Туганайлар

Иң газиз укытучым!

Балачактан укытучы булырга хыяллансам да, мин, нишләптер, башка юлны сайладым. Һәр нәрсәнең үз вакыты, үз урыны бар, шуңа да, бу турыда уйлап борчылмыйм. Хөрмәтле укытучыларым янәшәмдә, ә мин алардан үрнәк алып, аларга сокланып яшим. Сүзем иң кадерле укытучым Анастасия Ивановна Степанова турында булыр. 1929 елның 30 июнендә Балык Бистәсе (ул...

Балачактан укытучы булырга хыяллансам да, мин, нишләптер, башка юлны сайладым. Һәр нәрсәнең үз вакыты, үз урыны бар, шуңа да, бу турыда уйлап борчылмыйм. Хөрмәтле укытучыларым янәшәмдә, ә мин алардан үрнәк алып, аларга сокланып яшим.
Сүзем иң кадерле укытучым Анастасия Ивановна Степанова турында булыр. 1929 елның 30 июнендә Балык Бистәсе (ул вакытта Кызыл Йолдыз) районының Казаклар Чаллысы авылында дөньяга килгән минем әбием. Балачагы авыр вакытларга туры килгәнгә, кечкенәдән гомерен сыналып, тор- мыш өчен көрәштә уздырган ул. Гаиләдәге өч баланың иң олысы - әбием, шуңа да, бөтен авыр эш һәм җаваплылык аның җилкәсенә төшкән.
Үземне мәктәптә укытмаса да, ул минем тәүге һәм газиз укытучым. Күп нәрсә беренче укытучыдан бирелә диләр бит, минем дә киләчәгемә Үзәбиемнең тырышлыклары зур йогынты ясады. Кемнәрдер балаларын 3 яшьтән укырга, язарга өйрәтсәләр, ул мине, киресенчә, өйрәтмәскә тырышты. Күпме генә ялварсам да: "Мәктәпкә вакыт җитәр, өйрәнерсең, иптәшләреңнән узарга кирәкми", - дия торган иде. Аның каравы, кечкенәдән сәнгатьле итеп яттан сөйләргә, Ходайны яратырга, эш сөяргә өйрәтте. Укырга өйрәнгәч, кичләрен бергәләп төрле китаплар укый идек. Үзәбиемнең тырышлыклары миндә сәнгатькә, әдәбиятка мәхәб-бәт уятты.
Ул хәзер дә кире кайтып, узган елларын искә ала:
- Эй, безнең балачак сезнеке белән чагыштырырлык иде меней? Үскән өстенә кием алып, тәмлесен генә сайлап ашаулар булмады шул. Иркәләп тә үстермәделәр безне. Әти белән әни көне буе өйгә кайтып кермәделәр, без, өч бала, тормышны алып бардык. Әби белән бабай эшкә яраксызлар иде. Безгә карата икесе дә бик коры булдылар, иркәләп утырмадылар. Әбинең шул юк заманда да көненә өч тапкыр ашарга пешереп торуын гел онытмыйм.
Бабай дини кеше булды, иманнар укый, теләк итә, безгә дә аңлата иде. Аннан калган китаплар әле миңа да хезмәт итәләр. Бабай сүзеннән бервакытта да узмадык, ул ни әйтсә, шул булды, кияүгә дә аның ризалыгы белән чыктым. Яшьләр хәзер ни теләсәләр, шуны кылалар.
Башлангычта укыганда ук инде мине кырга уракка чыгардылар. Һәркем төркемнәргә бүленеп эшли, без әни белән бергә. Алдынгылыкны кулдан төшермәдек. Урманнарда утын әзерләүләр, аны ташып өюләр, көненә егермешәр көянтә су ташу, кер юып, чишмәдә чайкаулар... Кыш көне читенрәк иде, алай да түздек, кая бармак кирәк. Күршедәге Котлы Бөкәш авылына йөреп укыдык. Юл юк, кышкы бураннарда азаплануларыбыз. Яз көне ташу вакытында җон оекбаш, күтәртмәле чабата белән саз җырып көчкә барабыз, аптырагач, салып атып, өйгә ялан аяк кайта торган идек.
Мәктәпне бетерүгә, мине кияүгә бирделәр. Алабуга педучилищесына читтән торып укырга кердем, аннан башлангыч класслар укытучысы белгечлеге белән чыктым. Шуннан башланды инде, авылдан авылга күчеп укытып йөрүләр... Байтак татар авылларында укытып, яшәргә туры килде. Төрле куркулар белән барсам да, шигем тиз тарала иде. Кая гына барсам да җылы кабул алдылар, балалар да "Настя Ивановна", "Начта Ванна" дип өзгәләнеп тордылар.
Укучылары арасында да тормышларын мәктәпкә, белем бирүгә багышлаган хөрмәтле укытучылар бар. Аларның һәрберсе, төпле белем һәм тәрбия өчен, бүгенге көндә Үзәбиемә рәхмәтләр укыйлар.
Төрле авылларда - Чаллыбаш, Зәңгәркүл, Иванай, Каз- Чаллы, Ташлыкта укытырга туры килгәнлектән, Үзәбиемнең бүгенге көндә дә хөрмәте зур. Авылдашлар яки туганнар аша гел сәламәтлеген сорашып, сәламнәр җибәреп торалар. Аларны ишетүгә ул, кабат шул елларга кайткандай булып, яшәреп китә. Томыш мизгелләренең кайсыларындыр горурланып искә ала. Дәһшәтле сугыш еллары да, әтиләрен югалту, гомерен кыл өстенә куйган авыру да, өч улын кочаклап ирсез калу, соңрак бер улын югалту да, ярасына тоз сип- кән гайбәт, гаепләүләр дә Үзәбиемнең чак типкән сабыр йөрәген туктата алмый. Ничек итсә итә, ләкин алга таба яшәргә үзендә көч таба. Ялгыз булса да, газиз өч баласын башкалардан ким тәрбияләми. Аларны аякка бастыра, өчесенә дә белем бирә, туй уздыра. Бүгенге көндә Үзәбием бик бәхетле әни һәм әби, аның 7 оныгы, 8 онык чыгы бар. Укытучы әбием булу, аның тәрбиясенә эләгә алуым белән мин, аның дүртенче оныгы, бик тә бәхетле!
Рәхмәт, Укытучым!
Укытучы нәни күңелләрне,
Алып чыга олы тормышка.
Таныштыра, сөйли, аңлата да,
Юл күрсәтә дөрес тарафка.
Алып китә ерак гасырларга,
Очраштыра еллар арасын.
Бүгенгедән китеп, үткәннәргә
Беләдер ул ничек барасын.
Һәр баланы якын итә белә,
Тәрбияли биреп бар көчен.
Тормыш тәҗрибәсен уртаклаша,
Кеше булып калсыннар өчен.
Укытучы булу җиңел түгел,
Һәркемнең дә килми кулыннан.
Өсләренә алган җаваплылык
Мул уңышлар бирер соңыннан.
Онытмыйча укытучы барын,
Рәхмәт белән кайтыйк аларга.
Кылган барлык изге гамәлләре
Мирас булсын яңа заманга.
Киңәшләрен тотып, ару яшәп,
Исебездә сайлыйк аларны.
Биргән белемнәре маяк булып,
Яктырталар безнең юлларны.

Н.ТОКРАНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: