Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тема дня

Албай чиркәве күтәрелә

Гасырдан артык авылыбызның яме булган, изге йортыбыз - чиркәвебез яндырылу бөтен авыл халкы өчен генә түгел, дәүләткүләм борчылу уятты. Албай халкы гына түгел, тирә-як авыл кешеләре дә хәлләреннән килгән ярдәмнәрен күрсәттеләр. Республикабыз Президенты да ярдәм кулын сузды. Шулай ук Урман хүҗалыгы министрлыгы керткән зур өлеш бүгенге көндә күзгә күренеп тора....

Гасырдан артык авылыбызның яме булган, изге йортыбыз - чиркәвебез яндырылу бөтен авыл халкы өчен генә түгел, дәүләткүләм борчылу уятты.
Албай халкы гына түгел, тирә-як авыл кешеләре дә хәлләреннән килгән ярдәмнәрен күрсәттеләр. Республикабыз Президенты да ярдәм кулын сузды. Шулай ук Урман хүҗалыгы министрлыгы керткән зур өлеш бүгенге көндә күзгә күренеп тора.
Бәйрәмнәр арасында авылга кайткач, үз күзебез белән күреп, сөенеп килдек. Иң яхшы балта осталарыннан торган Анатолий Савельев бригадасы: Валерий Леонтьев, Анатолий Федоров, Артур Митрофанов чын күңелдән эшлиләр.
Анатолий Петров бер көн калмыйча, үз ярдәмчеләре Сергей Никитин, Николай Гаврилов, Александр Яковлев, Семён Сардин белән төзелештә эшли.
Авыл халкы чиркәү тиздән төзелеп бетәр, дип ышана, ләкин вәгъдә иткән срокка - Питрауга төгәлләү өчен матди ярдәм кирәк. Авыл халкыннан җыелган 30 мең сум акча гына бу мәсьәләне чишә алмый.

Пелагея МИХАЙЛОВА,
Казан-Албай

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев