Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тема дня

Арумысыз, туганнар!

7 ноябрь көнне Чиләбе өлкәсе, Нагайбак районы Кассель авылында "Арумысыз, туганнар!" фестивале узды. Фестиваль инде дүртенче тапкыр уздырыла. Икенче фестивальдә Татарстаннан "Бәрмәнчек" ансамбле катнашкан булса, быелгысы елны кунак итеп Мамадыш шәһәреннән "Урагай" фольклор коллективы чакырылды. Мамадышлыларның чакырылуы очраклы түгел. Ел саен Питрауга кунак булып килүче нагайбаклар "кунак ашы - кара...

7 ноябрь көнне Чиләбе өлкәсе, Нагайбак районы Кассель авылында "Арумысыз, туганнар!" фестивале узды. Фестиваль инде дүртенче тапкыр уздырыла. Икенче фестивальдә Татарстаннан "Бәрмәнчек" ансамбле катнашкан булса, быелгысы елны кунак итеп Мамадыш шәһәреннән "Урагай" фольклор коллективы чакырылды. Мамадышлыларның чакырылуы очраклы түгел. Ел саен Питрауга кунак булып килүче нагайбаклар "кунак ашы - кара каршы" дигән принципны истә тотып, мамадышлыларны инде күптән көтәләр иде. Шуңа күрә, зарыгып көткән туганайларын рәт йөрттеләр: Фершампенуаз, Париж, Кассель авылларында кунак иттеләр.Татарстан делегациясен район башлыгы Каербәк Сеилов кабул итте. Фестиваль кысаларында узган "түгәрәк өстәл"дә Чиләбе өлкәсе, Нагайбак районы, Татарстан республикасының керәшеннәр культурасын дөньяга чыгару буенча хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча сөйләшү булды. Чиләбе өлкәсенең мәдәният министрлыгыннан, Халыклар Дуслыгы йортыннан, өлкәнен этнографик музееннан, Башкортстан республикасының Бакалы районыннан да зур кунаклар булуы фестивальнең дәрәҗәсен бермә-бер арттырды.

Бу зур чара турында, газетабызның киләсе саныннан укырсыз.

Людмила Белоусова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев