Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Туган төбәгем – Иске Карабаяным

Тарихи материаллардан күренгәнчә, Теләче районының Иске Карабаян авылы Казан губернасының Лаеш өязенә караган.

Теләче районының көньяк-көнчыгыш юнәлешендә район үзәгеннән 28 чакрым җирдә Мишә елгасының сул як кушылдыгы булган Нырсы елгасыннан 1 чакрым читтәрәк Иске Карабаян авылы урнашкан. Анда керәшеннәр яши.

Иске Карабаян авылына нигез салыну XVII гасырга туры килсә, Карабаян авылының XIX гасыр башында барлыкка килгәне билгеле.

1816 елның 1 январенда булган ревизия документларында Карабаян авылының рухание (священник) 61 яшьлек Михаил Осдаров, чиркәү хезмәткәрләреннән поп ярдәмчесе (дьякон) 26 яшьлек Лев Иванов (соңрак читкә монахлыкка киткән), пополгарь – 24 яшьлек Афанасий Иванов булганлыгы турында мәгълүматлар тупланган.

“Карабаян (Богородское) авылы Нырсы елгасы буена урнашкан. Авылдагы 96 хуҗалыкта 554 кеше яши. Авыл өяз идарәсе (уездое правление) урнашкан шәһәрдән 73 чакрым ераклыкта. Карабаян авылында волость идарәсе бар һәм Карабаян волостена 9 авыл керә. Авылда Богородинский чиркәве эшли, мәктәп бар. Җомга көннәрендә авылда базар була. Гомумән, авылда 12 кибет (лавка) хезмәт күрсәтә, ярминкәләр бар.” И.А.Износков 1883 елда дөнья күргән хезмәтендә Иске Карабаян авылы турында әнә шулай язган.

Авыл ике урам һәм алты тыкрыктан торган.

Иске Карабаян авылы (ул халык телендә “Колбагыш” дип атала) элек Лаеш өязенә кергән чакта авылның атамасы “Күлбашы” дип йөртелгән.

Рус елъязмалары һәм Татищев мәгълүматларына таянып, авыл исеменең халык телендә “Колбагыш” дип аталуын галимнәр түбәндәгечә аңлаталар: элекке Лаеш өязендә Иске Карабаян авылы атамасы Күлбашы дип йөртелгән, “күлнең югарысы, башы” мәгънәсен аңлата.

Авылның бу атамасын өлкән буын кешеләре түбәндәгечә аңлаталар: имеш, бу авыл җирлегендә бер бай яшәгән. Ул коллар тоткан. Бу байның балалары булмаган. Үләр алдыннан ул: “Үземнең булган байлыгымны колларыма багышлыйм”, - дип әйткән. Шуңа күрә, авыл “Колбагыш” (Кол, багыш) дип йөртелә, имеш.

Семён Фёдоров.

Фото: sobory.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев