Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Тройсынны күңелле итеп уздыра идек

Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыятеннән ветеран укытучы Анастасия Усачева үзенең туган авылы белән бәйле истәлекләрен уртаклаша

Олы көннән соң җиде атна үткәч, Тройсын (Троица) була.  Аны әле тагын “пятидесятница”  дип тә йөртәләр, чөнки ул – Олы көннән соң илленче көндә үткәрелә торган бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм Изге өчлекне – Атаны, Улны, Изге Тынны данлау хөрмәтенә һәм Изге Тынның апостоллар өстенә ут булып иңүен искә алып үткәрелә.

Пятидесятница борынгы яһүдләрнең иң изге бәйрәмнәреннән берсе булып исәпләнә. Бу бәйрәм җиткәндә, апостоллар барысы бергә җыелганнар. Шул вакыт бик каты давыл чыгып, кинәт күктән шаулаган аваз килеп, алар утырган өйне камап алгандай булган, күктәге ут телләре җиргә төшкән, ди. Бу Изге Тынның, ут телләре рәвешендә, изге апостолларга иңүе булган.  Ни өчен шулай булган соң? Чөнки алар изге булганнар, аларның ышанулары белән, җир йөзендә Изге Евангелие кабул ителергә тиеш булган.  Алар Евангелине беренче таратучылар булганнар да инде.

Күп кенә керәшен авылларында бу бәйрәм яшеллек бәйрәме буларак үткәрелә. Халык телендә Торойсын әле ул Җапрак бәйрәме дип тә йөртелә.Чөнки бу көнне авыл каен, өрәңге ботакларыннан, урман-кыр чәчәкләреннән яшеллеккә төренә.

Яшеллек – кешеләрдәге яңарыш, үзгәреш символы һәм ул шушы көнне искә алына торган үлеләрнең терелеп торуына ышануны белдерә. Шуңа күрә иртәнге якта зиратка барып кайталар, үлгәннәрне искә алалар. Пичтә тәмле күмәчләр пешерелә.

Өлкәннәр матур киемнәрен киеп, капка төпләренә чыгып утыра. Баала-чага да шул тирәдә урала. Ә егетләр-кызлар кулъяулык, сөлге һәм төрле төстәге тасамлар белән бизәлгән олы каен ботагын күтәреп, урам буйлап җырлап үтәләр иде. Аннары, болынлыкта шул каен тирәсендә төрле җырлы-биюле уеннар уйнала. Соңыннан, уен беткәч, кояш баеганчы дип, бу каен ботагын агым суга ташлыйлар. Әлбәттә, монда теләкләрнең яхшылары гына теләнә.

Кайбер авылларда бу бәйрәмне Симек дип тә атыйлар. Ул көнне каен себеркесе бәйләү иң изге эш саналган. Кызлар үзләре бәйләгән каен себеркесен суга ташлап, язмышларын сынаганнар. Кемнең себеркесе яр буена барып төртелсә, ул бу елны кияүгә чыкмыйча кала; ә батса, ул яраткан егет бүтәнгә өйләнә; йөзеп китсә, кызның сөйгәне аның турында уйлый, сагына, дип юраганнар.

Мамадыш районындагы безнең Колышчы авылында үткәрелә торган бу бәйрәм – Язгы Микулы көннәре белән туры килеп, көтеп алынган изге бәйрәм иде. Аны Мулибын дип, керәшенчә  әйтә иде олылар.

Без яшь чактагы сынамышлардан күренгәнчә, бу бәйрәмнең яме – күке  белән. Чөнки күке кычкырмыйча, һава да, су да җылынмый.

Минем әле Тройсынга багышлап, язган шигырем дә бар:

Җәй башында изге Тройсын җитә –

Яшеллек һәм Җапрак бәйрәме.

Кочак-кочак яшел ботаклардан

Мунча себеркесе бәйлә әле.

 

“Яшел җапрак, җәйге чәчәк белән

Капка-коймаларны бизәгез.

Җан сөймәгәннәргә бирмә, Ходай,

Үз дигәннәремә димләгез”...

 

Шулай  җырлый кызлар гармуннарга,

Мәхәббәт ялкынын сүз итеп.

Халык бәйрәмнәрен  онытмыйча,

Яшик юрауларны үз итеп...

 

Пич тутырып өйдә күмәч пешә,

Каймак ясый кызлар сый итеп.

Изге бәйрәм – Тройсын җитә бит,

Уздыраек аны гөр килеп....

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев