Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тема дня

Изге бәйрәм - аналар көне!

Иң кадерле кешеләребез - газиз әниләребез! Сезне Әниләр көне белән чын йөрәктән котлыйбыз. Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Барыгызга да ана булу бәхетен татырга язсын! Түбән Кама районы Олы Аты авылында яшәүче Анна Антонова (фотода) андый бәхетне ун тапкыр кичерә. Ире Александр дәдәй белән алар ун бала тәрбияләп үстерәләр. Александр дәдәй инде исән...

Иң кадерле кешеләребез - газиз әниләребез! Сезне Әниләр көне белән чын йөрәктән котлыйбыз. Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Барыгызга да ана булу бәхетен татырга язсын! Түбән Кама районы Олы Аты авылында яшәүче Анна Антонова (фотода) андый бәхетне ун тапкыр кичерә. Ире Александр дәдәй белән алар ун бала тәрбияләп үстерәләр. Александр дәдәй инде исән түгел, ә 91 яшьлек Анна түти кызы Екатерина тәрбиясендә яши.
Уйлану
Бушлай бүләк - якты дөнья,
Гомернең һәрбер көне.
Уйлыйм:
Безгә тормыш биргән
Аналар кадерлеме?
Яклаучылар, саклаучылар
Салкыннардан, җилләрдән.
Хәвеф-хәтәр, казалардан,
Ачлыклардан, чирләрдән.
Әни, диеп сыенабыз
Балачакта без - мохтаҗ.
Әниләрне саклыйбызмы
Без мохтаҗлыктан чыккач?
Беләбезме, сорыйбызмы
Чын күңелдән хәлләрен?
Оҗмах бүләк итәр идем,
Табалсам әмәлләрен.
Рәнҗетелгән аналарга
Сабырлык бирсен Ходай.
Замандашлар!
Безнең башка
Нәрсәдер җитми бугай...
Каберләре кадерлеме,
Истәләрме киткәннәр?
Әзерме Ана булырга
Үсеп буйга җиткәннәр?
Тукта, вакыт!
Әйләнмә, җир!
Укыйк бар белгәннәрне.
Бер тынлыкта искә алыйк,
Безгә җан өргәннәрне.
Никифор ТУКМАЧЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев