Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тема дня

Христос терелеп торган!

Бу көн безгә нурлы көн, Җанда шатлык тулы көн. Бәйрәм көн бу - Олы көн - Христос терелеп торган! Әби-бабам белгән көн, Борынгыдан килгән көн, Җиргә иман иңгән көн - Христос терелеп торган! Көне дә кояшлырак, Аш-су бүген затлырак, Йөзләр бүген яктырак - Христос терелеп торган! Бу көн - безнең...

Бу көн безгә нурлы көн,
Җанда шатлык тулы көн.
Бәйрәм көн бу - Олы көн -
Христос терелеп торган!
Әби-бабам белгән көн,
Борынгыдан килгән көн,
Җиргә иман иңгән көн -
Христос терелеп торган!
Көне дә кояшлырак,
Аш-су бүген затлырак,
Йөзләр бүген яктырак -
Христос терелеп торган!
Бу көн - безнең көткән көн,
Безне бердәм иткән көн,
Халкым келәү иткән көн -
Христос терелеп торган!
Сөенчегә балалар
Манган күкәй алалар,
Изге хәбәр салалар -
Христос терелеп торган!
Белмәгәннәр белсеннәр,
Ишетмәгән - ишетсен:
Бәйрәм бүген - Олы көн!
Бу изге көн - безнең көн -
Христос терелеп торган!
Никифор ТУКМАЧЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев