Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Җәйләү авылы тарихыннан

Бүгенге көндә Җәйләү авылы Борды авыл җирлегенә карый

Тукай районының Җәйләү авылы Яр Чаллы шәһәреннән егерме ике чакрым ераклыкта урнашкан. Авыл халкының күпчелеге-керәшеннәр. Революциягә кадәрге чыганакларда әлеге авыл Яйлева,Явли, Ейлева исеме астында очрый. Авыл исеме, мөгаен, гомумтөрки – йайлау - җәйге яшәү урыны сүзенә барып тоташадыр.

Авыл турында 1678 елдан билгеле. 18 гасыр башында башкортлар баскыны вакытында яндырыла. 1860 нчы елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары категориясенә керә. Игенчелек, терлек үрчетү, умартачылык, йон тетү, урман кисү, тегүчелек, тимерчелек белән шөгыльләнәләр. 20 гасыр башында Җәйләүдә чачауник, су тегермәне, халык мәгарифе министрлыгы мәктәбе эшләп килгән. Җәйләү янында 1860 елларда кордон урнашканныгы билгеле.

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязе Әхмәт волостена кергән. 1920 елдан Минзәлә районы, 1930 елдан Чаллы,1976 елдан Тукай районы составында.

Бүгенге көндә Җәйләү авылы Борды авыл җирлегенә карый. Җәйләү авылында 5 урам бар: Түбән оч (улица Речная), Борды очы (улица Полевая), Казаклар очы (улица Лесная), Югары оч (улица Центральная), Ар як (улица Нагорная). Ни кызганыч, бүгенге көндә авыл халкына фельдшер-акушерлык пункты гына хезмәт күрсәтә.

Авыл территориясендә В.Касакинның крестьян-фермер хуҗалыгы урнашкан. Биредә авыл халкы һәм күрше авыллардан килеп эшлиләр.

2015 елда Җәйләү авылында яңа часовня төзелә. Аны Анатолий Касакин һәм аның бертуганнары Виталий һәм Валерьян акчасына төзиләр. Часовня төзелешендә авыл халкының да күрсәтән ярдәме зурдан: алар территорияне койма белән әйләндерәләр, капкалар куялар. Хәзер ел саен дини бәйрәмнәргә Җәйләү халкы бу бинада җыела.

Җәйләү авылында үзешчән-рәссам Александр Якушев була, җирле халык аны Галтай Санькасы дип белгән. Кызганычка каршы,бүгенге көндә ул безнең арада юк инде, әмма аның картиналары, искиткеч эскизлары авыл халкын сөндереп тора.

nailtimler.com сайтыннан һәм Марина Скворцова язмасыннан тәрҗемә ителгән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев