Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Табиб Пелагея Романова: «Гомерем буе укытучым Владимир Васильевичны рәхмәтле булып искә алам»

Зәй районының Югары Баграж авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Знаменитые женщины» проекты кысаларында, социаль челтәрләрдә авылның күренекле хатын-кызлары турында сөйли.

Югары категорияле табиб, Казан шәһәренең биохимия лабораториясе җитәкчесе – Пелагея Романова. Ул – Югары Баграж авылы кызы. Авыл мәктәбендә җидееллык белем алган кызын әтисенең алга таба укытасы килә. Бу заманнарда урта белем алу түләүле була. Кыз урта мәктәпне Түбән Биш авылында ала. Татарстанның халык артисты Николай Дунаев белән алар классташлар. Әмма кызының алга таба укуын әтисенә күрергә насыйп булмый – Степан дәдәй үлеп китә. Авыр вакытта кызга әнисе, туталары, укытучысы Владимир Тихонов ярдәм кулы суза.

– Гомерем буе укытучым Владимир Васильевичны рәхмәтле булып искә алам, аның ярдәме белән урта мәктәпне тәмамлый алдым. Әти үлгәндә уку өчен түләвем бетмәгән иде әле, - дип искә ала Пелагея Степановна ул авыр елларны.

"Ичмасам, син укы", – дип, туганнары аны Казанга озаталар. Пелагея югары уку йортларында уку мөмкинлеге юклыгын аңлап, юлында очраган Чистай кешеләренә ияреп, Чистайга медицина курсларына укырга керә. Аннан Зәй районы Кабан-Бастырык авылында шәфкать туташы, фельдшер ярдәмчесе булып эшли башлый. Әмма кызның уку теләге көчле була – ул Алабуга медицина училищесына укырга керә, аны 1960 елда тәмамлап, Шыкмай авылына фельдшер булып эшкә кайта. Тырыш, ачык йөзле, үз эшенең остасы булган кызны Шыкмай халкы үз итә.

Белемгә омтылган кызның тагын да күбрәк беләсе, тирән белемле табиб буласы килә. Һәм ул 1962 елда Казанга килеп, 5нче дәваханәгә шәфкать туташы булып эшкә урнаша. Бер үк вакытта Казан дәүләт медицина институтының кичке бүлегенә укырга керә. Һәм кыз хыялында йөрткән теләгенә ирешә – Казан шәһәренең 1нче дәваханәсендә участок терапевты булып эшли башлый. Соңрак биохимия лабораториясе җитәкчесе итеп билгеләнә. Эшләгән дәверендә Пелагея Степановна үзен яхшы белгеч, тырыш, таләпчән җитәкче, кешелекле, ярдәмчел кеше итеп күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев