Урманчы авылы тарихы
Авылның чиркәү тарихы, совет чорындагы еллар турында
Казан губернасы, Мамадыш өязендәге Урманчы авылына кагылышлы беренче документлар 1824 елга туры килә. Татарстан республикасының милли архивында сакланган документлардан күренгәнчә, бу вакытта әлеге авылда Ивановлар, Борисовлар, Степановлар, Ермолаевлар, Ефимовлар фамилияләрен йөрткән керәшеннәр, ясаклы крестьяннар яшәгән. Инде 1834 елгы документларда Урманчы Троицкое авылы дип күрсәтелә һәм 118 ир-ат, 133 хатын-кыз яшәве әйтелә. 1867 елга Урманчы халкы шактый арта, язмалардан бу чорда 297 ир-атның исәпкә алынуын белергә мөмкин. Авылның 1164 дисәтинә файдалану җире, 1003 дисәтинә урманы була ( 1 дисәтенә – 1,1 га), 127 йорт хуҗалыгы санала.
Чиркәү тарихы
1820 елда Мамадыш купецы Алексей Иванович Сухопаров акчасына чиркәү салдырыла һәм аның чаң кагу урыны шактый үзенчәлекле итеп ясала. Тора-бара библиотека булдырыла һәм анда “Православный собеседник”, “Христианские чтения”, “Известия по Казанской Епархии” кебек дини журналлар белән танышырга мөмкин була. Службалар чиркәүдә кулланыла торган славян телендә һәм керәшен телендә үткәрелгән. 1868 елда Троицк чиркәве каршында земское училище ачыла. 1870 елда монда 28 малай укыса, 1909 елда 53 малай һәм 27 кыз укуы хакында мәгълүматлар бар.
Совет чоры
ТАССРның Мамадыш канторындагы мәктәпләр хакындагы белешмәләр буенча, 1921 елда элекке училищеның совет хезмәт мәктәбенә әйләндерелүен күрәбез. Мәктәп библиотекасында 745 китап булган, укучылар саны – 145. Бу елларда мәктәптә керәшен хатын-кызлары Мария Матвеевна Голубкова, Мария Макаровна Розовалар белем биргәннәр. 1931 елның 13 февралендә Урманчы авылында “Заря” колхозы төзелә. Үзләренең тегермәннәре, тимерчелекләре була. Хуҗалыкның беренче председателе итеп Ефимов (исме-отчествосы күрсәтелмәгән) сайлана. Башка бик күп җирләрдәге кебек, Урманчыда да халыкны социаль яктан сыйныфларга бүлү булган һәм кайберәүләрне сайлау хокукыннан мәхрүм иткәннәр. 1930 елга караган архив документларында түбәндәге кешеләрнең сайлау хокукыннан мәхрүм ителүләре әйтелә:
П.Е. Ребрихин, 55 яшь, А.П. Ребрихин, 33 яшь, А. Карпов – элекке сәүдәгәрләр.
А.И. Тюменский, 41 яшь – эксплуататор (документта социаль хәле шулай күрсәтелә).
И.Карпов, 65 яшь – элекке урядник.
Н.Александров, 39 яшь – элекке священник.
И. Филиппов, 32 яшь – рухани.
Әлеге ир-атлар белән бергә, аларның хатыннарын да, иждивенецлар дигән ярлык тагып, сайлау хокукыннан мәхрүм итәләр.
1957 елда “Заря” колхозы күршедәге “Берсут” җәнлек совхозы белән кушыла һәм Урманчы кешеләренең күпчелеге бүгенге көндә шушы совхозда, Кама урман хуҗалыгында эшлиләр.
Урманчы авылы кешеләре тырышлар. Үз хуҗалыкларында да бер-берсенәярдәм итешеп, авыр эшләрне җиңеләйтеп яшиләр. Һәртөрле бәйрәмнәрдән тәм, ямь табып, зурлап күңел ачалар.
Фотода: сулдан уңга З.Н. Альманова, Н.Н.Питкова, В.А. Матвеева-Шәйдуллина, Е.С.Ефремова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев