Туганайлар

Керәшен Казысы чиркәве Тройсынга өлгерерме?

"Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Сезгә Балык Бистәсе районы Керәшен Казысы авылыннан язалар. Белгәнегезчә, 29 ноябрь төнендә, террорчылык акты нәтиҗәсендә, чиркәвебез янып көлгә әйләнде. Безнең өскә төшкән кайгыны уртаклашуыгыз, ярдәм кулы сузуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәтлебез. Храмыбыз 1904 елда ук төзелеп, 1937 елга кадәр анда керәшенчә службалар барган. Чиркәүнең мәктәбе белән зур...

"Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!
Сезгә Балык Бистәсе районы Керәшен Казысы авылыннан язалар.
Белгәнегезчә, 29 ноябрь төнендә, террорчылык акты нәтиҗәсендә, чиркәвебез янып көлгә әйләнде. Безнең өскә төшкән кайгыны уртаклашуыгыз, ярдәм кулы сузуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәтлебез.
Храмыбыз 1904 елда ук төзелеп, 1937 елга кадәр анда керәшенчә службалар барган. Чиркәүнең мәктәбе белән зур алма бакчасы булган. Совет вакытында үзгәртеп корылган чиркәү бинасында авыл Советы, почта, клуб, китапханә булды. Алар чиркәүдән чыгарылганнан соң, изге йортыбыз ташландык хәлгә килде.
1999 елда храмны торгызу проекты эшләнде, Татарстан архиепископы Анастасийдан аны яңартып төзүгә бәхиллек алынды. Иске чиркәү хәрәбәләрен сүтеп, яңасын төзү эшенә керештек. Мари урманнарыннан буралык материал алып, храм төзергә тотындык. Бураны алып кайтып, күтәреп, ныгытылган иске фундаментка утырттык. Гөмбәзен куеп, качын утыртып, эчке эшләрен бетергәч, службалар да үткәрә башларбыз, дип өметләндек.
Храмыбызны югалту бар авыл кешеләре өчен дә трагедия итеп кабул ителде. Чиркәвебезне халык акчасына, бөтен авыл белән торгыза идек бит. Без керәшеннәр өчен чиркәү ул иман йорты гына түгел, туган җиребез символы да, ата-бабаларыбыз белән бәйләп торучы изге урын да, туган авылыбыз Керәшен Казысы һәм керәшен халкы җир йөзеннән юкка чыкмас, дигән өмет тә.
Сезнең кушуыгыз буенча храмыбызны кире торгызу буенча эшләр бара. Шулай ук рәхмәт сүзләрен республиканың урман хуҗалыгы министрлыгына, Балык Бистәсе районы администрациясе җитәкчелегенә, Кызыл Йолдыз лесничествосына җиткерәсебез килә. Алар безнең кайгыбызны якын алып, зур җаваплылык белән чиркәү төзү эшенә керештеләр. Газеталар язганча, чиркәүләрне торгызу 2014 елның беренче яртыеллыгында каралган. Быел чиркәвебезнең пристол бәйрәме Тройсын 8 июньдә булачак. Шуңа кадәр чиркәвебез аякка басар, дип өметләнәбез.
Рөстәм Нургалиевич, Сезне Торойсын бәйрәмендә булачак тантанага - чиркәвебезнең яңадан ачылу көненә чакырабыз.
Авыр чагыбызда Сезнең тарафтан ярдәм һәм без керәшеннәрнең проблемаларына игътибар, җылы мөнәсәбәт күрдек.

Зур ихтирам белән,
Священник Димитрий Сизов,
Неменкин Павел,
Шаров Николай,
Мамаков Геннадий,
Золотов Николай,
Касимов Михаил, Улитина Лидия… барлыгы 18 кеше."



Керәшен Казысы авылының янган чиркәве прихожаннары республика Президентына шундый хат юллаганнар. Күп мәгълүмат чараларында аны ташландык чиркәү итеп күрсәтсәләр дә, биредә атна арты һәм атна көннәрдә службалар үткәрелеп килгән.
Храмнарын элек ничек булса, шулай торгызырга уйлаганнар Казылылар. Архивларда үз чиркәүләренең архитектура документларын таба алмасалар да, Казан губерниясенең Лаеш өязе өчен дип ясалган проектларга юлыкканнар. 1896 елда Лаеш өязенең Зур Мирәтәк авылы өчен ясалган чиркәү проектын үтнәк итеп алып, Казан епархиясендә раслатканнар. Бу четерекле эшләрне үз өстенә тамырлары белән Керәшен Казысыннан булган төзүче галим Николай Мамаков алган. Төзелеш мәшәкатьләре артыннан бизнесмен Владимир Харитонов йөргән. Йөреп кенә калмаган, эшләп тапкан акчасын да шушы төзелешкә кертә барган. Җиренә дә җиткереп чыккан булырлар иде дә бит, күрәсең - язмаган.


Яңа чиркәүне аякка бастыру артыннан да алар йөри. "Булачак чиркәүне дә шул проект белән төзергә уйлаштык, - ди Владимир. - Кешечә булсын, дип тырышабыз. Гомердән-гомергә булган, бездән дә балаларга калырга тиеш. Гади йорт кына түгел бит, изге урын. Священниклар күмелгән җире дә бар".
Президентны алдан кунакка чакырып куйсалар да, Тройсынга чиркәү җитешмәс, дип борчылалар Казылылар. Казан-Чаллы трассасының 71 нче километрында урнашкан Керәшен Казысына юл да, авылны күрсәтүче указатель дә юк. Кыш көне каядыр бару түгел, үлем-китемнән дә коты алынып яши авыл. Бер чакрым ераклыкта урнашкан зиратка да юл юк. Юлларны ачып, тәртиптә тотарлык техника да җитми авылда, эшче куллар да бетеп бара. Шуңа күрә, эшләнеп беткән бура элегә урман буенда тора. Юллар өзелергә тору сәбәпле, аны авылга алып кайтып, бура итеп күтәрү мөмкинлеге юк икән. Урыны да әзер түгел, авылда кар да күп, карлап китеп, чиркәү нигезе әзер булганчы, берәр ай көтәргә кала, диләр авылдашлар. Шуңа күрә, чиркәүнең июнь башына әзер булуы бик икеле.


Булгач-булгач, түбәсе җимерек клубны да рәтләргә кирәк, диләр авылдашлар. Киләчәк кунаклар алдында оят. Район җитәкчелеге дә килеп, ишелгән түбәне күреп киткән, шуңа күрә, иман йорты янәшәсендәге культура йортының да аякка бастырылуына өметләнәләр. Авылда кибет тә, мәктәп тә юк. Гомердән-гомергә укытучылар авылы буларак дан тоткан Керәшен Казысының башлангыч мәктәбе өч ел элек ябылган. Биредән зур җитәкчеләр чыккан. 1960 нчы елларда Республикабызның авыл хуҗалыгы министры булган Георгий Мамаков, инде перестройка заманнарында Балык Бистәсе районын җитәкләгән Петр Басаркин. Совет чорларында республикабыз хөкүмәте җитәкчесе Фикрәт Табеевның укытучысы - Казан университеты галиме Андрей Харитонов та биредә туып үскән. Басылган истәлекләрендәТабеев аны үзенең остазы дип атый.
- Элеккеге данын кайтарып булмаса да, бетермәскә иде туган авылны, ди Владимир Харитонов. Авылда кеше инде күп калмаса да, чиркәүне тота алачакларына да ышаналар.

- Бәлки, авылдашлар да кайта башлар. әби-бабайларның, әтинең кабере монда. Ничек туган нигезне буш тотыйк, инде, кайтырга исәп, - ди ул.
Керәшен Казысы чиркәвенең буе 21, аркылысы 9, биеклеге 18 метр булачак. Казан-Чаллы трассасыннан гөмбәзләре белән балкып күренеп, тирә-якны ямьләп торыр, дип ышаныйк. Бәлки әле юлларын да рәтләп, "Керәшен Казысы" дип язып та куярлар. Чиркәү ачылуга кунаклар көтәләр бит биредә. Тройсынга булмаса, Питрауга.

Людмила Белоусова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: