Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Тройсыннар халыкны яшәтә

Хәзерге Тукай районының Җәйләү авылында элек Тройсын зурлап уздырылган

Керәшеннәрдә онытылып барган, әмма тормышка кабат кайтырга тиешле бәйрәмнәр күп. Шуларның берсе – Тройсын. Ул төрле төбәкләрдә төрлечә атала: Тройча, Тройса, Тручин, Җапрак бәйрәме...

Бу бәйрәм җәйге кояш торгынлыгында, язгы чәчү бетеп, печәнгә һәм уракка төшкәнче, авыл хуҗалыгы эшләреннән чагыштырмача буш вакытка туры китерелгән. Ул – кайбер авылларның җәйге кунак килү бәйрәме. Тройсын хәзерге Тукай районындагы безнең Җәйләү авылында да бик күңелле үтә иде.

Тройсын – олы бәйрәм, аңа хәзерлек алдан ук башлана.  Авыл урамнарын, йорт-җирне чистартып, тәртипкә китерү бәйрәмгә хәзерлекнең мәҗбүри шарты булып исәпләнде. Хатын-кыз өй җыештыра, бөтен нәрсәне чистарта, ә ирләр ишегалды, урамның үз өйләре турысын себерәләр, чүп-чарны җыеп түгәләр.

Бәйрәм иртәсендә малайлар урманга барып, агач ботаклары сындырып алып кайталар. Капкаларга, коймаларга яфраклы ботакларны кыстырып чыгалар. Олыларның да үз эше – алар мәйдан ярышлары өчен бирнә (бүләк) җыялар. Аны озын колгага бәйлиләр. Иң яхшы бөстәрне үзе алып килгән бирнәдән яшь килен бирә.  Башка өйләрдәге хатын-кыз ситсы, яулык   чыгарып, колгага бәйли. Әбиләр дә читтә калмый – сандык төпләреннән бөстәр, яулык, чәй яулыгы чыгаралар. Бүләккә өстәп, һәр өйдән бер-ике күкәй бирәләр (бүләк урынына күкәй бирүчеләр дә була иде).

Бәйрәмдә кунак төшмәгән бер генә өй дә калмый. Чит авылга кияүгә киткән кызларның бөтен гаиләләре белән килү гадәте бар иде. Кунаклар, кагыйдә буларак, атна көнне, бәйрәмнең беренче көнендә, кичкә таба киләләр. Ялларына аллы-гөлле тасмалар тагылган, кыңгыраулы дугасына бизәкле бөстәрләр бәйләнгән атларда, гармуннар уйнатып, җырлый-җырлый, авылга килеп керәләр. Бу көнне малайларны бәхет баса: басу капкасы яныннан китмиләр, һәр атка капка ачып торалар. Моның өчен аларга бәләкәй генә бүләк – конфет, чикләвек, вак акча бирәләр. Кунак төшкән йорт хуҗасының малайлары ул атларга утырып урманга баралар, куанакларны йоклатырга урын әзерләү һәм, шулай ук, атларга бирү өчен печән чабып алып кайталар.

Ул чагында кунакка барганда туганнардан яки күршеләрдән ару кием, ат дирбиясе, арба я тарантас алып тору гадәти хәл булды. Килгән кунаклар өчен табын көйләп, аларга чәй эчертәләр, ә кичкә туган-тумачаны, дус-ишне ашка җыялар иде.

Бәйрәмнең икенче көнендә мәйдан ярышлары үткәрелде. Ат чабышы, йөгереш, сикерү, көрәш... Ярышта авыл халкы да, кунаклар да катнашты.

Тройсын бәйрәмендә яшьләрнең күңел ачуы атна көннән башланып,  көндез дә, кичен дә, таң атканчыга кадәр өч көн буена дәвам итә иде. Түгрәк уенлы һәм җырлы-биюле бу күңел ачу без яшь чакта Җәйләүнең өч урамы тоташкан чатта үткәрелде. Еетләр һәм кызлар, берничә рәт булып тезелеп, гармун көенә җырлый-җырлый, култыклашкан көе урамнарны да әйләнделәр.

Бәйрәмнәрдә үзара аралашу, үз-үзеңне тоту гадәтләре үзләштерелә. Шул рәвешле, авылдагы бәйрәмнәрнең тәртибе, аларның барышы аша, замана кешеләре үз халкының гадәтен һәм йолаларын, керәшен көйләрен күңеленә салып куя. Һәм ул, традиция рәвешендә, элгәреләрдән яшьләргә тапшырыла.

Петр Ибаев архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев