Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Завод һаман да эшлиме?

Мамадыш районы Дүсмәт авылыннан Николай дәдәй Григорьев үзенең нәсел-нәсәпләрен, тамырларын барлый. Шул уңайдан, кардәшләре - Мамадыш районы Комаровка авылында 30 нчы елларга чаклы яшәгән Флягоновлар турында да материаллар җыя ул. Редакциягә инде шактый вакыт элек "Татарстан яшьләре" газетасында чыккан Рафис Могыйновның "Завод һаман да эшлиме?" дигән язмасын да алып килгән....

Бу гаҗәп хәл турында Чаллыда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Игнатьев сөйләгән иде. Мамадыш районының Комаровка исемле керәшен авылында туып-үскән ул агай инде исән түгел. Ләкин ул сөйләгән гаҗәп хәл кабат искә төште.
20 нче елларда хәзерге Мамадыш районының Комаровка авылында биш бертуган - Федор, Иван, Павел, Петр һәм Михаил Флягоновлар яшәгән. Алар җитен һәм киндер мае сыга торган кечкенә генә завод тотканнар. Әлеге заводның яргычлары ат көче белән хәрәкәткә китерелгән. Чималны да читтән эзләп интекмәгәннәр бертуганнар: җитен белән киндерне җир ки-шәрлекләрендә үзләре чәчеп үстергәннәр. Авылдашларына да, читтән килүчеләргә дә җитен, киндер орлыгыннан май чыгарып биргәннәр. Ничек кенә тырышып эшләмәсеннәр, Флягоновлар баеп китә алмаганнар. Май сатудан кергән акчаның күп кенә өлешен завод тотучы бертуганнар үзләренең берсеннән-берсе ишле гаиләләрен туйдыруга, киендерүгә сарыф иткәннәр. Байтак акчалары завод бинасын ремонтлауга, кирәкле зап-частьлар, атлар алырга китә торган булган.
Шулай тыныч кына тир түгеп яшәгәндә, Флягоновларның барысын да 1931 елда, "кулак" тамгасы тагып, Себергә озатканнар. Авылның югары ягында урнашкан, хуҗасыз калган шәхси предприятие дә акрынлап таркалган һәм 1950 елларда инде аның нигезе дә калмаган.
Авылдашлары тырыш Флягоновларны әле бик озак сагынып, уңай яктан гына искә алганнар. Әмма вакытлар үтү белән, Комаровкада май заводы, аның игелекле хуҗалары турында юньләп белүче калмаган диярлек. Бары авылдагы каравыл өенә кич утырырга җыелучы картлар гына сирәк-мирәк аларны телгә алгалаганнар.
Шулай бервакыт, миңа бу хәлләрне сөйләгән Александр Игнатьевның бабасы Игнатий Лукич, соңарып, ялгызы гына урам буйлап каравыл өеннән үзләренә таба кайтып килә икән. Күп еллар элек Флягоновларның май заводы торган урынга җиткәч, ул, шул якта шыгырдаган тавыш ишетеп, барган җиреннән туктап кала. Төн тынлыгында карт, аермачык итеп, элеккеге май заводы ташының шыгырдап әйләнүен һәм эшче атлар пошкыруын ишетә. Кузгалып китәргә теләсә дә, урыныннан кымшана алмыйча катып кала. Шулай байтак вакыт Игнатий Лукич бушлыктан яңгыраган сәер тавышларны тыңлап торырга мәҗбүр була. Ниһаять, ул үзен чорнаган күренмәс җепләрдән арынып, өенә кайтып китә. Вакытның соң булуына карамастан, озак кына күзләренә йокы керми интегә, һаман да аның колагында атлар пошкырган, завод ташы әйләнгән тавышлар яңгырый.
Икенче көнне ул бу турыда, ипләп ке-нә, күршесе Егорга сөйли. Күршесе бер дә гаҗәпләнми, баксаң, шул ук урында аның да теге тавышларны ишеткәне булган икән.
Шушы сөйләшүдән соң берничә ел үткәч, авылга Игнатий Лукич белән беренче Бөтендөнья сугышында бергә сугышкан яшьлек дусты кунакка килә. Алар канлы елларны, фронтта ятып калган кордашларын искә алып, өстәл артында кара төнгә чаклы утыралар. Йоклар алдыннан һава сулап керергә дип, урамга чыгалар. Өстәл артында башлаган әңгәмәләрен өзәргә теләмичә, иске дуслар акрын гына авыл буйлап атлыйлар. Элекке май заводы урнашкан бушлыкка җиткәч, алар икесе дә берьюлы атлар пошкырган, тегермән та-шы шыгырдаган тавыш-лар ишетәләр...
Бу вакыйгалардан соң инде 70 елдан артык вакыт узып, алар акрынлап онытыла барсалар да, авылның өлкән кешеләре, әлеге могҗизага бөтенләйгә югалырга ирек бирмичә, аны риваять итеп буыннан-буынга сөйләп ки-ләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тарих