Туганайлар

Изге теләкләрдә торабыз

1958 елдан республикабызда киң танылган, җәмәгатьчелек хуплап, халык яратып кабул иткән, кабатланмас иҗат үрнәге булырлык әсәрләр авторларына (шулай ук башкару осталарына) Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелә башлый. Әлеге бүләк ияләре байтак. 2015 елгы премиягә лаек булучылар арасында, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р.Төхвәтуллин премиясе лауреаты, яраткан шагыйрәбез Клара Булатованы бик...

1958 елдан республикабызда киң танылган, җәмәгатьчелек хуплап, халык яратып кабул иткән, кабатланмас иҗат үрнәге булырлык әсәрләр авторларына (шулай ук башкару осталарына) Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелә башлый. Әлеге бүләк ияләре байтак. 2015 елгы премиягә лаек булучылар арасында, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р.Төхвәтуллин премиясе лауреаты, яраткан шагыйрәбез Клара Булатованы бик күрәсебез килә. Клара Гарифовна әлеге премиягә керәшеннәргә багышлап чыгарылган "Келәү" китабы өчен дә тәкъдим ителә. "Сүз дә юк, бу китапны һәр әдәбият сөюче, һәр укучы, бигрәк тә керәшеннәр бик яратып кабул итәрләр", - дип язды китапка кереш сүзендә үзе дә Г.Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Гәрәй Рәхим.
"Күренекле шагыйрәбез Клара Булатованың бу китабына халкыбызның һәм тарихи, һәм борынгы гореф-гадәтләрне саклау ягыннан гаять үзенчәлекле булган керәшеннәр тормышыннан алып язылган әсәрләре тупланды.
Китапның "Келәү" дип аталуы да шуннан килә. "Келәү" - бик борынгы төрки сүз. Ул керәшеннәрдә изге сүз дәрәҗәсендә сакланып калган. Күп кенә төрки халыкларда, шул исәптән татарларда да "келәү" сүзеннән бүгенге көндәге "теләү", "теләк" дигән сүзләр кулланылышта йөри. Керәшеннәрдә "Келәү итү" дигән йола бар - ягьни нинди дә булса бер вакыйгага, яңа гамәлгә изге теләк теләү йоласы. Керәшеннәр яңа төзелгән йортка "Келәү итеп" керәләр, кыз белән егетне ярәшкәндә яңа гаиләгә "Келәү итәләр", бала туганда аны якты дөньяга "Келәү итеп" кабул кылалар.
Керәшеннәрдә һәм мишәрләрдә "теләү" сүзе бүген дә "келәү" дип кулланыла - мишәр "ашыйсым килә" дигәнне "ашагым кели" ди, керәшеннәр "яшисем килә", "уйныйсым килә" дигәнне "җәшейсем кели", "уйныйсым кели" диләр.
Мин Клара Булатованың бу китапка тупланган әсәрләрен халкыбызга, тормышка, яшәешкә изге теләкләре дип кабул иттем. Шагыйрә үзенең халыкчан, үзенчәлекле, кешелекле шигырьләре, керәшеннәр тормышына багышланган повесте белән якты дөньяга, тормышка, дус-ишләренә изге теләк тели - келәү итә!.. Шуңа күрә мин бу китапка исем итеп керәшеннәрнең иң изге мәгънәне эченә алган "келәү" дигән сүзләрен тәкъдим иттем.
Клара Булатова үзенең яшьлек елларында Сарман районының Ләке авылында яшәгән. Бу авыл борынгы төрки традицияләрне, керәшеннәрнең гаҗәеп матур, кешелекле, гүзәл табигать белән үрелеп барган гореф-гадәтләрен, тел үзенчәлекләрен, җыр-моңнарын бүгенгәчә саклап килгән атаклы авыл. Ләке авылы керәшеннәре җырга-моңга, шигьри сүзгә бик оста. Бүгенге көндә Ләке авылының җыр-бию ансамбленең бай репертуары, күренекле шагыйрь Ямаш Игәнәйнең шушы авылныкы булуы әнә шул т урыда сөйли, булса кирәк.
Укучы кулындагы бу китапка тупланган әсәрләрнең күбесе әнә шул Ләке авылына, аның кызыклы һәм үзенчелекле шәхесләренә багышлана. Автор аларның һәрберсенә изге теләк тели, һәр әсәрендә шуларга келәү итә.
Татарстанның халык язучысы, Лениногорск районының Федотовка авылы керәшене ГӨРГӨРИ
Җыр тулы бит аның йөрәге
Ләкеләрдә чакта утлар яктың,
Казан аслап түгел, учаклап.
Урамнарга чыгар хәлләрем юк -
Керәшеннәр ала кочаклап.
Кочаклаплар күрешкәннәр саен
Искә төшә сабый чакларым.
Сабый чактан откан керәшен көен
Гомер буйларына сакладым.
Эчкерсезлек белән туган җырлар
Онытылмый икән ул бер дә;
Олы көнен, Торыйсын, Питрауларны,
Покрауларны керттем шигырьгә.
Керәшеннәр үзен хөрмәт иткән
Кешеләрне зурлый беләләр;
Урамнарга чыгар хәлләрем юк,
Кочакларын җәеп киләләр.
Кунак ашы - кара каршы бит ул,
Шагыйрәсе бүген татарның
Керәшенне җырларында зурлый,
Үрнәге дип яхшы затларның.
Эчкерсезлек, хезмәт сөючәнлек
Керәшеннең асыл үрнәге -
Моңлы җанда мәкер, явызлык юк,
Җыр тулы бит аның йөрәге.
Мин ешладым әле сезнең якка
Мин ешладым әле сезнең якка,
Бәйрәмнәргә сезнең ешайдым.
Йөгерек хәтер йөгерә дә кайта
Итәгенә яссы Кушайның.
"Кушай тауларыннан гөлләр җыйдым,
Җыйган чәчәкләрем ак иде".
Чәчәкләрем дә ак, хисләрем дә
Гел ак, гел саф булган чак иде -
Мин ешайдым әле Ләкеләргә.
Каран елгаларга ешайдым.
...Шул елгалар боздан арынуга
Ташулары үтеп шушы айның,
Яр тутырып тулып Үги Ана
Чәчәк сибә иде сарыдан.
Шул чәчәкләр төшләремә керә,
Шул ярларны янып сагынам.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: