Туганайлар

Түбән Кама шәһәре төзелеше керәшен авыллары тирәсеннән башлана

Түбән Кама районында ун керәшен авылы яшәүдән туктаган - Чәбия, Актүбә, Сүбәләк, Алан, Сосновка, Выпорожный Ключ, Пробуждение, Майский, Володарский, Николаевка. Шәһәр үскән саен, Чәбия һәм авыллары кечерәя һәм соңга таба тулаем “йотыла”. Аларны хәтерләтеп шәһәрдә шул исемдәге урамнар гына кала

Алай гына түгел, соңгы егерме ел эчендә Түбән Кама районында ун керәшен авылы яшәүдән туктаган - Чәбия, Актүбә, Сүбәләк, Алан, Сосновка, Выпорожный Ключ, Пробуждение, Майский, Володарский, Николаевка. Шәһәр үскән саен, Чәбия һәм  авыллары кечерәя һәм соңга таба тулаем “йотыла”. Аларны хәтерләтеп шәһәрдә шул исемдәге урамнар гына кала.

Бу авыл кешеләре шәһәрдә яши башлыйлар. Күбесенең туган авыллары һәм нигезләре күңелләреннән чыкмый. Авыл элеккеге кешеләр хатирәләрендә яши. Элеккеге авылдашлар интернет челтәрләрендә үзара аралашып яши. Ә хәзер без тарих битләренә күз салып үтик.

Актүбә – керәшен авылы. Аңа 1678 елда  нигез салынган булырга тиеш. Халкы игенчелек, мал асрау, умартачылык, арба ясау белән шөгыльләнгән. 2002 елда чыккан газета материалларында анда 128 йорт булган дип күрсәтелә. Авылда Күл урамы, Урта урам, Яңа урам була. 1870 елда 540 кеше яшәгән.

Чәбия авылы беренче мәртәбә 1631нче елда Михаил Федорович патша Грамоталарында телгә алына. Совет елларында авылда якынча 62 йорт һәм бина булган. Анда дүрт еллык башлангыч мәктәп, ат фермасы, крепость, кошчылык фермасы, DT-75 тракторы һәм авыл хуҗалыгы техникасы урнашкан. Җирле тарихчы Валерий Зарубин әйтүенчә, 1716 елгы җанисәп китабында да Чәбия авылы турында язылган. Аннары ул Казан районының Зюрей (Чуваш) юлына караган. Яңа чукындырылган кешеләр Чишмә елгасы янындагы Чәбия авылында яшәгәннәр.

1719 нчы елгы документлар буенча, яңа чукындырылган кешеләр ясак түләп яшәгәннәр. 1748 нче ел документларында  авылда 63 ир-ат яшәгәне теркәлгән,  хатын-кызлар турында мәгълүмат бирелмәгән. 1762 нче елда авылда 75 ир-ат һәм 89 хатын-кыз гомер кичергән. 1795 нче елда Чәбия авылы территориаль рәвештә Оренбург губерниясе Уфа наместнигына   Минзәлә округына карый. Авылда - 44 ир-ат һәм 62 хатын-кыз яшәгән.

1815 елда 12 хуҗалык булган, аларда 58 ир-ат һәм 59 хатын-кыз яшәгән. Авыл кешеләре бодай, арыш, борчак, карабодай, солы,  үстерү белән шөгыльләнгәннәр, бәрәңге, чөгендер, кишер һәм кәбестә, ​​кыяр, помидор, карбыз үстергәннәр. Ашлык саклау өчен бүрәнә склад булган. Хезмәт өчен түләү “трудодень” булып, урып-җыю тәмамланганнан соң, үскән культуралардан алган уңыш белән бирелә. Шәхси хуҗалыкларда сыерлар, кәҗәләр, сарыклар, казлар һәм тавыклар үстерелгән.

Троица - хөрмәтле бәйрәм

Чәбиялеләр социалистик, дөньяви һәм дини бәйрәмнәрне билгеләп үтәләр. Бөек Октябрь революциясен бәйрәм иткәндә алар һәркем өчен кайнар аш өстәле әзерлиләр. Яңа ел һәм 1 Май бәйрәмнәре дә бик күңелле үтә, дини бәйрәмнәрдән - Пасха, Крещение дә зурлап бәйрәм ителә. Бигрәк тә Троица бәйрәме күңелле уза. Аны уздыру өчен алар көрәш, җиңел атлетика һәм башка спорт төрләрендә җиңүчеләргә тарату өчен бүләкләр дә җыялар. Авыллар шәһәр төзелеше башланганчы  шулай бик күңелле яши.

Марина Скворцова, "Туган як" газетасы тәрҗемәсе

Фото Михаил Марков архивыннан

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: