Туганайлар

Әхмәтлеләр элекке даннарын кайтарырга уйлый

Һәр нәрсәнең үз вакыты, Ходай кушкан үз сәгате бар. Яши-яши, моңа тагын да ныграк ышана барасың. Шулай булмаса, җирдә тереклек калыр идеме? Җазыкларыбыз белән дөньяны ничек пычратсак, изге эшләребез, җараулы гамәлләребез белән аны шакшыдан арындыра да барабыз түгелме? Ходай үзенең изге Тынын иңдереп, үзенә чыннык белән табынучыларны эзли. Бөтен җирдә...

Һәр нәрсәнең үз вакыты, Ходай кушкан үз сәгате бар. Яши-яши, моңа тагын да ныграк ышана барасың. Шулай булмаса, җирдә тереклек калыр идеме? Җазыкларыбыз белән дөньяны ничек пычратсак, изге эшләребез, җараулы гамәлләребез белән аны шакшыдан арындыра да барабыз түгелме? Ходай үзенең изге Тынын иңдереп, үзенә чыннык белән табынучыларны эзли. Бөтен җирдә дә андыйлар бар, аларны табып, алар аша безне дә чыннык юлына бастырырга тырыша. Без генә әллә ни кызулык белән селкенергә тормыйбыз. Безне кыймылдатып җибәрү өчен, ниндидер бер уңай гамәл яки бәхетсезлек очрагы кирәк.

Ходай кушуы

Зәй районы Әхмәт авылында оештырылган изге чарадан соң, башка әнә шундый уйлар килде. Ходайга шөкер, бәхетсезлек-хәсрәт белән бәйләнешле вакыйга түгел, булачак чиркәү нигезен аруландыруга бәйле яхшы гамәл булды ул. Аны оештыручы, башлап йөрүче кешегә - Вениамин Князевка карап, мондый чараны үткәрү өчен, Ходай аны үзе эзләп тапкандыр, дип уйлап куясың. Иске чиркәү урыны алар нигезеннән ерак түгел. Зират качлары да түр як тәрәзәләреннән күренеп тора. Яшәгән урыны Түбән Камадан кайтып-килеп йөргәндә, бу изге җирләрнең караучысыз икәне исенә төшеп, күңелен гел борчып тора. Кайчандыр чиркәве булган авыл чиркәүсез яшәргә тиеш түгел. Әнә бит, бик күп җирләрдә моңа мир белән бергәләп тотындылар. Шулай уйлый ул. Беренче игелекле эшләре - авылдашлары белән бергәләп, зират коймасын тотып алу булса, аннары, иске чиркәү янын тәртипкә китерү өмәсе үткәрелә. Ул төшне дә яхшы койма белән тотып чыгалар. Ниятенә кергәч, салынмый калмас, дип, булачак чиркәү урынына куелачак тимер качны эшләтә Вениамин Григорьевич. Аны инде, өч-дүрт кеше күтәреп, алдан әзерләп куйган фундаментка үзләре генә дә илтеп утырта алырлар иде. Ходайның кушуы алай гына булмагандыр. Кайчандыр бик денле, укымышлы кешеләре күп булган Әхмәт халкын җокыдан уятасы, берничә сәгатькә дөнья мәшәкатьләреннән арындырып, җан теләгән нәрсәләр турында уйландырасы килгәндер. Кач кую һәм аруландыру чарасы нәкъ шундый булып чыкты да.

Җаныбызга да ризык кирәк

Әхмәт җиренә Казандагы Тихвин чиркәве настоятеле отец Павел Павлов, Керәшен Сәрдәсе настоятеле отец Димитрий Сизов, Тукай районы Мәләкәс чиркәве настоятеле отец Николай Храмов, Түбән Кама районы Олы Аты чиркәве настоятеле отец Михаил, Түбән Камадан, Удмуртиядән священниклар килде. Священникларыбыз Изге Косьма һәм Дамиан исеменә җиткереләсе чиркәүнең качын аруландырганнан соң, бәйрәмгә җыелган кешеләрнең күңелләрен, җаннарын да аруландырдылар. Инде күптәннән яңгыр булмауга борчылып, күккә карап арган күз карашлары бу көнне священникларга төбәлде: яңгыр кирәк бит инде, нишлик икән, диде алар. Ә отец Павел болай диде:

"Чын Аллабыз үзенең куәте белән безнең җоклап җата торган җаннарыбызны уятсын, җазыклы тормышыбыз турында уйландырсын, православный тамырларыбызны селкетсен иде. Без әле һаман дөнья тормышы белән генә - нәрсә ашыйм, нәрсә эчим, нәрсә киим дип кенә яшибез. Җаныбызны кайгыртмыйбыз. Аның өчен ризык - безнең Христос өйрәткәнчә яшәвебездә. Шулай булса, яңгыры да явар, эшләребез дә алга барыр, элекке тәртипләребез дә кайтыр". Бу сүзләр һәркемнең дә йөрәгенә барып ишетелгәндер, минемчә. Бу юлларны язганда, тышта әкрен генә сибәләп яңгыр яуганы ишетелә. Әхмәт авылы башкарган гамәлне күреп, Ходай үзе, сөенсеннәр әле болар, дигәндер кебек. Кар киткәннән бирле яумаган яңгырны барыбыз да бик тансыкладык бит.

Ару сүзне "мыегыңа чорна"

Әхмәт авылы - Татарстанның халык артисты Николай Дунаевның да туган җире. Көннәр кызу, хәл бетә, димәгәннәр, ике профессор (хатыны Татьяна Дунаева да) җитәкләшеп, бу бәйрәмгә кайтып төшкәннәр. Күренекле кешеләрнең кайтуы халык өчен бер зур сөенеч булса, аларның акыллы, үткен сүзләрен ишетү - икенче сөенеч

тудырды. Үзләре дә нык дулкынланганнар иде - Николай Ивановичның зәңгәр күзләренә бөялгән яшь бөртекләре менә тамам, менә тамам, дип кенә торды.

Кач аруландыруга багышланган әлеге чарада сүз әйтергә теләүчеләр күп булды. Аларның кайберләрен ишеттерәсе килә. Әлеге сүзләр гел дөнья мәшәкате куып кына яшәүчеләрнең дә йөрәкләренә барып ирешсен иде.

Отец Павел Павлов:

- Ходай безне эзләп тапкан - без православныйлар. Тик безгә карасаң, Ходайның тормышы бөтенләй күренми. Яшәвебез бары тик дөнья тормышы белән. Безгә дә уянырга вакыт җиткән. Христос терелеп торган һәм шул терелүе белән безнең җаннарыбызны да тергезергә теләгән. Без Ходай беләнме-юкмы - бусы үзебездән тора. Минем әтием шушы авыл кешесе иде. Зиратка кайткач, Әхмәт урамыннан үткәндә, күңелем бик борчыла иде. Кайчандыр чиркәве дә, приходы да булган авылымның хәзер берние дә юк, дип үртәлә идем. Минем священник булуым да ата-бабамнан, алар юлын сайлаудан бит. Бу юл җиңел түгел. Сезгә дә әлеге эшне башкарып чыгу җиңел булмас. Ташы белән качы бар икән - чиркәве дә булыр. Уңышлар сезгә.

Татьяна Дунаева:

- Инде керәшен авылларында да халыкның дини уяна башлавына сөенәм. Шушы юлда армый-талмый хезмәт куючы священникларга рәхмәтемне җиткерәм. Тән турында гына түгел, җаннарыбыз турында да кайгырту вакыты җиткәндер. Әхмәт авылы керәшеннәре моңа әзер икәнен күрәм. Дөрес юлда булсак, тәннәребез дә, җаннарыбыз да сәламәт калыр.

Роза Семенова - Тукай районы Мәләкәс авылыннан:

- Әхмәт авылыннан чыгып китүемә 42 ел үткән. Күз өстендә каш булып торган бик хөрмәтле кешеләр белән - якташларым белән очраштым. Кач аруландыру йоласында катнашып, күпме ару сүзләрне күңелгә сеңдердем. Мин бик бәхетле. Бүгенге көн эзсез генә үтеп китмәс, аңа һәркем яңадан-яңадан әйләнеп кайтыр әле.

Бу шатлыклы вакыйга күңелемдә шигырь юллары тудырды:

Бала чакта шундый да тиз

Үсәсе килгән иде.

Әллә кая - чит җирләргә

Китәсе килгән иде.

Инде үстем, чыгып киттем,

Чит җирләрне дә күрдем.

Туган яктан кадерлерәк

Урын юклыгын белдем.

Авылкаем, миңа бер дә

Рәнҗемә инде, яме.

Язлар үтсен, җәйләр җитсен,

Кайтып күрермен әле.

Бүгенге көн - чистарыну, күңелебезне иман белән тутыру көне булсын.

Роза Семенова сүзләренә кушылып, Амин, шулай булсын, дип кабатлыйсы килә.

Мария МАРТЫНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: