Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тема дня

Керәшен "бетерелергә тиеш"ле халык түгел

Керәшен халкы өчен Василий Тимофеев кем ул? Шул вакыттагы рус хөкүмәте теләге белән Ильминский кебек галимнәр ярдәмендә Тимофеев 1863 нче елда керәшен балаларын мәктәптә туган телдә укыту һәм керәшен халкының гореф-гадәт-йолаларында тәрбия бирү өчен, үзенчәлекле укытучылар мәктәбен ачуда, укыту эшчәнлегендә актив катнашкан. Мәктәпне халык, үз итеп, Тимофеев мәктәбе дип атаган....

Керәшен халкы өчен Василий Тимофеев кем ул? Шул вакыттагы рус хөкүмәте теләге белән Ильминский кебек галимнәр ярдәмендә Тимофеев 1863 нче елда керәшен балаларын мәктәптә туган телдә укыту һәм керәшен халкының гореф-гадәт-йолаларында тәрбия бирү өчен, үзенчәлекле укытучылар мәктәбен ачуда, укыту эшчәнлегендә актив катнашкан. Мәктәпне халык, үз итеп, Тимофеев мәктәбе дип атаган. Казан шәһәрендәге Тимофеев мәктәбе ул чорда авыллардагы керәшен мәктәпләре өчен төп фәнни-методик үзәк вазифасын башкарган.

Д.К. Ушинский, Л.Н. Толстой өйрәтмәләренә нигезләнеп, Тимофеев керәшен мәктәпләре өчен үзенең укыту һәм мәҗүсилеккә якын булган тәрбия системасын төзегән. Тимофеев - Изге Гурий чиркәвендә Ходайга табынуны керәшен телендә оештыручы. Тимофеев - кириллицага яраклаштырып, керәшен алфавитын төзүче. Тимофеев - керәшен халкының сөйләм телен саклап калучы, язма теленә нигез салучы. Тимофеев - керәшен теленең лексик, фонетик, орфоэпик, морфологик, синтаксик нормаларын фәнни яктан өйрәнгән һәм кагыйдәләргә туплаган беренче тел галиме. Тимофеев - фәннәрне ана телендә (шул исәптән, керәшен телендә) укыту методикасына нигез салучы. Тимофеев - тәрҗемәче: ул керәшен мәктәпләре өчен кирәк булган фәнни һәм методик әдәбиятны керәшен теленә беренчеләрдән булып тәрҗемә итүче. Тимофеев - керәшен этнопедагогикасына нигез салучы гап-гади, ләкин бөек укытучы.

Ильминский, Тимофеевлар тәкъдиме белән керәшен балаларын укытуга хатын-кыз - табигать тарафыннан тәрбияче итеп яратылган зат тартыла. Тимофеев мәктәбендә кемнәр укыган?

Емельянов Яков Емельянович (1848 - 1893). Тимофеев мәктәбенең иң беренче укучыларыннан. Поп, укытучы һәм шагыйрь. 1877 нче елда керәшен телендә "Дарҗа әби кенәгәсе" дигән шигырьләр җыентыгын бастырып чыгара. Халкыбыз аны, олылап, Җырчы Җәкәү дип йөрткән. Ул Балык Бистәсе районындагы Алан - Полян авылында туган.

Иванова Федора Ивановна. Мамадыш районының Чиябаш (Никифорово) авылында туган. Татар хатын-кызларыннан беренче укытучы. 1866 нчы елда Казандагы Төп Керәшен мәктәбен тәмамлаган. Туган авылына кайтып, керәшен кызлары өчен беренче махсус мәктәпне ачкан һәм гомере буе шул мәктәптә эшләгән укытучы һәм тәрбияче.

Максим Иванов. Мамадыш кантонындагы керәшен мәктәпләрендә 40 елга якын - 1888 нче елдан 1928 елга кадәр - укытучы булып эшләгән. Гомеренең соңгы елларында Дүсмәт авылында керәшен балаларына белем биргән, аларны ата-бабасыннан өйрәнгән керәшен гореф-гадәт-йоласында тәрбияләгән. Дүсмәт җидееллык мәктәбендә бу елларда 8 укытучы эшләгән, 200 бала (156 малай, 44 кыз бала. Шуларның 111е - керәшен, 24е - татар, 53е - рус, 12се - башка милләт балалары) булган. 1919-1920 елларда М. Ивановның керәшен мәктәпләре өчен берничә укыту әсбабы басылып чыккан. 40 еллык хезмәте өчен ТАССР хөкүмәте тәкъдиме белән Максим Ивановка "Хезмәт герое" дигән исем бирелгән.

Гаврилов Борис Гаврилович. 1886 елда Казандагы Төп керәшен мәктәбен тәмамлаган. "Погребальные обычаи и поверья старокрещёных татар" дигән фәнни хезмәт язган (Казань, 1874). Удмурт мәктәпләре өчен беренче "Букварь"ны төзегән. Мамадыш районындагы Оштырма авылында эшләгән.

Гаврилов Семён Гаврилович. Чистай районының Белая Гора авылында эшләгән.

Герасимов Назарий Герасимович. Питрәч районының Янсуар авылында эшләгән. Горохов Василий Михайлович. Казанда Укытучылар семинариясен тәмамлаган. 1918-1922 елларда - Керәшен укытучылары мәктәбе директоры, 1922 нче елдан - Керәшен педтехникумы директоры, 1930 нчы елдан КДПИның "Педагогика кафедрасы" мөдире булып эшләгән. Алабуга районындагы Зур Елов авылында туган.

Аппакова Дарья (танылган балалар язучысы Дәрҗия Аппакова буларак билгеле). 1915 нче елда Казанда Төп керәшен мәктәбен тәмамлаган. Укытучы, язучы, керәшен телендә чыгарылган беренче газеталарны оештыручыларның берсе. Керәшиздатның редакторы. 1918-1922 елларда Керәшен күчмә театры артисты. Минзәлә районындагы Байгулово авылында туган.

Григорьев Александр Николаевич. Казанда Укытучылар семинариясен тәмамлаган. 20 нче елларда - Керәшен педтехникумында, 1930 еллардан КДПИ да доцент булып эшли. ИЯЛИны оештыручыларның берсе. "Кряшенский вопрос и его решение Советской властью" дигән фәнни хезмәт язган. Мамадыш районындагы Зур Саурыш авылында туган.

Егоров Николай Николаевич. Василий Тимофеевтан соң Казандагы Төп керәшен мәктәбенең директоры булган. 1917 нче елда "Керәшен" газетасын ачучы. "Кряшены - нация" дигән хезмәтнең авторы. Мамадыш районындагы Шомырбаш авылында туган.

Иванова Евдокия Сергеевна. РСФСРның атказанган укытучысы исеме бирелгән. Аның турында: "Последний из могикан Тимофеевской педагогической школы" дигән сүзләр язылган. Питрәч районы Янсуар авылында эшләгән. Дәүли Роман Павлович. Казанда Укытучылар семинариясен тәмамлаган, шунда ук укытучы булып эшкә калдырылган. Төп керәшен мәктәбендә, Керәшен педтехникумында эшләгән. Татарлар арасында беренче булып, Ленин ордены белән бүләкләнгән укытучы. "Святки у крещёных татар Мамадышского и Лаишевского уездов" һәм "Гадания на веретене у крещеных татар Мамадышского уезда" (Казань, 1903) дигән фәнни хезмәтләре бар. Мамадыш районы Шомырбаш авылында туган.

Кондратов И. "Новый практический самоучитель татарского языка" (Казань, 1893) китабы авторы. Русларга - русча-татарча, татарларга татарча-русча сүзлектән файдаланып, татар телен өйрәтү өчен кулланма буларак төзелгән. Хезмәт 6 тапкыр бастырыла. 30 ел дәвамында телгә өйрәнүгә, телгә өйрәтүгә хезмәт күрсәткән.

Абрамов Павел Васильевич. КФЭИ ректоры, кафедра мөдире, профессор. "Экономическая география Татарстана" дигән фәнни хезмәт авторы.Мамадыш районының Шомырбаш авылында туган.

Агачев Павел Васильевич. Казан авиация техникумында "Высшая математика" фәне укытучысы.Техникумнар өчен "Высшая математика" дәреслеге авторы. Питрәч районының Янсуар авылында туган.

Алексеев Игнатий Алексеевич. 1917-1918 елларда Казанда Төп Керәшен мәктәбе укытучысы. Соңрак югары техник уку йортлары һәм техникумнар өчен 900 биттән торган "Высшая математика" дәреслеген татар телендә язган беренче автор.Чистай районындагы Ишалькино авылында туган.

Менә шулай, керәшен авылларында һәм Казан шәһәрендә, әкренләп, керәшен интеллигенциясе барлыкка килгән, халык арасында әйдәп баручы тәрбияви көчкә әверелгән. Шулай итеп, патша Россиясе хөкүмәте ярдәме белән 1860-1917 еллар арасында (60 ел дәвамында) керәшен мәгариф системасы формалашкан: Россия дәүләте акчасына керәшеннәр өчен авылларда махсус мәктәпләр төзелгән, Казан шәһәрендә махсус мәктәп-интернатта укытучылар әзерләнгән, керәшеннәр өчен укыту стандартлары һәм һәр фән буенча башлангыч укыту программалары, дәреслекләр төзелеп кулланылышка кертелгән.

Духовная академия - 1797-1818 елларда эшләгән. Ябылган. 1842 елда яңадан ачылган һәм 1918 елга кадәр эшләгән. Кряшенская церковно-учительская школа - 1918 елга кадәр, Кряшенская учительская семинария - 1918-1922 елларда, Керәшен педтехникумы 1922 -1930 елларда эшләгән.

Техникумга ел саен, укырга керү теләге белән, 130 керәшен баласы имтихан бирергә килгән. Шулардан 40-45 бала, имтиханнарны уңышлы тапшырып, укырга кабул ителгән. Димәк, җидееллык керәшен мәктәпләренә, керәшен яшьләре мәктәпләренә (ШКМ), 1 нче баскыч шкулларына (башлангыч мәктәпләргә) ел саен 40-45 яшь укытучы өстәлгән. Техникум эшчәнлегендә төп максат керәшен авылларындагы мәктәпләр өчен укытучылар әзерләп чыгару булган.

Техникум эшчәнлеге турында язылган хезмәтләргә караганда, бу уку йортында әзерләнгән укытучылар югары белемле, яхшы тәрбия алган белгечләр булган. Аларны керәшен авылларындагы халык, укучылар, укучыларның ата-аналары бик үз итеп каршы алган. Авылга эшкә килгән укытучылар җирле халыкның хәлен аңлаган, гореф-гадәт-йоласын яхшы белгән, балаларны халыкның этнопедагогикасы үрнәгендә, ягъни керәшен бабалары һәм әбиләре өйрәткәнчә тәрбияләгән. Авылларда халык керәшен укытучысын төрле фәннәрдән белем бирүче генә итеп түгел, семьядагы тәрбияне мәктәп шартларында дәвам итүче кеше буларак кабул иткән.

"Киңәш" газетасының 1928 нче елда чыккан 46 нчы номерында В. Гороховның шундый язмасы бар: "Хәзерге көнгә Татарстанда башлангыч мәктәпләрдә 172 керәшен укытучысы эшли (119 ир кеше, 53 хатын-кыз). 7 еллык мәктәпләрне, икенче баскыч мәктәпләрен, техникумда эшләүчеләрне дә санасак, 200 гә тула. Безнең учителләрнең әзерлекләрен башка учителләр белән чагыштырганда, шуны күрәбез: урыс учителләре - бездән югары, татар учителләре бездән түбән торалар".

Язмада керәшен укытучыларының белем дәрәҗәсенең югары булу сәбәбе турыдан-туры әйтелми, билгеле. Саннарга карап, шулай да укытучыларның хезмәт күрсәткән елларына игътибар итсәк, кызыклы һәм гыйбрәтле нәтиҗә ясарга мөмкин: болар Тимофеев мәктәбен тәмамлаган сыйфатлы белемле керәшен укытучылары. Сигезенең укытучылык стажы - 25 елдан артык, егерме өченең - 21дән 25кә кадәр, егерме бишенең - 16дан 20 елга кадәр, утыз беренең - 11дән 31 елга кадәр, кырык икесенең - 6дан 10 елга кадәр һ.б. Бу укытучылар 1860-1900 еллар арасында, керәшен авылларында керәшен мәктәпләре гөрләп эшләгән чорда туган һәм чын керәшен иманы, әдәбе һәм йоласы тәрбиясендә үскән керәшен балалары булган.

Керәшен педтехникумының эшчәнлеге, Татарстанның дәүләт оешмаларында эшләүче җитәкчеләрнең теләге белән, акрынлап, ләкин планлы төстә бете- релүгә таба юнәлтелә: техникум керәшен халкыннан булган белгечләрне әзерләү өчен кирәкле акчаны ала алмый башлый, техникумга укыту биналары һәм студентларга тору урыннары һәм башка эшләр өчен тиешле күләмдә акча бирелми. Шулай итеп, техникум ябыла.

Техникум ябылуның тагын бер сәбәбе: татар язуының, шул исәптән керәшен язуының, латин шрифтына күчерелүе. Хөкүмәт керәшен халкы 70 елга якын кулланып килгән, керәшен укытучылары 70 ел дәвамында камилләштергән керәшен этнопедагогикасын 1928 нче елгы карары белән нигезенә чаклы җимерә, керәшен этнокультурасын юк итүгә йөз тота: 1928 нче елда керәшен мәктәпләре, газеталары мәҗбүри рәвештә латин шрифтында язуга күчерелә.

Патша хөкүмәте ярдәме белән оештырылып, 70 елга якын уңышлы эшләп килгән керәшен мәгариф системасы, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (1920) төзелгәч тә, Татарстан Республикасы хөкүмәтендә төрле елларда эшләгән җитәкчеләр, аппарат хезмәткәрләре тарафыннан, акрынлап, бик "методично" итеп юкка чыгарыла башлый. Татарның кайбер галимнәре тарафыннан Рус дәүләтенең керәшенннәрне "руслаштыру" сәясәте хакында бик күп язылды. 1925-1926 еллардан бүгенге көнгә кадәр Республикада безнең халыкка карата дәүләт дәрәҗәсендә алып барылган гамәлләрне ничек дип атарга? Бәлки, аны "Татарстан хөкүмәтенең керәшеннәрне халык буларак юк итү стратегиясе" дип атарга кирәктер?

Николай МАКСИМОВ,
КФУ доценты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев