Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тема дня

Иман йортлары булачак

Париж 20 сентябрь көнне Татарстаннан читтә яшәүче карендәшләребез дөньясында изге гамәл башкарылды: Чиләбе өлкәсе Нагайбак районының Париж авылында Дионисия Ареопагит исеменә аталган чиркәү нигезенә таш салынды. Келәүне Магнитогорск һәм Верхнеуральск (Югары Урал) епискобы Преосвященнейший Иннокентий, кафедраль собор протоиерее Иоанн Резепов һәм Нагайбак округы благочинные, төзеләчәк храмның настоятеле иерей Андрей Иващук...

Париж

20 сентябрь көнне Татарстаннан читтә яшәүче карендәшләребез дөньясында изге гамәл башкарылды: Чиләбе өлкәсе Нагайбак районының Париж авылында Дионисия Ареопагит исеменә аталган чиркәү нигезенә таш салынды.

Келәүне Магнитогорск һәм Верхнеуральск (Югары Урал) епискобы Преосвященнейший Иннокентий, кафедраль собор протоиерее Иоанн Резепов һәм Нагайбак округы благочинные, төзеләчәк храмның настоятеле иерей Андрей Иващук ярдәме белән, үткәрде.

Изге йорт Париж авылы предпринимательләре акчасына салыначак.

Чистай


Тиздән республикабызда тагын бер яңа керәшен чиркәве төзелә башлар дип көтелә. Чистай шәһәрендә төзеләчәк чиркәү Казан Изгеләре - Гурий, Варсанофий һәм Герман исемен йөртәчәк.

Әлегә һәр пәнҗешәмбе, көндезге сәгать өчтә, керәшенчә келәүләр 15 нче номерлы урта мәктәптә уза. Хәзерге вакытта чиркәү җирен законлаштыру бара. 16 нчы октябрь - чиркәү Изгеләрне искә алган көнгә каршы - приходта беренче тапкыр Соборная келәве булачак.

Приход Советы барча карендәшләребезне һәм килергә теләгәннәрне бәйрәм келәвенә чакыра. Бәйрәм иртәнге 8 дә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев