Туганайлар

"Бәрмәнчек" башкалаларда чыгыш ясаячак

14-18 ноябрь көннәрендә "Бәрмәнчек" ансамбле коллективы Санкт-Петербург шәһәрендә узучы "Интерфолк в России" дип аталган фестиваль-конкурста катнашачак. Бирегә дөньяның төрле почмагыннан егермедән артык фольклор коллектив җыелачак. Коллектив ике концертта, бер конкурс чыгышында катнашачак. 25 ноябрь көнне "Бәрмәнчек"не Мәскәүдә көтәләр. Биредә этножурналистика буенча ел саен уздырыла торган Бөтенроссия конкурсының йомгаклары буенча зур...

14-18 ноябрь көннәрендә "Бәрмәнчек" ансамбле коллективы Санкт-Петербург шәһәрендә узучы "Интерфолк в России" дип аталган фестиваль-конкурста катнашачак. Бирегә дөньяның төрле почмагыннан егермедән артык фольклор коллектив җыелачак. Коллектив ике концертта, бер конкурс чыгышында катнашачак.

25 ноябрь көнне "Бәрмәнчек"не Мәскәүдә көтәләр. Биредә этножурналистика буенча ел саен уздырыла торган Бөтенроссия конкурсының йомгаклары буенча зур тантана көтелә. Этник концертта Россиянең төрле почмакларыннан җыелган уникаль милли коллективлар чыгыш ясаячак. "Бәрмәнчек" мәлки керәшеннәре һәм нагайбаклар культурасын күрсәтәчәк.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: