Туганайлар

ӨЧ ЕЛДАН – ӨЧ ЕЛГА

6 нчы май көнне Казан шәһәренең "Ак Барс" яшьләр үзәге бинасында Республика керәшен оешмасының чираттагы отчет-сайлау конференциясе узды. Конференциядә Республикабызның шәһәр-районнарыннан килгән 132 делегат, дәрәҗәле кунаклар - Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Рәзил Вәлиев, "Татмедиа" агентлыгы генераль директоры урынбасары Нурия Беломоина, Татарстан...

6 нчы май көнне Казан шәһәренең "Ак Барс" яшьләр үзәге бинасында Республика керәшен оешмасының чираттагы отчет-сайлау конференциясе узды.

Конференциядә Республикабызның шәһәр-районнарыннан килгән 132 делегат, дәрәҗәле кунаклар - Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Рәзил Вәлиев, "Татмедиа" агентлыгы генераль директоры урынбасары Нурия Беломоина, Татарстан Республикасы президенты Аппаратының милли мәсьәләләрне тормышка ашыру буенча эчке политика идарәсенең баш советнигы Дмитрий Шипков, Казан Федераль университеты хезмәткәре Вячеслав Никифоров, Казан шәһәре Тихвин чиркәве настоятеле отец Павел Павлов, Татарстан митрополиясенең керәшен дини миссиясе секторы җитәкчесе отец Димитрий Сизов һәм башкалар катнашты. Төп докладны Татарстан Республикасы керәшен оешмасы Башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова ясады. Докладчы 2 нче отчет-сайлау конференциясе белән бүгенгә хәтле чорда Республика керәшен оешмасы тарафыннан башкарылган эшләргә тукталды. Узган конференция кабул иткән резолюциядә туган телне, этнокультураны саклау буенча эшне активлаштыру кирәклеге ассызыкланган булса, отчет докладында бу эшләрнең ничек оештырылуы, нинди гамәлләр аша башкарылуы тулы итеп яктыртылды. "Айбагыр" этнолагерен оештыру, "Туым җондозы" фестиваль-бәйгесен үткәрүгә критерийларны арттыру кебек, яшь буынны этник культурабыз рухында тәрбияләү өчен үткәрелгән чаралар янәшәсендә, керәшеннәрне бөтен дөньяга таныту буенча да, шактый күләмле эшләр башкарылган.
Моңа мисал итеп, Универсиада мәйданнарында карендәшләребезнең керәшен җыр-биюләрен башкаруларын, Казан Кремлендәге "Хәзинә" галереясында керәшеннәргә багышланган күргәзмә эшләвен күрсәтергә була. Докладчы Худяков урамындагы йортны "Керәшен йорты" итеп үзгәртү буенча башкарылган проект-документация эшләренә дә тукталды. Көн кадагында торган мәсьәләләрне, проблемаларны да яңгыратты. Доклад үзе газетада бирелгәнлектән, аерым чыгышларда яңгыраган кайбер фикерләргә тукталабыз.

Субэтносмы, әллә аерым халыкмы?

Конференциянең көн тәртибенә кертелгән яңа төзелгән Казан бүлеген раслау мәсьәләсе буенча чыгышны профессор Татьяна Дунаева ясады.
Моңарчы яшәп килгән Казан керәшен оешмасының (җитәкчесе - Мария Семенова) соңгы ярты елда Республика керәшен оешмасы белән бергәләп эшләүдән баш тартуын, алай гына түгел, Интернет-ресурслар аша Республика керәшен оешмасы җитәкчеләре адресына төрле пычраклар атып, керәшен хәрәкәтенең алга барышына аяк чалуларын әйтеп узды.
Керәшен хәрәкәте ветераны Аркадий Фокинның, үзе конкрет программа тәкъдим итмичә, оешма башкарган бөтен эшләрне каралтып күрсәтергә омтылуын ассызыклады. Ноябрь аенда булган трагик хәлләрдән бергәләп чыгу юлын эзләү урынына, Мәскәүгә жалоба язып, хәлне тагын да катлауландыруларын билгеләде.
"Татарстанда керәшеннәрне кысалар, чиркәүләрен яндыралар" дигән эчтәлектәге хат язылганда, Татарстан хөкүмәте, шул исәптән, мөселман кардәшләребез, безнең хәсрәтне үз хәсрәтләре кебек кабул итеп, җинаятьчеләрне эзләү, чиркәүләрне төзетү буенча эшне башлаганнар иде инде", - диде докладчы.
Ярар, урыслар әйтмешли, "дров наломали" да булсын, азактан билгеле бер килешүгә килергә кирәк иде. Тик килешү булмады... Бер-береңнең өстенә пычрак атулар дәвам итте. Республика керәшен оешмасы җитәкчеләренең бергәләп эшләргә чакыруларын хурлыкка санап, алар аерым хуҗалык булып калдылар. Казан җәмгыятенең мондый "кирелеге" белән килешмәгән казанлылар, Республика керәшен оешмасы кысаларында эшләргә теләп, үз бүлекләрен төзеделәр. 7 кешедән торган идарә сайланды, шунда ук, конференциядә катнашу өчен, делегатлар билгеләнде. Казан бүлеге җитәкчесе итеп Артур Поляков сайланды, дип, соңгы вакытта керәшен дөньясында шау-шу кузгаткан хәлләргә аңлатма бирде Татьяна Дунаева.
Керәшеннәр "субэтносмы" әллә аерым халыкмы - бу сорауга Казан керәшен оешмасы белән Республика керәшен оешмасының позицияләре төрле.Республика оешмасы бүгенге көндә керәшеннәрне "субэтнос" буларак карый (аерым халык итеп карарга әлегә дәлилләребез җитми, фәнни эзләнүләрне дәвам итәргә кирәк!), ә Аркадий Фокин, керәшеннәрне аерым этнос итеп карап, "үзбилгеләнү" мәсьәләсен бүген үк хәл итәргә чакыра. Программа эшләмичә, политик лозунг кычкыру, жалоба юлы белән генә аерым этнос булып булмый - бу буш сүз генә булып кала, шул ук вакытта эш эшләүчеләргә аяк чалына. "Без республика керәшен оешмасы җитәкчеләрен аларга каршы көрәш алып бару өчен түгел, ә бергәләп эшләү өчен сайлап куйдык, шуны истән чыгармыйк", - диде Дунаева.
Конференция яңа сайланган Казан бүлеген бертавыштан раслады.

Этник белгечләр җитәрлек әзерләнми

Керәшеннәрне һәм нагайбакларны өйрәнү Үзәге җитәкчесе Геннадий Макаров үз чыгышында Идарә җитәкчесенең докладын киң кырлы эшчәнлекне эченә алган, тирән эчтәлекле чыгыш дип билгеләде. Иҗтимагый оешма шулкадәр эш башкарган, ә менә урыннардагы администрация башлыклары да, бу эшне кирәк санап, этнокультураны саклауга тиешле өлеш кертсәләр, бу бик шәп нәтиҗәләр бирер иде, диде ул. Кызганычка каршы, кайбер районнардагы җитәкчеләр әлеге мәсьәләгә бөтенләй игътибар бирми, ә кайберәүләр хәтта аяк чала, диде чыгыш ясаучы. Ул керәшеннәр күп яши торган Зәй районы администрациясе адресына да үпкә сүзләрен җиткерде. Керәшеннәрнең күпчелеге шәһәрдә яшәгәнлектән, атнакөн мәктәпләре эшен җанландырырга чакырды. Этник кадрлар әзерләү мәсьәләсенең җитәрлек дәрәҗәдә куелмавын искәртте. Консерватория, культура университеты кебек уку йортларында кадрлар әзерләүгә азмы-күпме игътибар бирелсә, Федераль университетның бу өлкәдә бөтенләй эшләмәвен күрсәтте.
Фольклор экспедицияләр вакытында авыл яшьләренең үз культураларын тырышып өйрәнүләре, төрле клубларга йөрүләре күренгән. Бу - әле эшкә тотынырга соң түгел икәнен күрсәтә, диде Макаров. Телне, культураны саклау, үстерү буенча дәүләт программалары төзелгәндә, керәшеннәрне дә читтә калдырмасыннар иде, дигән теләген җиткерде.

"Эшләпәлеләр" килеп утырсын

Чаллы керәшеннәре җитәкчесе Виталий Агапов үз чыгышында, үзләре инициатива күрсәтеп, чиркәүләр, часовнялар салдырган изге күңелле керәшеннәрне атап китте. Соңгы елларда Сарман районы Ләке, Түбән Кама районы Кушай, Зәй районы Кабан-Бастрык авыллары чиркәүле булды. Исемнәрен дә ишеттермичә, тыйнак кына эшләп ятучы мактаулы җегетләребез күп безнең, диде ул. Конференция - керәшеннәрнең иң зур җыелышы. Шушындый җыелышларга керәшеннәрдән булган район башлыклары да килеп утырсын, безнең кебек "эшләпәле агайларның" нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен күрсеннәр иде. Алабуга, Лаеш, Әгерҗе, Кама Аланы җитәкчеләрен күздә тотып әйтәм, диде Агапов.
"Халык санын алу вакытында, өстән басым ясамыйча гына, керәшеннәргә үзләрен "керәшен" дип язарга мөмкинлек тудырылсын иде. Без күпме икәнлегебезне белергә тиеш. Керәшен дип язылудан гына, без татарларның гомуми санын киметмибез бит", - дип, Чаллы керәшеннәре җитәкчесе әлеге мәсьәләне Хөкүмәт югарылыгына күтәрүне сорады. "Керәшен йорты"н финанслауның да әлегә кадәр хәл ителмәвенә борчылуын әйтте Агапов.

Безнең проблемаларны бүтәннәр чишмәс

Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе чиркәве настоятеле отец Димитрий Сизов Православ дөньяда яңа проектлар эшләнүен, аларның кайберләре турыдан-туры керәшеннәргә кагылышлы икәнен әйтте. Сүз - Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Алабуга, Питрәч, Мамадыш ке-
бек шәһәрләрдә чиркәүләр төзеп, керәшен приходлары ачу турында бара. Бу эштә Республика керәшен оешмасы читтә калмасын иде, дигән теләген җиткерде Сизов. Керәшен священникларының җитмәве, приходларның әзлеге, элек чиркәве булган авылларда бүгенгә кадәр аларның торгызылмавы - болар священникны борчыган мәсьәләләрнең берничәсе генә... "Залда утыручылар арасында хәлле кешеләр дә бардыр, андыйлар битараф калмасыннар иде", - диде ул. Мамадыш башлыгы Анатолий Ивановка, Республика керәшен оешмасы җитәкчесе Иван Егоровка аерым мөрәҗәгать итеп, бу эштә ярдәм итүләрен сорады. Керәшеннәр үзләре бу эшне башламаса, башкаларга безнең проблемалар кирәк түгел, диде священник.

Мамадыш керәшен җәмгыятеҗитәкчесе Степан Спиридонов "Резолюция"нең кайбер пунктларында бирелгән "сорарга" дигән формулировка белән килешмәвен әйтте. "Просить" дигән урыннарны "предложить" белән алмаштырырга тәкъдим итте. "Безгә хәер сорашучы роленнән чыгып, бүтәннәр белән тигез хокуклы халык дәрәҗәсенә күтәрелергә вакыт җиткәндер, мескенләнмик", - диде Спиридонов. Малая народность дигән статусны алмыйча, мәктәпләрдәге уку планына этнокультураны өйрәнү буенча дәресләр кертеп булмаячагын да ассызыклады Мамадыш җитәкчесе.
Конференциядә керәшен хәрәкәте ветераны Илья Михайлов, "Бәрәкәт" керәшен яшьләре оешмасы җитәкчесе Светлана Максимова, Мамадыш районы администрациясе башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова, Алабуга керәшен җәмгыяте җитәкчесе Николай Мельников, "Бәрмәнчек" ансамбле директоры Артур Поляковлар да тирән эчтәлекле чыгышлар ясадылар. Конференция алдагы өч елда эшләү өчен резолюция кабул итте.
 

Мария МАРТЫНОВА

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: