Туганайлар

Әйт, Кырбаш, яшең күпме?

Әгәр интернет киңлекләрендә эзләнсәң, сайтларда, ачык метрика китапларында районыбызның күпчелек авыллары тарихы турында кыскача мәгълүмат табарга була. Аларда торак пунктларда XVI-XVIII йөзләрдә ничә ир-ат яшәгәнлеге, шөгыле һәм башкалар турында күпмедер белешмә бирелә. Кызганычка каршы, керәшеннәр гомер иткән Кырбаш авылы турында гына мәгълүмат табуы кыен булып чыкты

Кайчан барлыкка килгән, табигатьнең матур урынына кемнәр нигез салган, ни өчен халкы христиан динен тота – болар билгеле түгел. Шушы кызыксыну безне Кырбашка алып килде. Клуб мөдире Надежда Черненко белән авылның иң өлкән кешесе Нина Константинова яшәгән йортка юл тоттык. Узган ел 95 яшен тутырса да, зиһенле, хәтере яхшы әле аның. Колагының ишетеп бетермәве генә сөйләшергә комачаулый. Туган авылы тарихыннан аңа шунысы мәгълүм: бу яклардан моннан 280 ел элек башланган чукындыру дулкыны үтмәгән. Кырбашка аңарчы ук христиан динендәге кешеләр күчеп утырган булырга тиеш.

“Авылны Яңгасала пүчинкәсе дип тә йөрткәннәр. Бу урында тоташ урман булган. Күченүчеләр агачларны кисеп йорт салганнар, бакча ясаганнар. Менә шулай яшәп киткәннәр. Безнең әтиләрне, авыл халкын, малларын тартып алып, 1923 елда колхозга керткәннәр. Халык күмәкләштерүгә каршы булган”,– дип сөйләде Нина Кирилловна.

Казан ханлыгы вакытында нигез салынган Яңгасала авылы Арча районына керә. 1550-1560 елларда аның халкы православ диненә күчерелә. Нина әбинең улы Анатолий әйтүенчә, Кырбашка Яңгасала авылында яшәүчеләр күченгән булырга тиеш. Бу гөманлау ни дәрәҗәдә дөрестер – әйтүе кыен. Үткәннәрдән бу хакта кайтаваз юк. Гомумән, Кырбаш – авыллар тарихын өйрәнүчеләрне кызыксындырырга тиешле торак пункт.

Нина Кирилловнаны тыңлауны дәвам итсәк, ул беренче сыйныфны Мичәнбаш мәктәбендә тәмамлаган.

“Безне Мулләхмәт абый, Зәйтүнә апа укытты. Кырбашта мәктәп юк иде. Роман Филиппов, Трофимов абыйлар балаларга өйләрендә сабак бирде. Бишенче сыйныфка укырга Шәмәрдәнгә мендем. Бу инде сугыш вакыты. Әни авырткач, укуны ташладым да, эшли башладым. Мөндешкә 7 ай вагон төяргә йөрдек. Айга бер тапкыр “сухой паек” бирәләр иде. Аякта – тишек чабата, мичкә ягарга чанага ботак төяп кайттык. Авылда ферма бар иде, анда сарыклар, сыерлар тоттылар. Сергей Еремиев, Павел Кондратьев колхоз рәисе иде”, – дип хәтерен яңарта Нина әби.

Алтмышынчы елларда фермага ут бирүче электр станциясе яна. Малларны Мичәнбашка күчерәләр. Халык керосин лампасына кала. Авылдагы бердәнбер эш урыны да бетә. Нина Константинова 1946 елда сугыш ветераны Семен Прокопьевичка кияүгә чыга, 8 бала үстерәләр. Хәзерге фронтовикның тол хатыны буларак хөкүмәт салган йортта яши.

“Район газетасы ярдәм итте. Әнинең уңайлыклары булмаган өйдә яшәвен әйтеп, 2011 елда редакциягә хат язган идем. Шуннан соң комиссия килеп, аның яшәү шартларын карады, мәсьәлә уңай хәл ителде”,– ди улы. Нина әби әле дә күзлексез “Саба таңнары”н, дини китаплар укый. “Гел хәрәкәттә әле ул. Аш-су остасы, бәлешләргә кадәр пешерә”,– дип өсти Надежда Михайловна.

 

Картада да булмаган

Кырбашның тагын бер өлкән кешесе Анна Петрова хәзер Шә­мәрдәндәге кызында яши. Аларда райондагы бердәнбер керәшен авылының 1990 елларга кадәр хәтта бер картада да билгеләнмәгәнен ишеттек. Ягъни авыл бар, ә рәсми кәгазьдә юк. Анна Павловнаның кызы Зоя Ивановнаның әйтүенә караганда, хакимият башлыгы булып эшли башлагач, Рәис Миңнеханов Кырбашның картага кертелүенә ирешә.

“Мин тагын нәрсә хәтерлим соң?– дип сөйләп китте Аннан Петрова.– 1933 елда Кырбаш яна, 60лап йортның өчесе генә уттан кала. Шуннан соң халык “Якты юл” планына күчкән. Бабайларның шунда – Кырбаштан ерак түгел басуда 10 хуҗалыклы пүчинкәдә яшәгәнен ишетеп беләм. Анда берничә ел торганнан соң (чәчүлек җирләр булмый), кабат Кырбашка, дөресрәге, елганың теге ягында Мичәнбаш җиренә кайтып урнашалар. Әнием Донна Андрееваның андагы өе әле күптән түгел генә сүтелде. Әти сугыштан кайтмады. Үгез җигеп, Шәмәрдәндәге заготзернога ашлык менгерергә чыгып киткән әнине 1942 елгы энем һәм сеңлем белән тәрәзәдән карап көткәнне хәтерлим. Үзем 36 ел тимер юлда эшләдем. Кырбаш янында 6 хуҗалык яшәгән казарма һәм переезд да бар иде. Андагы будканы без салдык. Аннары тимер юлны аркылы чыгу урынын яптылар”,– дип сөйләде Анна Павловна.

 

Бүгенгесе

Хәзерге вакытта Кырбашта 57 хуҗалыкта 73 кеше яши. 2008 елда авылга керү юлы асфальтлангач, Шәмәрдәнгә йөреп эшләүчеләргә зур уңайлык туды. Халык үзара салым түләп тә, уртак тормыш-көнкүреш кайгырта. 2016-2017 елларда акча зиратны төзекләндерүгә тотылган. 2018 елда урам-юл челтәре норматив хәлгә китерелгән. 2019 елда балалар мәйданчыгы төзелеп җиһазланган. Былтыр 283,5 мең сумга мәйданчык яктыртылган. Кызганыч, авылда балалар гына калмаган.

Бу урында мәктәп булган, ди Надежда Черненко

2020 елдагы гражданнар җыенында кырбашлылар авылга автобус маршруты ачуны сораганнар иде. Йөрүче булмагач, рейс ябылган. Кайчандыр сәүдә хезмәте күрсәткән кибет тә юк. Әйбер алучы булмагач, автолавка да йөрүдән туктаган. Хәзер авылда бердәнбер социаль учреждение – мәдәният хезмәте күрсәтүче клуб. Керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен саклаган, традицияләрен ихтирам иткән халык белән чаралар үткәрүе җиңелрәк бирелә. Бәйрәмнәр вакытында авылга яшьләр дә кайта.

“Раштуа колядкалары, сочельник, “Масленица”, Пасха, “Троица” бәйрәмнәре, авыл яшьләренең күңеленә хуш килгән Иван-Купала, Питрау көне, “Алмалы Спас” чаралары бик кү­ңелле уза. Татар халкының милли йолаларын да онытмыйбыз”,–ди Надежда Черненко.

Клуб мөдирен мәдәният бүлеге “Иң үзенчәлекле чара үткәрүче” номинациясендә сертификат белән дә бүләкләгән. Районыбызның керәшеннәр гомер иткән авылы әнә шулай яши, киләчәккә юл сала.

Кырбаштан 31 кеше яу кырында ятып калган яки хәбәрсез югалган.

Фәнил Мәүлетов, "Саба таңнары"

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: