Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Үзебезне беләбезме?

'Чачауник' (Часовня) - вакытлы келәүләр уза торган кечкенә генә алтарьсыз чиркәү яисә юл чатларына, чишмә буйларына, изге урыннарга куелган зур кач

1. Василий Михайлович Горохов - педагог. Вятка губернасы, Алабуга өязе Зур Елово авылында туып үскән (1891-1962). Казанның керәшен укытучылар семинариясен һәм Казан университетын тәмамлаган. 1918-1922 елларда Керәшен укытучылар семинариясендә, алга таба педтехникумда директор була. 1930 еллар башыннан Казан педагогия институтында педагогика кафедрасын җитәкли. Татар, керәшеннәрдән беренче фән докторы.

2. Керәшеннәрне өйрәнгән һәм өйрәнүче галимнәр:

Н.Воробьев, Р.Уразманова, Й.Мөхәммәтшин, Ф.Баязитова - этнография.

М.Глухов, Т.Дунаева, Д.Васильев - тарих.

С.Суслова, Р.Мөхәмәдова - милли кием.

Г.Макаров, Н.Альмеева - музыка, җыр.

Язучылар: Дарья Аппакова, Гурий Тавлин, Иван Глухов, Александр Филиппов.

3. Беренче керәшен шагыйре - Яков Емельянов (Җырчы Җәкәү). Шигырьләр җыентыгы 1879 елда 'Дарҗа әби кенәгәсе' исеме белән чыга. Керәшен шагыйрьләренең беренче җыентыгы 1931 елда 'Сборник стихов кряшенских поэтов' дип исемләнеп чыга.

4. Керәшен матбугаты басмалары: Вятка шәһәрендә 'Сугыш хәбәрләре', Уфада 'Дус' (1912), 'Керәшен' (1918), Казанда 'Керәшен газетасы' (1918). Совет власте урнашкач: Алабугада 'Алга барыйык', Минзәләдә 'Хәбәрләр'. Кызылармияче керәшеннәр өчен 1918-1919 елларда 'Кызыл солдат', 'Кызыл әләм', аны Идел буенда булган ачлык вакытында 'Белемнек' журналы алыштыра. 1922 елдан 1930 елга кадәр атналык 'Киңәш' газетасы чыккан. Чаллыда 'Керәшен сүзе' (1993-2001), 'Туганайлар' (2002) газеталары чыга.

5. Керәшен хатын-кызларыннан беренче укытучы - Иванова Федора Ивановна (1848-?) керәшеннәрдән беренче дөньяви белемнәр бирүче укытучы. 1866 елда Казанда Үзәк керәшен укытучылар мәктәбен тәмамлый.

6. Бер төркем керәшен авыллары элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Бакалы һәм Нагайбак волостьларында урнашкан була. Бу тирәдә яшәгән керәшеннәр 1748 елдан казак сословиясенә кертелә һәм алардан махсус казак полклары оештырыла. Нагайбак округында барлыгы 11 авыл булган һәм анда 1359 казак исәпләнгән. Казакларның саны шушы тирәдәге авылларда яшәгән яңа керәшеннәр исәбенә дә арткан. Бу авылларда яшәүчеләрне соңыннан нагайбаклар дип йөртә башлаганнар. Нагайбаклар 1842 елга кадәр Бакалы авылы һәм крепость тирәсендә яшәгән. Әмма 1842 елда Казак контоны бетерелгәч, Бакалы һәм Нагайбак станицаларына караган авыллардан казак гаиләләре Оренбург губернасының Верхне-Уральск өязенә көчләп күчереп утыртылган. Шулай итеп, Ык-Сөн елгалары бассейнындагы нагайбаклар тулысы белән Көньяк Уралга күчерелгән.

Хәзерге вакытта казаклар Чиләбе өлкәсе Нагайбак, Чибәркүл районнарында яшиләр.

7. Керәшен дөньясында эз калдырган Павел Васильевич Щетинкин (1846-1917) - беренче гильдия Казан купецы. Керәшен авылларында чиркәүләр барысы да диярлек аның акчасына төзелгән.

8. Ямаш Игәнәй (Ананий Нестерович Малов) (1938-1997) - керәшен шагыйре, прозаик, публицист, 'Керәшен сүзе' газетасына нигез салучы. 'Аргамак' журналының бүлек мөдире. Сарман районы Ләке авылында туган.

9. Керәшен хатын-кызларыннан чыккан беренче профессиональ җырчы - Раиса Григорьевна Тимофеева. Тукай районы, Борды авылы кызы.

10. 'Халык ансамбле' исемен алган фольклор ансамбльләр: 'Бигәш' (Менделеев районы, Гришкино авылы), 'Кәләем' (Әлмәт районы, Кәләй авылы), 'Карендәшләр' (Чаллы шәһәре), 'Сүрәкә' (Түбән Кама шәһәре), 'Питрау' (Тукай районы, Мәләкәс авылы) 'Илтәнем' (Әлмәт районы, Илтән-Бота авылы).

11. Соңгы елларда керәшенчә чиркәү теленә күчерелгән иман кенәгәләре:

'Молитослов' на кряшенском языке, г.Заинск, 2000 г.

'Изге Евангелие' на кряшенском языке, 1992 г.

'Псалтирь'

'Православие денендәге иманнар княгясе', Казан, 2006 ел.

'Поучения' на кряшенском языке, Казан, 2000 ел.

'Чын ден кенәгәсе', 1995 ел.

'Җаңа законъ', Санкт-Петербург, 2005 ел.

12. 'Чачауник' (Часовня) - вакытлы келәүләр уза торган кечкенә генә алтарьсыз чиркәү яисә юл чатларына, чишмә буйларына, изге урыннарга куелган зур кач. Ул - изге урын. Матур итеп бизәлә, рәшәткә койма белән әйләндереп алына. Авылдан озакка чыгып китүчеләр аның белән саубуллашмыйча, кайтучылар исәнләшмичә калмыйлар. Кешеләрне соңгы юлга озатканда да, соңгы тукталыш, соңгы хушлашу чачауник янында була. Чиркәүсез авылларда чачауник янында келәү итәләр, дөньяга, нәселенә иминлек телиләр.

13. Николай Иванович Ильминский - рус миссионеры, кайбер угро-фин һәм төрки халыкларның грамматикасын төзүгә зур өлеш керткән тел галиме. Гомеренең 35 елын Идел-Кама буйларында яшәгән христиан динендәге халыкларны укытуга, аң-белем бирүгә, агартуга биргән мәгърифәтче. Керәшеннәр өчен, рус хәрефләренә нигезләнеп, 1862 елда беренче алфавитны төзи. Керәшеннәр өчен беренче мәктәпләр дә Ильминский соравы һәм катнашы белән ачыла.

16.05.2011

Кряшены.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев