Туганайлар

Түбән Кама буе керәшеннәренең йола киемнәре

Керәшеннәр киемнәрендәге үзенчәлекле һәм борынгы элементларын бүгенге көнгәчә саклаулары белән аерылып тора

Күп кенә киемнәр инде кулланыштан чыккан. Ләкин хатын-кызлар аларны өлкән буыннар турында истәлек итеп сандыкларында саклыйлар, бәйрәмнәр, туйла һәм дини бәйрәмнәрдә кияләр. Хатын-кызларның борынгы баш киемнәре, башка халыкларныкы кебек, аларның нәсел-нәсәбен, яшен, иҗтимагый һәм гаилә хәлен күрсәтүче билге булып тора. Хатыннарның баш киемнәре кызларныкыннан аерылып торган һәм кияүдәге хатынның үзенчәлекле символы булган. Киемнәр элегрәк чигеп, тәңкәләр, төймәләр һәм укалы тасмалар белән бизәлгән.

Мәләнчек – чәчне тыгыз итеп тотып тора торган киндер чехол, чепчик. Мәсәлән, “Чәчләр күренеп тормасын өчен мәләнчек ки”.

Чигәчә – чигәгә төшеп торган тәңкәләрдән ясалган хатын-кызлар баш киеме.

Сүрәкә – мәләнчек һәм чигәчә өстеннән киелә торган баш киеме. Сүрәкә түгәрәк биек формалы була өәм укалы тасма белән чигелә. Аны өлкәнрәк яшьтәге хатын-кызлар тантаналы очракларда кигәннәр.

Маңгай укасы – киндер бәйләвеч. Аның маңгай өлеше укалы кайма, төсле материя, челтәр белән чигелә. Маңгай укасы һәм маңгай тәңкәсе Алабуга, менделеев керәшеннәре өчен характерлы, аны гадәттә яшь хатыннар кигәннәр.

Майтумәр – хатын-кызларның күкрәккә кия торган киеме, аңа икешәр-өчәр тәңкә тагылган. Майтүмәр Алабуга, Менделеевск керәшеннәрендә генә күзәтелә.

Җилән – яшь хатыннар һәм кызлар өчен фабрикада эшләнгән кара тукымадан, сукнодан, аслыклы юкка тукымадан тегелгән җәйге кием. Бәйрәм җиләннәре укалы кайма белән бизәлә.

Алъяпкыч-алчүпрәк. Алар алмалы, чуптарлы чүлмәле алъяпкычлар.

Бөркәнчек – кияү йортына кергәндә кәләшнең битен каплый торган җәймә. Улак киндердән яки чәчәкле тукымадан тегелә (кызыл бөркәнчек).

“Иске гришкин авылы тарихы” китабыннан

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: