Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тема дня

"Түгәрәк уен" талантлар ачты

30 июль көнне Болгар шәһәрендә "Түгәрәк уен" Бөтенроссия фольклор фестиваленең җиденче бәйгесе тәмамланды. Быел ул мәдәният елы кысаларында оештырылып, "Болгар" музей-тыюлыгында узды. Россиянең 17 регионыннан җыелган 600 кеше тыюлыкның палатка шәһәрчегендә яшәп, өч көн буена үзара аралашты, танышты, фикер алышты. Фестиваль кысаларында төрле номинацияләр буенча конкурслар, мастер-класслар узды. Фольклор бәйрәме...

30 июль көнне Болгар шәһәрендә "Түгәрәк уен" Бөтенроссия фольклор фестиваленең җиденче бәйгесе тәмамланды.

Быел ул мәдәният елы кысаларында оештырылып, "Болгар" музей-тыюлыгында узды. Россиянең 17 регионыннан җыелган 600 кеше тыюлыкның палатка шәһәрчегендә яшәп, өч көн буена үзара аралашты, танышты, фикер алышты. Фестиваль кысаларында төрле номинацияләр буенча конкурслар, мастер-класслар узды. Фольклор бәйрәме "Болгар" калачыгында зур гала-концерт белән тәмамланды.

Мәскәү, Төмән, Омск, Самара, Саратов, Новгород һәм башка регионнардан килгән үзешчән артистлар арасында "йөзек кашы" Чиләбе өлкәсенең Париж авылыннан килгән "Чишмәлек" коллективы булды. Нагайбаклардан кала, бәйгедә Тукай районыннан "Питрау" һәм Сарман районыннан "Игәнә" ансамбльләре дә катнашты. Жюри члены, фольклорчы галим Геннадий Макаров әйтүенчә, әлеге бәйгедә өч керәшен коллективы катнашу - яхшы күрсәткеч, чөнки бөтен Россиядән җыелган иң көчле коллективлар арасына керү бик җиңелләрдән түгел. Фестивальнең дәрәҗәсе елдан-ел арта, катнашучылар саны күбәя,конкуренция дә көчәйгәннән-көчәя бара икән.

Быелгы фестивальнең ачышы дип Тукай районы Князево авылыннан килгән 70 яшьлек София түти Морозова табылды. "Пәнәче урамы", "Чуклы тал" җыруларын башкарган София түти фестивальнең икенче дәрәҗә лауреаты дип игълан ителде. "Вокал" номинациясендә катнашкан 33 кешедән бары өчесе җиңүче дип табылды, шулар арасында - София түти. Бу бик югары бәя. Ул традицияләрне искиткеч
матур итеп күрсәтте. Бу югары дәрәҗәдә оештырылган фестивальдә чын этниканың кадерен беләләр һәм аңлыйлар. София түти бөтен кешегә дә үрнәк булды", - диде Геннадий Макаров. Россия күгендә кабынган яңа йолдызыбызны котлыйбыз! Жюри членнары әйтүенчә, София түтине инде телевидениегә төшергәннәр, тапшыруларга, яңа проектларга чакырганнар. Без дә киләсе саныбызда аның белән
якыннанрак таныштырырбыз.

Людмила БЕЛОУСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев