Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тема дня

Албайда чиркәү ачылды

Мамадыш районы Албай авылында яндырылган чиркәү урынына, 10 июль көнне яңа чиркәү ачылуы турындагы сөенечле хәбәр, бөтен республикабызга таралды. Без дә, туганнар белән җыелышып, Албай авылына юл тоттык. Шактый иртә килеп җитсәк тә, чиркәү ишек алдында халык җыелган иде. Бер-бер артлы күрше авыллардан гына түгел, Мамадыш районының ерак авылларыннан да...

Мамадыш районы Албай авылында яндырылган чиркәү урынына, 10 июль көнне яңа чиркәү ачылуы турындагы сөенечле хәбәр, бөтен республикабызга таралды. Без дә, туганнар белән җыелышып, Албай авылына юл тоттык. Шактый иртә килеп җитсәк тә, чиркәү ишек алдында халык җыелган иде. Бер-бер артлы күрше авыллардан гына түгел, Мамадыш районының ерак авылларыннан да килүчеләр күп булды. Башта чиркәүнең тышкы күренешен күреп сокланып бетә алмадык, ә чиркәү бусагасын атлап кергәч, шундый матур итеп җиһазландырылган күренеш бер кемне дә битараф калдырмады. Күңелләр нечкәреп, дулкынланып, горурланып йөрәктән чыккан шатлык һәркемнең дә күзләрендә чыгылды.

Келәү беткәч, митрополит Анастасий чиркәүнең тиз арада билгеләнгән вакытка эшләнеп бетүенә зур бәя бирде. Төзелештә катнашкан күп эшчеләргә, спонсроларга мактау грамоталары тапшырды. Зур теләк белән, чын күңелдән тырышып эшләнгән ходай йорты һәр көн халыкка хезмәт күрсәтергә тиеш дигән фикерен әйтте, храмда хезмәт итәчәк священникның исемен дә атады, эшләү өчен торак йорт кирәклеген дә әйтеп узды.

Озак еллар Албай мәктәбендә укытучы булып эшләгән Никифорова Ольга Ивановна Албай халкы исеменнән чыгыш ясады. Булган вакыйгаларга кирәкле бәя биреп, район башлыгы ИвановАнатолий Петровичка, авыл үзидарә башлыгы Крешков Иван Петровичка, чиркәүнең нигезеннән башлап, бүгенге көнгә кадәр эшләгән кешеләрнең хезмәтенә зур бәя биреп рәхмәтләрен әйтте. Владыка Анастасий Ольга Никифорованы чиркәүнең административ-хуҗалык эшләрен алып бару өчен ышанычлы кандидатура дип игълан итте.

Бу тантаналы җыелыштан соң, Мамадыш мәктәпләре укучылары халык алдында зур концерт белән чыгыш ясадылар. Бу көн һә кешенең күңелендә онытылмаслык тәэсир калдырды.

Пелагея Михайлова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев