Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тема дня

Mатбугат көне белән!

Хөрмәтле укучыларыбыз! Ел әйләнәсендә профессиональ бәйрәмнәрне яктыртып баручы журналистларның да үз көткән көннәре җитте - 19 майда республикада Матбугат көнен билгеләп үтәләр. Быел бу бәйрәм бик катлаулы шартларда - илебездә генә түгел, бөтен дөньяда экстремизм, фашизм кебек афәтләрнең баш калкыткан мәлендә уза. Бөтен дөнья, тын да алмый, журналистлардан яңадан-яңа хәбәрләр,...

Хөрмәтле укучыларыбыз!
Ел әйләнәсендә профессиональ бәйрәмнәрне яктыртып баручы журналистларның да үз көткән көннәре җитте - 19 майда республикада Матбугат көнен билгеләп үтәләр. Быел бу бәйрәм бик катлаулы шартларда - илебездә генә түгел, бөтен дөньяда экстремизм, фашизм кебек афәтләрнең баш калкыткан мәлендә уза. Бөтен дөнья, тын да алмый, журналистлардан яңадан-яңа хәбәрләр, өмет уятучы яңалыклар көтә.
Россиялеләрнең патриотик хисләре уянуда да, халкыбызның Бөек Җиңү көнен яклап берләшүендә дә, журналистларның роле зур. Соңгы вакытта барган болганчык вакыйгаларга карата дөрес фикер тудыру журналистларның гадел, объектив информация бирүеннән, авыр шартларда да, вакыйгалар үзәгендә булып, үз вакытында оператив хәбәр җиткерә алуыннан тора. Профессиябезнең тормыш өчен куркыныч шөгыльләр исәбендә икәнен шушы катлаулы көннәрдә тагын бер кат күрәбез. Хәбәрсез югалган, тоткынлыкка алынган, яраланган коллегаларыбыз турында еш ишетергә туры килә.

Әллә кая еракка китми, үзебезнең керәшен тормышын яктыртып баруда да кыенлыклар тумый түгел. Шушы болгавыр вакытларда бер-беребезнең хәтерен калдырмый, дус, тату яшик, "Туганайлар" безне берләштерсен!
Бәйрәм белән, хөрмәтле коллегаларыбыз, матбугат өлкәсендә хезмәт куйган ветераннарыбыз, махсус хәбәрчеләребез һәм тугры дусларыбыз! Алга таба да бергә булыйк!


Людмила БЕЛОУСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев