Туганайлар

Изге су җаннарны аруласын

Элек Иисус Христос туган һәм чумылдырылган көннәр бер көнне Богоявление бәйрәме итеп билгеләп үтелгән. Соңрак бу ике изге көн аерым-аерым бәйрәм ителә башлаган. Качману көне - суларны изгеләндерү - Иисус Христосның чумылдырылып Иордан суын изгеләндерүен искә алу, бәйрәм көн. Бу көнне алынган суның озак вакытлар, еллар буе бозылмый саклануы барыбызга...

Элек Иисус Христос туган һәм чумылдырылган көннәр бер көнне Богоявление бәйрәме итеп билгеләп үтелгән. Соңрак бу ике изге көн аерым-аерым бәйрәм ителә башлаган. Качману көне - суларны изгеләндерү - Иисус Христосның чумылдырылып Иордан суын изгеләндерүен искә алу, бәйрәм көн.

Бу көнне алынган суның озак вакытлар, еллар буе бозылмый саклануы барыбызга да билгеле. Бу хакта элек-электән Иоанн Златоуст (387 ел), Павел Силенциарий (VI гасыр) язмаларында теркәп калдырылган. Кач манылган суны өйгә алып кайтып өйне, йорт хайваннарын аруландыра торган булганнар. Тәнгә, җанга файдасын табыйм дисәң, ач карынга эчеп куярга кирәк. "Кач манган су Тереклек суы дип йөртелә һәм барлык авырулардан, күз тиюдән, әйбер кагылудан, имгә ярый", - диләр иде безгә әбиләр.

Русьта суны аруландыру башта храмда, аннары - елгада башкарылган. Елгага бару һәм анда кач формасында уелган бәкедә ("иорданда") су керү - иң изге эш саналган.

Качману бәйрәменә дип туган авылым - Керәшен Сәрдәсенә юл алдым. Кичке келәү инде бара, диделәр, төнгесе - сәгать 12 дә булачак. Келәүдән соң суны аруландыруга чишмәгә төшәчәкләр.

Билгеләнгән вакытка халык чиркәүгә җыела башлады. Тыныч кына утырган авылга җан кергәндәй булды: тәрәзәләрдә утлар кабынды, машиналар тыз да быз чабышырга тотынды. Бәйрәм атна ахырына туры килгәнгәме, Казаннан кайтучылар да байтак иде. Күрше Көлкәмәр, Кибәч авылларыннан килүчеләр дә күренде. Җыеп әйткәндә, приход халык белән шыплап тулды.

Келәү тәмамланганнан соң отец Димитрий Сизов җитәкчелегендә халык чишмә янына - часовняга юл алды. Часовня янында келәүгә килә алмаган, тик суда чумынырга, аруландырылган суны алырга теләге булган кешеләр чират булып тезелгән иде инде.

Икенче көнне дә часовня тирәсе халыктан бушап тормады бугай. Су алырга да, чумынырга да киләләр. Төркем-төркемләп тә, ялгыз гына килүчеләр дә күренә. Суның файдасына күңелләреннән ышанып киләләр булыр. Юкса, берничә ел рәттән коенмаслар иде. Чын күңелдән ышанырга кирәк шул. Су алганда берничә хатын-кызның сөйләшүе колагыма керде. "Ник коенмыйм, коенам. Ел да коенам бит мин. Файдасын да сизәм. Авырганым да юк, авырырга вакыт та юк". Авылдашым Анна Лягушкина икән.

Без кечкенә вакытта бу көнне су китерү бәйрәме дә була торган иде. Аруландырылган суны ташырга иртә белән кызлар да, егетләр дә катлы-катлы балитәкле керәшен күлмәкләре киеп, битләрен алсуландырып, тамаксалар, чигәчәләр тагып, түшлекләр киеп, алъяпкычлар бәйләп, көянтә-чиләкләр асып, гармунчы егетләр гармун тартып урамга чыга. Төркем-төркем бүленешеп урам буйлап җырлап өй саен диярлек кереп су ташыйлар. Суны урамдагы кое-чишмәләрдән, колонкалардан алалар. Су керткән өйдә уйнап, җырлап-биеп, сыйланып, чәйләр эчеп чыгалар. Бу көнне су алып кермәгән өй калмыйдыр. Бер өйгә берничә тапкыр, берничә әртил керергә мөмкин. Чөнки һәрбер төркемдә бу йортның туганы, күрше-күлән кызлары, яшьләре булырга мөмкин. Чиләк-көянтә күтәреп, кыр казлары кебек, берсе артыннан берсе тезелешкән бер сукмактан атлаучы егет-кызлар артыннан бала-чага ияреп йөри. Су алу урыннарына балалар белән бергә олылар да күңел ачканны карарга җыела. Су китерү кич җиткәнче, караңгы төшеп йолдызлар күренгәнче дәвам итә иде. Бик күңелле була иде ул.

Шушы уйларым белән чишмәдән кайтып килгәндә бер тыкрыкка киенеп-ясанган, иңнәренә чиләк-көянтәләр аскан берничә хатын-кызның кереп киткәнен күреп калдым. Җырлаган тавышлары да ишетелеп китте. Бөтенләй онытылып бетмәгән икән бит әле бу йола-бәйрәм. Искә алучылар табылган. Бәлки әле киләчәктә онытылып баручы бу матур бәйрәмне искә төшереп, күңелләребезне, тәннәребезне аруландыручы Тереклек суын өйдән-өйгә таратып йөрүчеләр тагын артыр.

Кайбыч районының Хазисан, Мәлки, Тәрбит авылы кешеләре Качману көнендә Турмински авылының Изге Троица чиркәвенә баралар. Быел да чумыну авыл уртасындагы күлдә чабылган бәкедә узды. Суны Изге Троица чиркәве настоятеле отец Николай Ермолаев аруландырды. Икенче елга биредә, чиркәү янәшәсендәге Изге чишмә янында чумыну урыны булыр, дип көтәләр. Хазисан авылы җирлеге администрациясе (җитәкчесе Светлана Матвеева), "РИТЕК" фонды оештырган конкурста катнашып, купель ясау өчен 100 меңлек грант откан. Купельне чиркәүнең престол бәйрәменә - Тройсын көненә (7 июнь) ясап бетерергә уйлыйлар.

Быел Теләче районы Субаш авылында беренче тапкыр Качмануда чумыну җоласы уздырдылар. Субаш инешендә бәке чабып, коену урыны ясауны авылдашлары Игорь Дмитриев оештырды. Суны аруландырырга Керәшен Сәрдәсеннән отец Димитрий Сизов килде.

Евдокия ИВАНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: