Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тема дня

«Айбагыр» – уйнар-көләр җир...

13 август көнне Яшел Үзән районының Ильинский авылы янәшәсендә, "Мечта" балалар лагере территориясендә "Айбагыр" этник сменасы үзенең эшен башлап җибәрде. Быел лагерьга Казаннан,Чаллыдан, Түбән Камадан, Алабугадан, Сарман, Кукмара, Зәй, Питрәч, Мамадыш районнарыннан 63 бала җыелды. 43 малай һәм 20 кызның ялын 6 вожатый оештырачак. Моннан кала, лагерьда спорт буенча инструктор,...

13 август көнне Яшел Үзән районының Ильинский авылы янәшәсендә, "Мечта" балалар лагере территориясендә "Айбагыр" этник сменасы үзенең эшен башлап җибәрде. Быел лагерьга Казаннан,Чаллыдан, Түбән Камадан, Алабугадан, Сарман, Кукмара, Зәй, Питрәч, Мамадыш районнарыннан 63 бала җыелды. 43 малай һәм 20 кызның ялын 6 вожатый оештырачак. Моннан кала, лагерьда спорт буенча инструктор, ди-джей, педагог-организатор, балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор, психологлар, медицина хезмәткәрләре бар. Лагерьның вожатыйлары - инде моңа кадәр биредә эшләп һәм ял итеп тәҗрибә җыйган егет-кызлар - "Бәрәкәт" керәшен яшьләре оешмасының активистлары. Вожатыйлар "командасын" узган елның "Керәшен чибәре", "Айбагыр"да шактый педагогик тәҗрибә туплап өлгергән Елена Чулакова җитәкли. "Быелгысы елның программасына спорт һәм патриотизм элементларын күбрәк кертәчәкбез. Егетләребез күп, бик тә күңелле хәл", - ди смена начальнигы, "Бәрмәнчек" ансамбле директоры Артур Поляков. Егетләр, чыннан да, күп, һәм бу команданы вожатый егетләр - Артур Сәләхиев, Женя Петров, Игорь Шрыковлар тагын да тулыландыра.

Сменаны Россия, Татарстан гимнары, "Безнең ил" җыруы астында, тантаналы төстә ачтылар. Россия флагын Мамадыштан Светлана Фадеева, Татарстан флагын Кукмарадан Павел Афанасьев күтәрде. "Айбагыр" флагын күтәрү хокукы быелгысы елның "Керәшен чибәре" конкурсында икенче урынны яулаган Сарман кызы Лиана Антоновага бирелде. Һәр район, шәһәр делегацияләре тантаналы алкышлар астында "Почет түгәрәге" аша узды.

Шушы ук көнне, фольклорчы Геннадий Макаров балалар белән этномузыка һәм халык инструментлары буенча мастер-класс уздырды. Балалар яңа җыр өйрәнделәр:

"Айбагыр" - уйнар-көләр җир лә,

"Айбагыр" - сандугач сайрар җир...".

Людмила Белоусова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев