Туганайлар

Әй, тау ягы, тау ягы...

Тау ягы керәшеннәре кайдан килеп чыккан турында төрле фикерләр бар. Кайберәүләр аларны чуашлардан татарлашкан керәшеннәр, икенчеләр бу якның керәшеннәрен мишәр-татарлар дип карыйлар. Шулай да тау ягы яки мәлки керәшеннәре кайдан килеп чыккан?

...Тау ягы (подберезье) керәшеннәре. Бу төркемгә сигез авыл керә: Мәлки (Молькеево), Иске Кырбаш (Ст. Курбаш), Куясан (Хозесаново), Ырым Тәрбит (Старое Тябердино), Зур Тәрбит (Бол. Тябердино), Баймырза (Баймурзино), Иске Буа (Ст. Бува), Сыр авылы (Янсурино). Әлеге авыллар Татарстанның Апас (элекке Подберезье) районына керәләр.

Зур булмаган бер төркем булып формалашкан тау ягы керәшеннәре турында фәндә төрле фикерләр әйтелгән. Кайберләр аларны чуашлардан татарлашкан керәшеннәр дип карыйлар (Золотницкий, 1870, 224-225; Коблов, 1910, 23; Воробьев, 1928, 103; Комиссаров, 1912, 7), икенчеләре бу якның керәшеннәрен мишәр-татарлар дип карыйлар (Риттих, 1870, 40); Магницкий, 1896; Филиппов, 1915). Бу төбәкнең сөйләшен дә күп галимнәр өйрәнгәннәр: Җ. Вәлиди (1927), Л. Җәләй (1947), Н. Борһанова (МД, 1956, 28-66), Л. Арсланов (ТТӘ, 1965, 5-26). 1979, 1990 елларда оештырылган экспедиция вакытларында безнең тарафтан да тел һәм этнография материаллары магнитофон тасмасына яздырып өйрәнелде.

Биредәге керәшен авыллары Татарстан белән Чуашстан чигендә урнашканнар. Күрше булып торган татар һәм чуаш авыллары элек-электән бер-берсе белән нык аралашып, үзара йөрешеп яшиләр, бәйрәмнәр һәм кичке түгәрәк уеннарда чуашлар да, керәшеннәр дә бергәләп уйныйлар, уртак җырлар җырлыйлар. Бу төбәктәге татарлар һәм чуашлар арасында гаилә бәйләнешләре дә көчле булган, киленнәрне чуашлардан алу гадәти күренеш булып саналган. Әмма чуаштан килгән киленнәр керәшен гаиләсендә бик тиз генә татарча сөйләшүгә күчеп киткәннәр. Биредәге авылларда яшәүче керәшеннәрнең күпчелеге ике телдә: чуашча да, татарча да яхшы сөйләшәләр.

Халык телендә сакланган истәлекләргә караганда, хәзерге керәшеннәр христиан динен 16 йөздә кабул иткәннәр. Авыл исемнәре, зиратлардагы кабер ташлары бу авылларга нигез салучыларның исемнәре белән бәйле булса кирәк. Мәсәлән, Куясан авылы - Хуҗа Хәсән, Мәлки - Мәүликәй, Кырбаш - Корбангали, Тәрбит - Тәңребирде һ. б. Ырым Тәрбит авылы янындагы зиратта (бу авыл кешеләре аны мазар, мазарлык дип әйтәләр) кабер ташлары сакланган, шуларның берсендә Тугаш улы Тәңребирде исеме һәм ташның 1550 елда язылган булуы турында мәгълүматлар бар (Филиппов, 1914, 462-464).

Тел үзенчәлекләре һәм материаль культурада чуашлар белән уртаклыклар булса да, бу төркем керәшеннәрне борынгы татарлар дип карарга нигез бар. Күрше чуаш халкы белән тыгыз мөнәсәбәтләр урнашу христиан динен кабул иткәч тагын да ныграк көчәеп киткән булырга тиеш...

Ф.С.Баязитова, 'Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты', Казан, 1997 - 20-21 б.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: