Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Түбән Биш авылы тарихы

Түбән Биш авылы Зичә елгасының сул кушылдыгы Инеш елгасы буенда, Зәй тимер юл станциясеннән һәм Чаллы пристаненнан 35 километр ераклыкта урнашкан. 1993 елның 1 январена хуҗалыклар саны - 143, халкы - 379 кеше Авылда керәшеннәр һәм татарлар яши. Административ яктан 1920 елга кадәр Түбән Биш авылы Уфа губернасы Минзәлә өязе Әхмәт волостена карый. 1920 елдан - ТАССРга

1926 елда географ һәм этнограф профессор Н.И.Воробьев җитәкче-легенда СССР Фәннәр академиясе тел, әдәбият һәм тарих институтының Казан филиалы (хәзерге Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты) этнографик экспедициясе авылда була. һәм 1927 елда "ТАССРның Чаллы Кантоны керәшеннәренең тормыш-көнкүреше турында кайбер мәгьлүматлар" дигән басмасында Н.И.Воробьев болай дип яза: "Бу авылларның тарихы турында авыл кешеләренең сөйләүләре буенча, Түбән Биш керәшеннәре, кайчан килгәннәрен хәтерләмәсәләр дә, үзләрен читтән килгән кешелар дип саныйлар". Галим авыл кешеләрен иске керәшеннәр дип атый. Тарихи фактларны исәпкә алып, Түбән Биш авылына XVIII гасыр башларында Каманың ун як ярында яшәгән кешеләр тарафыннан нигез салынган. Авыл бик җанлы Бирск - Мамадыш юлында биш елга районында урнашкан. Түбән Биш дигән исем дә шуннан килеп чыккан. Югары Биш исә - Пусташит авылының баштагы исеме, аның тагын Бишсу-баш (биш елга башы) дигән исеме дә булган, алга таба ул Бистебашы исеме белән йөртелә.

1858 елгы Х ревизия нәтиҗәләре буенча Түбән Биш авылы кешеләре дәүләт крестьяннары разрядына кертелгән һәм ике җенестән дә 460 кеше булган. 140 хуҗалыкның 80-нендә православие динен тотучылар, 24 хуҗалыкта ислам динендәгеләр яшәгән. XIX гасырның 90 нчы елларында Түбән Биш авылы Әхмәт волостеның үзәге булып, аңа 23 авыл кергән. Атна кич волость үзәгендә базар булган.

Шушы елларда мәктәп ачыла, ул Миссионерлык җәмгыяте карамагында була. 1883-84 уку елында мәктәптә 27 малай укый. Укытучысы - Егоров Петр Егорович була.

1897 елда Россия империясенең Беренче гомуми халык санын исәпкә алу вакытында Түбән Биш авылы халкы 1,5 тапкырга диярлек арткан. 9 яшька кадәрге балалар саны гына да 241 кеше исәпләнгән.

ХХ гасыр башында авылда агач чиркәү һәм мәчет төзелә.

1917 елгы революция алдыннан Түбән Биштә 165 крестьян хуҗалыгында 915 кеше яшәгән. Шәхси милек буларак, 1376 дисәтинә (1 дисәтинә -1,09 га) җирләре булган, ягьни һәр гаиләгә уртача 8,3 дисәтинә җир туры килгән. 1912-1913 еллардагы хуҗалыкларны исәпкә алу нәтиҗәләре буенча, 165 хуҗалыкның 17-се атсыз, 140-ы 1 атлы, 8 хуҗалык 3 һәм аннан да күбрәк эш атлары тоткан. Авыл халкының төп шөгыле: игенчелек һәм терлекчелек. Шул ук Н.И.Воробьев раславы буенча, керәшеннәр "...бары тик игенчелек белән генә шөгыльләнәләр, башка бернинди әһәмиятле кәсепләре юк һәм сату-алу белән дә шөгыльләнмиләр". Статистика буенча - авылда кустарь һөнәрчелек үскән була: тәгәрмәч һәм чаналар бөккәннәр, арбалар ясаганнар. Бер өлеш крестьяннар Бирск - Мамадыш юлында олаучылык белән шөгыльләнгәннәр.

1917 елда Әхмәт волисполкомы председателе Карабашев була. Түбән Биштә Совет власте 1918 елның 10 январенда урнаша. Волисполком каршында хәрби комиссар итеп А.Рәхмәтуллин, военрук итеп А.Бояров, җир бүлеге мөдире итеп И.Андреев билгеләнә. 1918 елда И.Андреев, помещик җирләрен бүлгәндә җитәкчелек иткән өчен, аклар тарафыннан атып үтерелә. Шул ук вакытта Түбән Биш авыл Советы төзелз. (Председателе Г. Ф. Чернов).

Әхмәт волосте халкы 1920 елның 20 февраль крестьян восстаниесенда актив катнаша.

1930 елда яңа административ-территориаль бүленеш - районнарга булу сәбәпле, Әхмәт волосте бетерелә, авыл Чаллы составына кертелә, а 1935 елдан - Зәй районына карый. Коллективлаштыру чорында (1928-30 еллар) "Иген уңышы" исемле колхоз төзелә. 1935 елда колхозны Павлов җитәкли.

Түбән Биштә участок больницасы ачыла. Зәй райисполкомының 1935 елның 21 августы 40 нчы номерлы протоколы карарыннан: "Татнаркомздравтан җибәрелгән врач Шәфигуллинны Түбән Биш больницасына мөдир итеп билгеләргә. Вакытлыча мөдир вазыйфасын башкаручы Курмашинга больницаны тапшырырга". Р. Г. Шәфигуллин врач-терапевт, Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыштан соң пенсиягә чыкканчы Зәйдә эшли. Аннан соң Казанга китә.

1930 елда авылда җидееллык, а 1949 елда урта мәктәп ачыла. Шушы мәктәпне тәмамлаучылар арасында күренекле кешеләрдән: М.Михайлов - академик, Казан медицина академиясе ректоры, Н.Дунаев - Татарстанның атказанган артисты, Т.Дунаева - педагогика фәннәре кандидаты, профессор, Т.Закиров - КАИ доценты, А.Филиппов - журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р.Батулла һәм М. Әгьләмов - язучылар, Ф.Симашов - Саппорода (Япония, 1972 ел) чаңгы буенча XI Олимпия уеннары чемпионы һәм башка фән һәм культура эшлеклеләрен күрсәтергә була.

Бөек Ватан сугышына Түбән Биштән 118 кеше китә. Сугыш кырында 100 кеше үлә һәм хәбәрсез югала.

1954 елның апрелендә колхозларны эреләндерү сәбәпле, "Иген уңышы" (Түбән Биш) артелен һәм "Якты тормыш" колхозын (Пусташит) бер хуҗалыкка берләштерәләр.

Аны "Иген уңышы" дип атыйлар. 1958 елның апрелендә аңа "Чулпан" авыл хуҗалыгы артелен (Куш-елга, Шыкмай) кушалар, берләшкән хуҗалыкны Г. Тукай исемендәге колхоз дип атыйлар. (Үзәк хуҗалык – Түбән Биш авылында). Эреләндерелгән хуҗалык председателе итеп Х. З. Зариповны, бераз вакытыннан соң И. В. Сәгыйтдиновны сайлыйлар.

Бүгенге көндә Түбән Биш авылы "Восток" агрофирмасына керә, урта мәктәбе, авыл Культура йорты, китапханәсе, балалар бакчасы, кибете бар.

В.С.Малахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев