Туганайлар

Юкка чыккан авыл - Кибектем

Кибектем"не юкка чыккан авыллар исемлегенә кертмәгәннәр

 

Зәй районында узган гасырның 60 - 90 нчы елларында барлыгы 33 торак пункт юкка чыккан. Әлеге торак пунктлар исемлеген Владимир Малаховның "Очерки истории Заинска" китабыннан карарга һәм аны тагы да дәвам итәргә була. Юкка чыккан авылларның берсе – "Кибектем" исемлеккә кертелмәгән. Ә бит ул авыл булган, анда яшәгәннәр, заманында тормыш кайнаган. Кибектем крестьяннары җир эшкәрткәннәр, иген үстергәннәр, малчылык, умартачылык, көнкүреш әйберләре ясау белән шөгелләнгәннәр. Тик, авылның гына гомере кыска булып, тарихта эз калдырмаган, архив документларына кермәгән. Югары Баграж өлкәннәре җыелышып капка төпләрендә утырганда, Кибектемне еш искә алалар, белгәннәрен сөйлиләр иде. Бердән-бер су чыганагы булган сиртмәле кое, күрәмсең, кечкенә генә авылны туендыра алмаган, шунлыктан "югары багражлылар" аны "кибектем" дип атап йөрткәннәр. Авылның якын тирәсендә инеш юк, булганы да еракта, тау астында ага.

Кибектем 8 хуҗалыктан торган кечкенә авыл. Югары Багражның көньягында, 3-3,5 км читтә, Басар авылы ягына чыга торган киң урман артында урнашкан булган. Кибектемнең күршесе, басу аркылы урнашкан, кечкенә генә рус авылы – Натальевка иде. Натальевка (багражлылар аны Хуҗаш авылы дип атадылар) Югары Мәлем җирлегенә карый иде, 1983 елларда юкка чыкты. Ул юкка чыккан авыллар исемлегендә күренә. Кибектемнең топоним исеме юк, ул Багражның бер өлеше булып саналган һәм Югары Баграж авыл советы карамагына кергән. Аны Выселок дип тә атарга була. Выселок – ул, игенчелек белән шөгелләнгән крестьян хуҗалыкларының үз җирләренә якынырак булырга, авылдан аерылып, күченеп урнашкан һәм игенчелек белән шөгелләнгән урыны. Әлеге атама Татарстанда кулланылмый, Россиянең башка төбәкләрендә хәзер дә кулланыла. Оешкан елы билгесез, нигез салучылары Югары Баграждан аерылып чыккан крестьян хуҗалыклары.

Кибектемдә яшәгән гаиләләр исемлеге:

Емельянов Андрей Емельянович (туган елы 1899), хатыны Евдокия.

Тимофеев (Захаров) Филимон Петрович (туган елы 1901).

Тимофеев Архип Петрович (1904 - 1.06.1943).

Иванов Иван Аркадьевич.

Михайлов Ион Михайлович (туган елы 1906).

Муханов Федот Поликарпович.

Муханов Семён Поликарпович.

Гардеев Пётр.

Барлыгы 8 хуҗалык.

Тимофеев Архип Петрович (1904 - 1.06.1943). Сугышка чаклы Кибектем авылында яшәгән.

Архивта сакланган язмаларга карап, Югары Багражның үсешен күзәтеп, якынча булса да барлыкка килгән елын чамаларга була Кибектемнең.

1716 елны Югары Багражда, ул вакытта Чувай дип аталган, 18 кеше (6 семья) яшәгән. Бу вакытта Чувай үзе дә яңа гына оеша башлаган. Алга таба, 1719 ел исәпкә алуы буенча – 27 ир кеше (хатын-кызлар билгесез), 1748 елны – 54 ир кеше (хатын-кызлар билгесез), 1795 елны – барлыгы 135 кеше, 1811 елны – 107 ир кеше (хатын-кызлар билгесез), 1834 елны авылда 42 хуҗалыкта барлыгы 218 кеше, 1859 елны барлыгы 391 кеше, 1870 елны барлыгы 455 кеше, 1884 елны 95 хуҗалыкта 669 кеше, 1897 елны барлыгы 903 кеше исәпкә алынган. Ә менә 1917 елда, халык санын исәпкә алу буенча, Югары Багражда 188 хуҗалыкта 1225 кеше яшәгән. Авылда иң күп халык яшәгән чор шушы елга туры килә. Авыл тирәли барлыгы 1404 дисәтинә (1 дисәтинә = 1,09 гек) чәчүлек җирләре була. 37 хуҗалыкның (яңа семья корып, төп йорттан аерылып чыкканнарның) чәчүлек җирләре булмый. Әлеге семьяларга чәчүлек җирләре бүлеп бирү өчен яңа җирләр үзләштерергә кирәк була. Югары Баграж тирәли җирләр үзләштереп бетерелгәнлектән, читтә, урманның аргы ягындагы буш яткан, җирлекләр бүлеп бирелә башлый. Әлеге чәчүлек җирләре авылдан ерак булганга, үз җирләренә якынырак булу өчен, крестьян хуҗалыклары авылдан аерылып чыгып, Кибектемгә нигез сала. Хәзер инде төгәл генә әйтеп булмый, кайсы хуҗалык иң беренче барып урнашканын. Кибектемгә нигез салынган 1917 - 1926 еллар булырга кирәк. 1917 елдан 1926 еллар арасында Югары Багражда халык кимүгә юл алган. 1926 нчы елны халык санын исәпкә алу буенча 1098 кеше теркәлгән һәм 30 лап крестьян хуҗалыгы яңа җирләр үзләштерергә чыгып китеп, Кече Баграж (Никкүчтем) авылына нигез сала. Никкүчтемдә 32 йорт санала, клублары, башлангыч мәктәпләре була, колхозлашу чорында үз күмәк хуҗалыкларын төзиләр.

Югары Баграж. Авылның югары очы. Кибектемгә алып баручы бердән- бер сакланып калган басу юлы. Кибектем шушы урман артында урнашкан булган.

1925 нче елга караган, Югары Багражда яшәүчеләр исемлегендә Емельянов А.Е. ның

"Ләке очы" ("Мөлек башы" хәзер юк инде) урамында яшәгәне күренә. Шул ук исемлектә Иванов ИА ның "Имәнле" урамында яшәгәне, Тимофеев (Захаров)ФП ның "Кәҗә башы" урамында яшәгәне күренә. Күрәмсең, әлеге хуҗалыклар 1926 елда гына Кибектемгә барып урнашканнар. 1926 елны авылдан чыгып китүчеләр исемлегендә алар да бар.

Кечкенә генә, 8 хуҗалыктан торган Кибектем авылы үз тормышы белән яшәгән, иген иккәннәр, мал тотканнар, умартачылык, көнкүреш җиһазлары ясау белән шөгелләнгәннәр. Бәйрәмнәрдә, Югары Багражда калган туганнары белән кунакка йөрешкәннәр, аралашканнар. Тормыш барган, тормыш гөрләгән Кибектемдә.

1929 елны колхозлашу чоры башлана. Иң беренче колхозга кемнәрнең аты юк, чәчүлек җирләре булмаган хуҗалыклар керә. 1932 елны Югары Багражда колхоз төзелү тәмамлана һәм аңа "Ленин юлы" исеме бирелә. Кибектем хуҗалыкларының да чәчүлек җирләре, атлары, сбруйлары белән колхозга алына, авыл читендә атлар дворы төзелеп, шунда ябыла. Көн яртысына хәтле атларның бер төркемен, көннең икенче яртысында икенче төркемен җир эшләрендә эшләтәләр.

Кибектемгә туры юл. Хәзер авылы да, юлы да юк инде

Авылыбызның өлкәне Захаров Валентин Якимович (84 яшь) искә алуыннан: "Сугыш алды еллары булгандыр, сабый чак иде, бабай мине ат арбасына утыртып Кибектемгә алып барды, атлар карарга. Хәтеремдә калганнарның берсе, биек сиртмәле кое. Кое янында зур гына урын атлар йөрергә киртә белән бүлеп алынган, ат караучы йорты һәм атлар абзары бар иде. Бераз читтәрәк Кибектем өйләре тора иде".

1941 нче елны башланган сугыш Кибектемнең тормышына нокта куя. Ир-егетләр сугышка алына, алар белән бергә колхозның иң яхшы атлары да фронтка җибәрелә. Атлар дворы бетерелә, Кибектемнең үзенә дә бетәргә санаулы еллар гына кала. Хуҗалыклар акрын гына күченә башлый. Муханов Федот Поликарпович сәләмәтлеге аркасында бронь белән сугышка алынмый. 1944 елны семьясын алып Казахстан якларына шахтага эшкә китеп бара. Шул китүдән кире әйләнеп кайтмый. 1944 елны Кибектемнең бетүе дип санарга була да инде.

Кибектемнән сугышта катнашучылар Югары Баграж исемлегенә кертелгәннәр.

1 - Емельянов Андрей Емельянович 1899 нчы елны туган. Сугышта үлә.

2 - Тимофеев Архип Петрович 1904 елны туган. 33 нче инженер бригадасында сапер була. Мәскәү өлкәсенең Можайск районында Ламки авылы янын миналардан чистартканда 1943 елның 1 нче июнендә мина шартлаудан үлә. Шул ук районда Семеновка авылында күмәк кабергә җирләнә.

3 - Михайлов Ион Михайлович 1906 елда туган. Сугышта үлә.

4 - Тимофеев Филимон Петрович 1901 елны туган. Сугышта үлә.

5 - Иванов Иван Аркадьевич сугышта үлә.

(Әлеге исемлекне тулыландыра аласыз).

Югары Баграж. Төнге урам.

Авыл өлкәне Захарова Рая һәм Гончарова Евдокия искә алуыннан: "Сугыш башланган еллар булгандыр, урман хуҗалыгына караган кордонга (3нче база) Украина якларыннан эвакуация белән бер ир килә. Кордонда яши, урман хуҗалыгында эшли. Сугыш тәмамланып бераз еллар узгач, аны туган ягыннан туганнары эзләп килә. Ул вакытта инде ул үлгән була. Каберен Кибектем зиратыннан табалар, шунда күмелгән була".

Кибектем зиратында 1990 елларда да 14 ләп сакланып калган кабер хачлары бар иде дип Югарыбагражлылар искә алалар иде. Бүген инде, анда кайчандыр авыл булганын, тормыш гөрләгәнен берни дә хәтерләтми. Авыл урыны басуга әйләндерелгән, шаулап игеннәр үсә. Кеше тавышлары да ишетелми, бары тик тынлыкны бозып кошлар сайраганын гына ишетергә була. Авылны туендырып торган, бердән-бер су чыганагы булган, сиртмәле кое да юк инде.

Язма авыл өлкәннәре искә алуы буенча әзерләнде. Белгәннәрегезне өсти аласыз.

Михаил Тукранов, авторның фотолары

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: