Туганайлар

Түрдә бистәрләрем лә ай чүпләмле, Чөйдә бистәрләрем лә чигүле

Бу юлы сүзебез әбиләрнең күңел җылысы калган, борынгы суккан-чиккән бистәрләр турында. Алар да бит безнең тарихның бер кыйпылчыгы

Хатын-кызлар үз эчендәге, күңелендәге бар матурлыкларын, җылылыгын, уй-хисләрен күбрәк шул бистәрләргә биргәннәрдер, мөгаен. Өй чүпрәкләре арасында иң матурлары, үзенә тартып торучылары, тормышта иң күп кулланылганнары шул бистәрләр бит. Ниндиләрен генә сукмаганнар, ниндиләрен генә чикмәгәннәр безнең оста әбиләребез.

Гади генә итеп, буй-буй сугылган кызыл башлы бистәрләр – көндәлек бит-күз, баш-тән сөртергә дип әзерләгәннәр. Кыска гына итеп, буй-буй сукканнарын тастымал дип йөрткәннәр, алары кул, савыт-саба сөртергә, капларга әзерләнгән. Әле тагын махсус сугылган озын тастымаллар булган. Алары аш-су вакытында алга ябу өчен (кунаклар өчен) әзерләнгән. “Һәркемгә дә аерым салфетка-япма булса, уңайрак түгел идемени”, дигән сорауга әбиләр болай дип җавап бирә: “Пурмысы шул, озын тиеш”. Үзем исәплим инде, димәк озын булуның “пурмысы” кешеләрне якынайту, бердәм итү. Тәрбиянең бер төре.

Санап кителгән бистәр-тастымаллардан тыш, әле тагын матурлап чигелгән, чүпләмләп (бизәкләп) сугылган бистәрләр дә күп булган. Аларны өй бизәү, бүләк итү, төрле ритуал вакыйгалар өчен әзерләгәннәр, бервакытта да бит-кул сөртмәгәннәр. Алар күбрәк талисман, саклавыч ролен үтәгәннәр. Андый максаттан булмасалар, кеше гомере – туып – гүргә кергәнчегә чаклы, бистәрләр белән бәйләнештә булмас иде. Яңа туган сабыйны иң матур бистәргә салып сөрткәннәр, кадерле кунакларны бистәргә куелган ипи-тоз белән каршылаганнар, өйнең түрен – тәре алдын бизәгәннәр, чиркәүгә бүләк иткәннәр, туйларда атларның дугаларын бизәгәннәр, кияү егетләре иңсәсендә иң матур бистәрләр булган. Кеше үлгәч тә, истәлеккә бистәр өләшкәннәр. Бу традицияләрнең кайберләре әле бүген дә яши, әмма суккан-чиккән бистәрләр генә замана бистәрләренә алышынган.

Кыз бала кечкенәдән үк үзенә бирнәгә бистәр-тастымаллар әзерли башлаган. Бу әйберләр аның алдагы тормышының төрле вакытларында кулланылышта булганнар.

Хатын-кыз үзенең күңел җылысын, изге теләкләрен кулы аша шушы бистәр-тастымалларга күчереп, башкаларга җылылыгын өләшкән. Фәнни телдә әйтсәк, уңай энергиясен. Шул җылылык кешеләрне бер-берсенә якынайткан, җыйган, туплаган.

Мамадыш районы Колышчы авылында 1905 елда туган Анна Домнина-Макарованың сукыр лампа яктысында суккан бистәрләре. Әлеге затлы бистәр башлары кайчандыр бәйрәмнәрдә, туйларда гына  сандыктан чыккан булган, бүгенгәчә сакланып калган. Бу бистәр башларын, әбисенең күңел җылысы итеп оныгы Наталья Младшина саклый.

Күзәткәнем бар, күргәзмәләрдә борынгы, кулдан эшләнгән әйберләр бүгенге кешеләрне магнит кебек үзенә тарта, (гәрчә, хәзер инде автомат эшләгән ниләр генә юк), чөнки аларның “җаны” бар. Элеккеге кеше бу нәрсәне безгә караганданыграк аңлаган, күңел җылысын берсен-
нән-берсе матур кул эшләренә әйләндереп, киләсе буыннарга мирас калдырган. Аның рухы, истәлеге шушы матурлык аша якыннарының күңелендә әле озак сакланасын белгән ул. Үзенә күрә, бу бит буыннар арасындагы күренмәс җеп.

Исегезгә төшерсәгез, авылларда элек гаиләләр ишле иде, әмма бит сөртергә бер бистәр. Бүгенге күзлектән карасаң, гигиена таләпләренә һич кенә дә туры килми. Әмма бу шулай иде. Хәерчелектән генә шулай булгандыр, дип уйлар идең, хәлле гаиләләрдә дә шул ук традиция, димәк,
озын бистәр гаилә бөтенлегенең бер символы булган. Чисталык, җаваплылык тәр- биясенең бер өлешедер, бәлки. Бу очракта да бергәлекне, татулыкны күздә тотканнардыр. Ничек кенә уйласак та, әбиләребезнең суккан-чиккән сөлгеләрен кулга алуга күңел сафлана, кәеф күтәрелә, җан җылына. Тел белән генә аңлатып булмаган бер көч бар аларда.

Бәлки әле, минем бу язмамны укыгач, кайберәүләр сандыкларын ачарлар, әбиләрдән калган сөлгеләрен чыгарырлар. Туганнар, чыксыннар алар, йортыгызның иң түренә кабат элегез аларны. Үткән буыннарның хәер-фатихасы булып, йортыгызга бәрәкәт биреп, гаиләгезнең саклавычы (талисманы) булып буыннарны бәйләп торсыннар.

Валентина МАКСИМОВА, Мамадыш районы Колышчы авылы

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: