Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тема дня

Күңелдә без барыбыз да культура хезмәткәре

23 март көнне ил күләмендә культура хезмәткәрләренең профессиональ бәйрәме билгеләп үтелде. Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин бер чыгышында: "Татарстан күптән зур халыкара форумнар һәм фестивальләр мәйданына әйләнде. Ә Республика коллективлары һәм артистлары үз осталыклары белән дөньяның мәдәни башкалаларын яулый. Мәдәният хезмәткәрләре көне - әлеге өлкәдә эшләүчеләрнеке генә түгел, ә тормышын театр...

23 март көнне ил күләмендә культура хезмәткәрләренең профессиональ бәйрәме билгеләп үтелде.
Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин бер чыгышында: "Татарстан күптән зур халыкара форумнар һәм фестивальләр мәйданына әйләнде. Ә Республика коллективлары һәм артистлары үз осталыклары белән дөньяның мәдәни башкалаларын яулый. Мәдәният хезмәткәрләре көне - әлеге өлкәдә эшләүчеләрнеке генә түгел, ә тормышын театр һәм рәсем сәнгатеннән башка күз алдына китермәгән, музей һәм сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләнгән бөтен кешеләрнең дә уртак бәйрәме", - дигән иде. Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Җир йөзенә килгән һәр кеше культура дөньясы белән турыдан-туры бәйләнештә яши. Ә мәдәният хезмәткәрләре шушы бәйләнешне күңел халәте хәленнән сәхнәгә менгерәләр, ягъни материальләштерәләр. Бу эшнең ни дәрәҗәдә четерекле, авыр булуын бу өлкәдә үзе эшләп карамаган кеше белми дә торгандыр. Ә эшләгәне, андыйлар каршында башын иеп, рәхмәтен әйтмичә китми. Бу сүзләр, бигрәк тә, авыл җирлегендә яшәүче культура хезмәткәрләренә кагыла. Җырчы булмаган авылда җырчысын табып, бала булмаганда, күрше авылдан китертеп, чара өчен акча каралмаса - үз кесәсеннән чыгарып, транспорт булмаса - туганын, күршесен яллап, бер сүз белән әйткәндә, юкны бар итеп яши бит алар.
Шөкер, авыл саен ансамбль бар, дип мактанабыз. Ә ул ансамбльләрне җыю, артистларны репетицияләргә йөртү, конкурсларга алып бару өчен күпме йокысыз төннәр уздырганнарын клуб хезмәткәрләре үзләре генә белә. Концерт-фестивальдән бушаган арада чүп җыялар, юл буе үләнен чабалар, клуб биналарына ремонт ясыйлар... Алар карамагындагы эшләрне санап кына бетерерлек түгел. Кыскасы, алардан башка авыл яшәми.
- 2014 ел - Культура елы. Бу факт эшегезгә нинди үзгәрешләр кертте, дигән сорауны берничә карендәшебезгә бирдек.
Аркадий Асанбаев - Башкортстан Республикасы Бакалы районы Балыклы авылы клубы директоры:
- Клуб директоры булып 2000 елдан бирле эшлим. Ул чор белән чагыштырганда, хәзер клубта эшләү күпкә авыррак. Яшьләр әз, өлкәннәр мәңгелек йортка күчә бара. Авыр-авыр дип, кул салындырып утырмыйбыз инде анысы. Культура елы уңаеннан, "Души прекрасные порывы" дигән фестиваль бара. Аны 18 февральдә күрше Боҗырга барып, концерт кую белән башлаган идек, инде менә соңгы этабы якынлашып килә - азаккысы - 29 мартта. Үткән атнада Әрнәшләр бездә куйдылар. Күптән түгел Уфада гала-концертта катнаштык. Безнең "Туганайлар" ансамбленә өлкәннәр белән бергә балалар да йөри, борынгы инструментларда уйнап җырлыйбыз. Барган җирләребездә бик яратып калалар. Благовар районына баргач, "Себерке бәйләү" дип атап, бер күренеш куйган идек. Стәрлетамакта шуны кабатлауны сорадылар. Комиссиядә утыручыларга да бу чара бик ошаган. Нефтекамскида режиссер булып эшләүче Венер Юрьевич шушы бәйрәм буенча кино төшерик әле, дигән тәкъдим белән чыкты. Эчтәлеге аның болайрак булыр, дип торабыз: барыбыз да җыелышып, күл буена төшәбез. Үткән елдан артып калган себеркеләрне яндырабыз. Ул яндыруның үз ритуаллары бар, шуларны үтәп инде, билгеле. Аннары урманга барып, яңа себеркеләр әзерлибез. Себерке бәйләү буенча мастер-класс күрсәтәбез. 5-6 мунчаны кунаклар өчен ягарга туры киләчәк. Анда да йола-уен формалары кулланылачак. Менә шундыйрак уйлар йөри башта. Алдан планлаштырып та, ниндидер үзгәрешләр килеп чыгарга мөмкин. Бүген әле өч "артистыбыз" чирләп ята. Тизрәк аякка басуларын телим. Без күрше авыллар белән гел аралашып яшибез, олы бәйрәмнәрне дә бергәләп үткәрәбез.
Юрий Антонов - Сарман районы Ләке авылы клубы директоры:
- Бу урында ике генә ел эшлим әле. Клуб директоры булырмын дип башыма да килмәгән иде. Тормыш барысына да өйрәтә икән ул. Юри генә кергән идем, үземә дә кызык булып китте. Өйдәгеләрдән дә артист ясап бетердем: хатыным Римма да, кызым Лиана да сәхнәдә. Кызым узган ел бик күп конкурсларда лауреат исеме алды, "Туым Җондозы" фестивалендә этник җыр буенча беренче урынга чыкты. Әле менә аның белән яраткан шагыйрәбез Клара Булатованың иҗат кичәсенә барырга җыенабыз. Анда Лиана Клара апаның "Су буенда кыяк үлән" дигән шигыренә язылган җырны башкара.

Юрий Антонов


"Игәнә" ансамбле яңа сулыш белән эшләп китте. Җырчыларыбыз, кая барабыз, дип кенә торалар. Тик үзебез генә концертлар оештыра алмыйбыз. Ул - чыгымлы эш. Татарстанның халык артисты Виталий Агаповка рәхмәт, узган ел кая гына алып бармады, кемнәр белән генә очраштырмады ул безне? Йөргән таш шомара, диюләре хак шул. Үз казаныңда кайнап ятуга караганда, чыгып, кешедән өйрәнеп кайту күпкә отышлы. Ансамбль булып оешканбыз икән, җыелышып җырлашып утыру гына түгел, каядыр баруы да булырга тиеш. Ни кызганыч, безнең Сарманда керәшен җырчыларына чират килеп җитми. Узган ел "Балкыш" фестивале белән нәкъ шундый хәл булды.
Алай күңел төшереп озак йөрмибез анысы. Безнең бит үз бәйрәмнәребез дә күп, шуңа безне ияртмәгәннәрдер, дибез дә, үпкәне үткәреп җибәрәбез.
Оптимизация белән гел куркытып торсалар да, Аллага шөкер, клубтагы штатларны кыскартмыйлар әле. Балетмейстер, хормейстер, художество җитәкчесе, директор ставкалары бар. Кайсыбер урыннарда инде директор штаты гына калган, диләр. Бүгенге форсаттан файдаланып, бөтен коллегаларыбызны һөнәри бәйрәмебез белән котлыйсым килә. Гел шулай тормышны, сәнгатьне яратучы, шат күңелле кешеләр булып калыйк.
Сергей Новиков - Балык Бистәсе районы Каз Чаллы авылы клубының художество җитәкчесе:
- Культура елы булганга гына, әллә ниләр үзгәртәбез, дип әйтә алмыйм. Алдан төзелгән план буенча эшлибез. Һәр датаны, һәр бәйрәмне әзерләгәндә, үткәргәндә, алдагы елдагыча түгел, башка төрле итеп үткәрәсе килә. Әле менә авылыбызда сөенечле вакыйга булды: чиркәү җиткереп ачтык. Мине аның старостасы итеп куйдылар. Яңа төр эшләр өстәлде. Эш күбәйсә дә, күңелгә рәхәт. "Прасти" (кичерешү) көнне авылыбызда беренче тапкыр "Май чабу" бәйрәмен үткәрдек. Кызык та, гыйбрәтле дә булды. Авылда яшьләр калмый, балалар бетте - шунысы йөрәкне өзә. Дистә еллар элек кенә хәлләр бүтәнчә иде әле.
Күптән түгел Казанга "Түгәрәк уен"ның зона ярышына барып кайттык. Моңарчы, искедән котылып, яңача яшәргә омтылсак, хәзер искенең кадерен белергә кушалар икән. Элеккечә кием, элеккечә җыру, элеккеге уен коралы "почетта". "Түгәрәк уен"га барып, башкаларны күргәч, комиссияне тыңлагач - шуңа төшендек.

Сергей Новиков


Әле бездә Габдрахман Әхмәдиев исемендәге конкурс бара. Шул конкурс кысаларында, Мәшләк авылына барып, концерт биреп кайттык. Әйбәт дигән но- мерлар белән районда узачак гала-концертта чыгыш ясаячакбыз. Театр атналыгына спектакль әзерлибез. Узган ел район буенча беренче урынны алган идек.
Инде менә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнә башладык. Ветераннарыбыз гына исән-сау булсыннар. Каз Чаллыдагы соңгы ветераныбыз - Лазарь Шипаевны күптән түгел соңгы юлга озаттык. Күрше авылда Алексей Кириллов яши, аның да исәнлеге чамалы гына.
Бәйрәмнәр, төрле чаралар үткәргәндә, үземнең семья кешеләренә таянам. Хатыным Лидия, ике кызым, улым, үзем - тулы бер сәхнә. Авылдашлар да бик актив, берсенә дә үпкәләрлек түгел, кирәк дисәң, йөгереп киләләр. Барысына да рәхмәт.
Менә шулай күңелләрен биреп эшли клуб эшчеләре. Алар аркасында авыллар яши.
Бәйрәмегез белән Сезне, хөрмәтле культура хезмәткәрләре! 2014 ел - Культура елы - тормышларыгызда сөенечле, шатлыклы вакыйгаларга бай булсын.

Мария МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев