмый. Соңгы вакыйгалар исә, мондый резонанас тудыра торган мәгълүматның үз вакытында һәм туган телдә булуының бик кирәкле икәнлеген күрсәтте.
Керәшеннәрне төрле мәгълүмат чараларында аларны рәнҗетердәй сүзләр кулланылу да бик борчый. Мәсәлән, "чукынган тел" (январь аенда эфирга чыккан тапшыру) кебек сүзтезмәләр куллану, керәшеннәр өчен чиркәүдә службаны иске славян телендә алып барырга тәкъдим итүләр (Линур Мифтахов - "Звезда Поволжья", 2014, № 1) туктатылырга тиеш. Газета-журналлар, телевидение керәшеннәрнең, бигрәк тә аның эмоцияләргә, лозунгларга, чакыруларга тиз бирешә торган төркеменең, үзаңы һәм социаль хәле формалашуда да зур роль уйный. 90 нчы еллардагы матбугат битләрендә керәшеннәрне сүгүләр халыкның хәтерендә әле нык саклана. Шуңа күрә үзләрен "чукынганнар", "крещенные татары" дип атау алар өчен барлык немецларны да "фашистлар" дип атау белән бер.

Яшьләргә кая барырга?

Түгәрәк өстәлдә игътибар үзәгендә булган тагын бер мәсьәлә - керәшен яшьләре мәсьәләсе булды.
"Бәрәкәт" яшьләр оешмасы идарәсе члены Ирина Муллина Татарстандагы керәшен яшьләре иҗтимагый хәрәкәтенең тарихы, эшчәнлеге, проблемалары белән таныштырды.
Проектларны тормышка ашыру, беренче чиратта, финанс мәсьәләсенә бәйле. Ул проблеманы хәл итү өчен без грантлар буенча конкурсларда катнашабыз. 2010 нчы елда керәшен яшьләренең икенче форумын уздыру өчен, быел - "Айбагыр" этнолагере өчен грант оттык. Ләкин монда да каршылыклар юк түгел. Мәсәлән, Положение буенча бер оешма исеменнән бер генә проект тәкъдим ителә ала. Ә катнашасы килгән филиалларга нәрсә эшләргә?
Зур проектларны финанслауны республика хөкүмәте үз өстенә алса иде, дигән теләк тә белдерәбез. "Айбагыр" этнолагерен оештыруны Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган чаралар исемлегенә, "Туым җондозы" фестивален Мәдәният министрлыгы карамагына, яшьләр Форумын Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлык чаралары планына кертү отышлы булыр иде.
Икенче проблемабыз - керәшен яшьләренең даими үз биналары булмау. Худяков урамындагы йортны реставрацияләү турындагы мәсьәлә, ачык булып кала бирә. Андый Үзәк булса, керәшен яшьләренең ешрак очрашырга, үз идеяләрен, проектларын тормышка ашырырга, төрле чаралар үткәрергә мөмкинлек туар иде.
Барлык проблемалар азмы-күпме дәрәҗәдә уртага салып сөйләшенгәннән соң, түгәрәк өстәлнең эшен йомгаклап, Валерий Королёв:
- Керәшен хәрәкәтенең кайбер вәкилләре керәшеннәрнең аерым халык булып танылуы мәсьәләсен төп проблема дип саный. Җирле влась вәкилләре нинди дә булса халыкны таный, яки, киресенчә, аерым бер халыкны халык булуыдан туктата алмый. Беренче чиратта, керәшеннәрнең үзенчәлекле якларын
өйрәнергә, үстерергә, яшьләр белән эшләргә, аларны тәрбияләргә тиешбез.
Сораулар бар һәм алар өйрәнүне таләп итә. Якын киләчәктә яхшы якка үзгәрешләр булыр, дип өметләнеп калыйк.
Керәшеннәрнең язмышы катлаулы. Аларның тарихын, килеп чыгышын тирәнрәк өйрәнергә, мәгълүмат чаралары аша керәшеннәргә карата яшәп килгән мөнәсәбәтне үзгәртергә тиешбез. Керәшеннәр төрки телле халык, ләкин алар керәшен-татарлары түгел, - диде.

 

Лилия ГИНИЯТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев