Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

«Туганайлар» газетасы өчен җирлек «Керәшен сүзе» нигезендә әзерләнде

Түбән Кама шәһәре «Шинник» спорт комплексының матбугат хезмәте җитәкчесе, Татарстанның атказанган культура хезмәткәре Виктор Шадринның керәшен матбугаты үсешенә багышланган конференциядә ясаган чыгышы.

Иң элек, бүгенге конференция тарихи әһәмияткә ия вакыйга, дип әйтер идем. Беренчедән, «Керәшен сүзе» газетасын чыгаруда катнашучылар, аның беренче редакторы Ананий Маловны якыннан белүчеләр, бик аздыр. Бу залда утыручыларны күздә тотуым түгел, гомумән алганда, дип әйтәм.

Икенчедән, «Керәшен сүзе» газетасы буш урында барлыкка килмәде, аны чыгару өчен җәмгыятьтә тиешле алшартлар бар иде. Ил системасы тамырдан үзгәреш кичергән тетрәнүләр чорының халык хуҗалыгына ясаган йогынтысын исәпкә алмасак, аның бер файдалы ягы булды – вак халыклар исәбендә йөргән милләтләргә үз культураларын үстерү өчен зур мөмкинлекләр ачылды. Культура дигәндә, теге яки бу халыкның гасырларны эченә алган үз тарихын, туган телен, мәдәниятен, вакытлы һәм басма әдәбиятын күз уңында тотуым. Милли күтәрелеш елларында халыкны үзенә тартып торган, берләштергән көчнең ул чагында халык тормышында иң зур роль уйнаган газета булырга тиешлеге бәхәссез иде. Бу уңайдан, безнең керәшен активистлары, революциягә кадәр һәм аннан соң да ничәдер еллар керәшен вакытлы матбугаты чыгып килгәнен, керәшен театры, керәшен мәктәпләре булганыннан хәбәрдар иделәр. Менә шуңа күрә дә «Керәшен сүзе»нең мәйданга килүе гаҗәп булмады. Ә аның өчен җирлек алдан ук әзерләнелде. Гадәттә, тарихны халык яза диләр, әмма тарихны шәхесләр ясый, дигән сүз дөресрәк булыр.

«Керәшен сүзе» газетасының беренче редакторы Ананий Нестерович Малов – шундый шәхесләрнең берсе. Аның белән безнең танышлык, шактый алдан, 1986 елның 5 апрелендә булды. Безнең Түбән Камадагы танылган «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе сәхнәсендә керәшен халык иҗатына багышланган кичә үткәрелде. Ул чагында әле милли мәсьәләләр, бигрәк тә керәшеннәр турында сөйләү дә тыелган тема иде. Шунлыктан, ул кичәне уздыру да, бәлки, үзенә күрә, зур батырлык булгандыр. Кичә үзе дә очраклы рәвештә генә уздырылмады. Сценарий авторы,  язучы Рахмай ага Хисмәтуллинны да, һәм ул вакыттагы «Ленин нурлары» газетасының редакторы  буларак, мине дә КПСС шәһәр комитетына да, КГБга да чакырып йөрделәр. «Монда национализмом попахивает, как бы чего не вышло» дигән сүзләр дә булды. Ә керәшен халкы иҗатына багышланган кичә уздыру идеясен Рахмай абыйга шагыйрь Никифор Тукмачев белән икебез биргән идек. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә сүз чыгып, «Җидегән чишмә» кичәләрен төп оештыручылардан булган Рахмай абый керәшенгә кагылышлы тема белән кызыксынып киткән иде. Бу кичә зур уңыш белән узды. Анда Ананий Малов та чыгыш ясады. Ул вакытта Ананий Нестерович Чаллыдагы язучылар оешмасының җаваплы секретаре иде.

Шул дулкында, тиздән үзебезнең Түбән Камадагы «Туган як» дигән район газетасында, республика вакытлы матбугатында беренчеләрдән булып, керәшеннәр өчен айга бер мәртәбә махсус «Карендәш» сәхифәсе чыгара башладык. Ул вакытта әле башка бер генә газетада да мондый нәрсә юк иде. Без беренчеләр булдык дип беләм. Башта ничәдер санын, газета редакторы һәм керәшен буларак,  үзем чыгардым. Аннан соң бу эшне  Фирая Моратовага тапшырдым. Очраклы гына түгел, беренчедән,  безнең редакциядәге иң көчле журналист; икенчедән, җырак әбисе яклап тамырлары Бакалы керәшеннәренә барып тоташа. Без редакциядән киткәнче, чирек гасырга якын, Фирая ул «Карендәш» сәхифәсен чыгарып барды. Үзебездәге җирле газетада, инде элекке дәрәҗәдә булмаса да, әле һаман да "Карендәш»не чыгарып киләләр.

«Туган як»та айга бер мәртәбә, газетаның бер битен  тутырып, керәшеннәр, аларның көн кадагындагы проблемалары турында языла башлагач, тиражыбыз тагын да артты. «Карендәш» сәхифәсе шәһәрдәге керәшеннәрне – укытучыларны, сәнгать һәм мәдәният хезмәткәрләрен, китапханәчеләрне, каләм тибрәтүчеләрне үзенә тартты. Алга китү булса да, үзенең беренче санындагы беренче язмаларында ук «керәшен татарлары» дип халык гайрәтен чигергән «Туганайлар»дан һәм башка газеталардан аермалы буларак, безнең «Туган як», принципиаль рәвештә, һәрвакыт «керәшен халкы» дип язды. Редакциягә керәшеннәрнең алдынгы карашлылары тартылды, дигән идем. Бераз гына ашыгыбрак әйтелгән сүз, чөнки берсендә редакциягә, Моратова янына, Балчыклыдан бер төркем авыл түтие килгәнен дә әйтеп  китим. Алар газетаның «Карендәш» сәхифәсе чыккан санында  «гореф-гадәтләрне саклап» дигән юлларны укыганнар да, шуны дөресләтергә килгәннәр. «Мөселман татарлары күк, «гореф» дип язма моннан соң бүтән, безнең керәшен «йола», ди, онытма», дип, үз ризасызлыкларын белдерделәр. Бу, беренче карашка, әһәмиятсез тоелган, кечкенә генә бер мисал. Әмма гади авыл кешесе алай уйламаган.

Түбән Кама шәһәренә халык, шул исәптән безнең керәшеннәр дә төрле яктан килеп урнашканнар. Шунлыктан, тел үзенчәлекләре дә, җырулары да төрлечәрәк. Төрле елларда басылган  «Карендәш» сәхифәсендә дә чагыла бу. Ә шулай да, «Карендәш»не актарып та, Түбән Кама төбәгендәге керәшен халык иҗатын, аның фольклорын, тормышын күзаллап була. Ул, үзенә күрә, безнең як керәшеннәренең тарих елъязмасы да... Тарих дигәннән, Татарстандагы (димәк, Россия күләмендәге дә!) беренче керәшен чиркәвенең халыкка кайтарылуы, аның яңартылып,  керәшеннәрне беренче келәүгә җыюы шаһиты да булды безнең «Туган як»!  Ул – Олы Аты авылы чиркәве. 1990  елның Покрау бәйрәме көнендә  ачылган ул чиркәүдәге келәүдән репортажны үзем әзерләгән идем. Аннан соң – Кушай чиркәве... Балчыклы чиркәве... Алар турында да язылды. Иманнарны чиркәү-керәшен телендә дә бирә башлаган идек, әмма редакциядән без киткәч, ул эш тукталды.

 Шәһәр төзелешенә үз нигезләрен биргән керәшен авыллары  Чәбия һәм бүгенге көндә бер генә урамы калган Актүбә, аның кешеләре турында да «Карендәш» сәхифәсендә язылды. Аларны ачыклау өчен, танышлар аша, Уфа архивыннан «Ревизская сказка»лар юллау; күрше районга барып, Актүбә авылы тарихына кагылышлы материаллар туплау – боларны «Карендәш» сәхифәсен әзерләүче журналист үз  өстенә алды. Соңрак «Сүрәкә» исеме белән танылган керәшен фольклор ансамблен халыкка танытуда да "Карендәш» сәхифәсенең роле зур булды. Газетада язмалар әзерләү белән генә чикләнелмәде, бу фольклор ансамбль кичәләре өчен берничә ел сценарийлар да язды «Карендәш» сәхифәсен алып баручы Моратова.

 Түбән Кама ягындагы керәшен авыллары, алардагы халыкның  көндәлек тормышындагы юл төзелешенә, су, газ кертүгә бәйле проблемаларга да урын бирелде «Карендәш»тә...

Ә инде «Керәшен сүзе» газетасына килсәк, ул чыга башлаган вакытка без инде ут күршеләр булган Чаллы керәшен оешмасы белән аралаша идек. Аның оештыру җыелышында да булган идем мин. «Керәшен сүзе» газетасының учредителе буларак танылган Николай Павлович Антонов үзе дә безнең «Туган як» редакциясенә килеп йөри иде. «Керәшен сүзе»нең беренче санында минем үземнең дә бер язмам басылды. Шушы газета чыгар алдыннан гына «Аргамак» журналында җырчы Галина Казанцева белән әңгәмәм  чыккан иде. Ул «Керәшен сүзе»нең беренче санында да урын алды. Түбән Камада республикабызның танылган керәшеннәре Георгий Ибушев, Григорий Родионов, Галина Казанцева, Лидия Әхмәтова белән очрашу булган иде. Шул турыда да "Керәшен сүзе»ндә язма чыкты.

Ә инде шушы беренче сан чыккан көнне дип хәтерлим, Алабугада төбәк керәшен җәмгыятен оештыру җыелышы булды. Анда миңа да чыгыш ясарга туры килде. Николай Антонов белән Ананий Малов «Керәшен сүзе»нең беренче санын алып килгәннәр иде Алабугага. Беренче сан 6 мең тираж белән басылган иде! Без ул тиражны барыбыз да, халыкка тарату өчен, үзебезнең шәһәрләргә, районнарга алып кайтып киттек.

Үзебезнең «Туган як» газетасында белдерү биреп, газетаны «Керәшен сүзе» белән  кызыксынган, редакциягә килеп сораган кешеләргә тараттык. Шуннан бирле бу газета эшчәнлегендә безгә актив катнашырга туры килде. Редакциягә язмалар юллап кына түгел. Язмыш шулай кушкандыр инде, берничә мәртәбә, безнең әле үзебезгә дә Түбән Камада ул газетаны чыгарырга туры килде. Җирле җитәкчелектән үзебезнең газетадагы «Карендәш» сәхифәсе өчен дә әле басым зур булганга, үз кабинетларына чакырып, «Туган як»ны керәшен газетасына әйләндерергә не позволим!» дип катгый кисәткәнлектән, хәтта редакциядә дә беркемгә дә сиздермичә, ял көннәрендә «Керәшен сүзе»н әзерләдек. Аны типография печатникларына акча биреп, эштән соң, яшерен генә бастырып ала идек. Беренчесе, 1997 елның апрелендә Ананий Малов вафат булды, ул барыбыз өчен дә зур югалту иде. Ишетүебезчә, Чаллыда «Керәшен сүзе»н бөтенләй ябу мәсьәләсе куелган булган. Ут күршеләргә ярдәм кулы сузып, үзебезнең редакциядә апрель һәм май айларында ике санын чыгардык.  «Керәшен сүзе»ндә аңа кадәр ике кеше эшли иде: Ананий Малов белән Людмила Белоусова. Аннан соң, Людмила Даниловна баш редактор булып, бу эшне үз кулына алды. Сугыш кырында һәлак булган командирдан байракны кабул иткән шикелле, ул керәшеннең бу рухи байрагын күтәреп, аны алга таба алып китте.

Монда мин «Керәшен сүзе»н дә һәм бу газетага алмашка килгән, аның дәвамчысы булган «Туганайлар»ны да күз уңында тотам. Әгәр дә заманында, күпме каршылыкларга, янау-куркытуларга карамыйча, керәшен җанлы кешеләр «Керәшен сүзе»н  чыгармаган булса, «Туганайлар» газетасы да барлыкка килмәс иде. Яшерен-батырын түгел, заманында аны Чаллы шәһәре администрациясе «Керәшен сүзе»нә альтернатив газета буларак оештырды. Ә инде «Туганайлар»га редактор булып, Людмила Белоусова билгеләнгәч, бу газета, замана мөмкинлекләреннән чыгып, керәшеннең бай мирасын,  культурасын яктыртуга зур әһәмият бирде. Керәшеннәрне берләштергән зур көчкә әйләнде. Ә инде Людмила Даниловна берьюлы ике зур җаваплы эшне – республика керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе һәм Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры булгач,  ул «Туганайлар»га җитәкчелек итүне үзе әзерләгән яшь белгеч Юлия Губинага тапшырды...

«Керәшен сүзе»нә тагын әйләнеп кайтсак, тормышта төрле хәлләр була. Ул чорда әле безгә Түбән Камада «Керәшен сүзе»нең тагын берничә санын чыгарырга туры килде: 1998 елның 17 июлендә, аннан соң 2001 елның  2 октябрендә  һәм газетаның соңгы саннарыннан тагын дүртесе – 2002 елның 6 январендә, 24 январендә, 12 мартта һәм 19 мартта басылып таратылды. Бу – соңгысы, беренче саныннан башлап исәпләгәндә,119нчы сан.  Без тагын бер санын әзерләгән идек – шул 2002 елның 5нче санын. Гомуми 120нче сан булыр иде ул. Әзер газета полосаларын Чаллыга раслатырга җибәреп тә, аны басарга, нишләптер, рөхсәт булмады. Шулай итеп, бу сан басылмыйча калды.Төрле яклап басым, күзәтү булганлыктан, «Керәшен сүзе»ндәге үзебез әзерләгән язмаларга исем-фамилияләребез урынына псевдонимнар куярга туры килде. Мәсәлән, чыкмый калган бу соңгы санда гына да Чаллы керәшен оешмасының юбилеена багышлап Моратова әзерләгән язмага Анна МАЛОВА дип,  минем әни яклап әби Малук Аннасының исем-фамилиясен куелды. Чаллыдагы сеңелем Галина Хисаметдинова да, үзе бу хакта белмәсә дә, авторга әйләнде. Мондый мисалларны күпләп китерергә булыр иде... 

Әлбәттә, мин үзем генә бернәрсә дә эшли алмас идем. «Керәшен сүзе» газетасының Түбән Камада без әзерләгән саннарындагы күпчелек материалларны Фирая Моратова язды, газетаның компьютер версткасын да ул ясады, ә дизайны – үземнеке. Мин газета бизәлешенә беркайчан да битараф булмадым. Дизайн, бизәлеш ягыннан, «Керәшен сүзе»нең үзебез чыгарган саннарын  Чаллыда, Казанда чыккан башка газеталар белән бутый торган түгел. Һәркемнең үз почеркы булган шикелле, бизәлеш тә шәхси эш инде ул.

Шөкер, хәзерге вакытта дәүләт чыгара торган газетабыз бар – «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең филиалы булган «Туганайлар» газетасы. Анысының эшчәнлегендә дә катнашабыз. Фирая Моратова әле бу редакциядә эшли дә.

Чаллыда чыга башлаган беренче вакытларында, «Туганайлар» халыкта каршылыклы фикерләр уяткан иде. Кайбер саннары гадәти шәһәр газетасыныкына да ошый иде. Редактор булып Людмила Белоусова килгәч, ул халкыбызны берләштерә торган чын керәшен газетасына әйләнде.

Ни кызганыч, заманында керәшеннең үз трибунасы, чын халык газетасы булган «Керәшен сүзе» тарихта гына калды. Бүген аның 30 еллыгын билгеләп үтәбез. Керәшеннәр өчен чыга торган хәзерге «Туганайлар» – дәүләт газетасы, ул, элекке «Керәшен сүзе» шикелле, учредителе спонсорлар эзләп, халыктан җыйган акчага түгел, дәүләт дотациясенә чыга. «Туганайлар»ның  хәзерге хезмәткәрләре  һәм вакытлар үткәч аларга алмашка киләчәк яшьләребез дә бернәрсәне онытмасыннар: бу газета буш урында барлыкка килмәде, аңа «Керәшен сүзе» башлангыч булды, гомер бирде. Әгәр дә «Керәшен сүзе» чыкмаган булса, «Туганайлар» да булмас иде. «Туганайлар» өчен җирлек нәкъ менә «Керәшен сүзе» нигезендә әзерләнде.

Виктор Шадрин,
Түбән Кама шәһәре «Шинник» спорт комплексының матбугат хезмәте җитәкчесе, Татарстанның атказанган культура хезмәткәре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев