Җәйләү кордоны тарихыннан
Җәйләү янында 1860 елдан кордон урнашкан була. Аңа нигез салынуга быел 159 ел тулыр иде
Беренче Җәйләү кордоны 1860 елда “Җиле коесы” хәзерге “Балык буасы” койрыгында урнашкан иде. Анда лесник булып Кадер авыл кешесе Кундый булган.
1880 елда кордонны “Салкын чишмә” яки “Изге чишмә” турындагы тау башына салганнар. 1900 елда лесник булып Мәләкәс авылы кешесе Василий тора. Ул Җәйләү авылы кешесен Антонны бер чыбыркы сабы кисеп алган өчен атып үтергән. Шуннан соң аны эшеннән чыгарганнар. Аның урынына Җәйләү авылы кешесе Платон Андреевич Горбатов килгән.
Аннан соң кыр ягыннан килгән Сәхби исемле кеше лесник булып эшли. Шулай итеп еллар үтә, күп лесниклар алмаша.
Назар Денисович кайтып Биклән лесхозында директор булып эшли. 1927-1928 елларда Мәләкәс лесничествосын Җәйләү җире булган төбәккә күчертә. Анда зур-зур ике йорт салалар.
1957 елда Кольцов дигән лесник лесничествоны Татарстан совхозы янына күчертә. Кордонда лесник булып Илья Антипов эшләгән иде.
Моннан берничә еллар элек Поповлар гаиләсе яшәгән иде. Соңыннан алар да әтиләре нигезенә – Җәйләү авылының Югары оч урамына күчеп кайттылар. Хәзерге вакытта Җәйләү кордонында урнашкан йортларда беркем дә яшәми.
Сугыш ветераны, күп еллар Җәйләү авылында укытучы һәм мәктәп директоры булып эшләгән Андрей Петрович Ушаков язмасыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев