Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Туй җырулары онытыла

Узган гасыр азагында Түбән Кама ягындагы Келәтле, Балчыклы, Җирекле авылларындагы өлкәннәрдән укытучы Анна Бутяева (инде исән түгел) язып алган җырулар

“Җырулар – күңеллегә юаныч, күңелсезгә куаныч”, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Керәшеннәрнең көй әйтмеше, җыруларның билгеле бер кешегә аталуы тыңлаучыны үзенә тартып тора. Керәшен җырулары көй ягыннан борынгыга барып тоташа. Аның бай яңгырашы ике-өч көнгә сузылган туйларда ачык күренә. Чөнки анда, башлыча, җыр телендә сөйләшенә. Ул җыруларда керәшеннәрнең яшәү рәвеше – туганлык җылысы, кыз баланың бер гаиләдән икенчесенә күчеп яшәү формасы, нәсел горурлыгы һәм башкалар җырга бер калып итеп салынган. Һәр авылның үз җыруы, үз көе, үз тел үзенчәлеге бар.

Элек керәшен туйларына өч-дүрт пар кунак булып барган. “Туйга барсаң туеп бар, куеныңа ипи куеп бар” дигән әйтем телгә кереп китсә дә, туй иң олы бәйрәм булып санала. Бер як та йөзгә кызыллык китерергә теләми. Туй, үзенчә, бик зур сынау да булган. Ата-ана балаларын яхшы нәсел белән аралаштырырга омтылган. Шуңа күрә җыр белән:

Үзебез дә асыл нәсел идек,

Тагы да асылларга катнаштык, – дип, сөенеп нәтиҗә ясаганнар.

 

Дәрәҗәле кода туйны ачып җибәргәндә:

Атларыңны җигеп чыгып китсәң,

Арбасында аның булыр кормасы.

Әйдәгез, туганнар, җырлашыйк,

Шушы булыр туйның формасы, – дип җырлаган.

 

Кыз үстергән ананы олылап, түбәндәге җыруны әйткәннәр:

Әй, әнекәем, аллар сиңа,

Бадьяннар белән бал сиңа.

Күкрәк сөтләреңне имезеп үстергәнсең,

Өстәл башларында урын бар сиңа.

 

Егет анасына да җыруның асылын багышларга дип, туйга килгәндә үк киңәшләшеп килгәннәр:

Челтерләр дә челтер без барабыз,

Челтәрледер безнең чанабыз.

Барыгызны тигез күрсә,

Әүлияләр булыр анагыз.

 

Ә кияү кешегә исә җыруны сайлап кына, чамалап кына, салмак  кына җырлаганнар:

Суның буйларында, әй, багана,

Ташу килсә, дулкын кага ла.

Карагызчы безнең кияүгә,

Ат бәйләргә алтын багана.

 

Егетнең тыйнаклыгын, булганлыгын егет ягы җыру белән уйдырып салган:

Әкренләр атламас, нык тимәс,

Аткан укларын югалтмас.

Безнең егеткәйнең күңеле

Кеше җан гынаен авырайтмас.

 

Тормыш тоткасы булган ата кешеләргә аеруча ихтирам белән җыру әйткәннәр:

Иртә торып самовар куйдым,

Кайнатырлар микән күмерем?

Балаларың белән тату яшәргә,

Кода (исеме әйтелә), озын булсын гомерең.

 

Туйда, шулай ук, башка кодаларны да онытмаганнар, аларның да күңелләрен җыру белән үсендергәннәр:

Тәрәзә төпләрендә гөл генә,

Аның чәчәкләре ал гына.

Безнең кодаларны сорасагыз,

Кайсы – шикәр, кайсы бал гына.

 

Бу җыруларны өстәл башында утыручы кодалар баскан килеш тыңлаганнар, рәхмәтләрен белдереп, әкрен генә баш игәннәр. Туй табынындагылар шушы җыру аша бер-берсенә әйтелгән хөрмәтне гомер буе сакларга дип, йөрәкләренә салып куйганнар.

Туганнарны мактау, аларны олылау бигрәк тә аерылып торган:

Иртә торып тышка чыксам,

Чаң авазы килә һавадан.

Синнәр тумагансың, әй, анадан,

Иисус төшергәндер сине һавадан.

 

Өйләнгәндә, кияүгә чыкканда туганнар арасында киңәшләшү, ярдәмләшү дә булган. Ата-ана нәселен бер дә белмәгән кешегә кызын бирмәгән, улын өйләндермәгән.  Шуңа да элек килен-кияүнең тормыш юлын күзәтеп баручы җиңгиләр булган:

Базарларга барсаң, миңа да эндәш,

Мин дә җибәрермен җиләнгә.

Яратып бер җырулар җырлыйм әле

Җан гынаем сөйгән җиңгәмә.

 

Ирләре яки хатынары бертуган кешеләргә җырланган җырулар туганлык хисләрен саклауда зур әһәмияткә ия булган:

Урамнарга килгән сатучы,

Ал тасмадыр аның сатуы.

Бу да дөньяларда шунысы кыйбат –

Туганнарың белән татуы.

 

Ике як та бер-берсеннән канәгать булып, туйдан татулык белән таралышканнар:

Ак та каеннарның бөресен,

Чыпчык чүпли, диләр, күбесен.

Калдырмыйк без хәтерләрне,

Без гомергә бергә йөрисе.

 

Туйларның  матурлыгы, хәтта, юлда кайтканда да җыр телендә сөйләнгән. Туйчыларны көтеп йоклар-йокламый яткан өй саклаучыларга да җыру аша тавыш биргәннәр:

Ай-һайлар да дигән тавышка,

Елан кача диләр камышка.

Йокыларда булса, уяу торсын,

Без җырлашып кайткан тавышка.

 

Өйгә  кайтып җитәрәк, борынгыдан килгән йола буенча, өй иясенә эндәшеп:

Биеккәй  тауның башларында

Оча микән безнең кортыбыз?

Үзебез ашап-эчеп, әй, йөрибез,

Исән микән безнең йортыбыз? – дип сораганнар.

 

Туйдан соң гаилә башы: “Малаем да шәп, киленннең дә әйбәте туры килде”, – дип горурланып сөйләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев