Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Сыргаларың сырлы-сырлы...

XIX гасырның икенче яртысында керәшеннәрнең күпчелеге өйдә җитештерелгән тукымалардан тегелгән кием кигәннәр. Эчке киемне бөтенләе белән киндер һәм алачадан теккәннәр

Тора-бара керәшен авылына фабрикада эшләнгән тукымалар үтеп керә башлый. Ләкин алачадан тегелгән киемнәр коллективлаштыру чорына кадәр яшәп килгән. Бары тик ял һәм байрам киемнәрен гена фабрика тукымаларыннан теккан-нар. э ярлылар фабрика тукымаларын ешрак, алача белән катнаштыру ечен кулланганнар. Урта тормышлы, биграк та байлар, ял һәм бәйрәм киемнәрен тегәр өчен, сатин, шивиот һәм башка тукымалар сатып алганнар. Бу киемнәр көмеш, мәрҗән, укалы тасмалардан торган бик күп төрле бизәкле булулары белән аерылып торганнар.

Өс киемнәренең төп өлеше күлмәк һәм ыштан булган. Ирләрнең дә күлмәге фасоны буенча хатын-кызларныкыннан аерылмаган. Ирләр күлмәкне, ыштан эченә тыкмыйча, эчке эзәр белән бәйләп йөргәннәр.

Ирләрнең дә, хатын-кызларның да ыштаннары, гомумән, бер төрле тегелгән. Ул дүрт өлештән торган: ике өлеше - балак, балаклар арасына бер өлештән - күселек, тагын бер өлешен яртылай ярып, чабулар теккәннәр. Күбесенчә ыштанны ак алачадан тегеп зәңгәргә яисә кара төскә манып кигәннәр.

ХХ гасырның башында ирләр арасында ыштанның икенче төре – чалбар - киң тарала. Ыштаннан аермалы буларак, чалбар караңгы төстәге фабрика тукымасыннан шәһәрчә формада тегелгән. Ирләрнең дә, хатын-кызларның да костюмының аерылмас өлеше булып алъяпкыч саналган. Күлмәк һәм алъяпкыч өстеннән җиңсез камзол кигәннәр. Чабу санына карап, камзоллар өч, биш һәм җиде биллегә бүленгән. Җилән - җәйге җиңел өс киеме. Аны караңгы төстәге фабрика тукымаларыннан теккәннәр. Ирләрнең җиләне өч билле булса, хатын-кызларның биш һәм җиде билле булган. Чикмән соры, кара, көрән төстәге өй сукносыннан тегелгән, язгы-көзге сезонда киелә торган өс киеме булган. Чикмән, юлга чыкканда, тун яисә бишмәт өстеннән киелеп, билбау, эзәр белән бәйләнеп куела торган булган.

Керәшеннәрнең кышкы киемнәре булып бишмәт, тун һәм толып саналган. Бишмәтне караңгы төстәге фабрика тукымаларыннан теккәннәр. Хатын-кызлар - бөрмәле, чигешле, көймәнле туннар, ә ирләр сары тун, постау тун киеп йөргәннәр. Ат белән олы юлга чыкканда, кышкы кием өстеннән тире яки чикмән толып кигәннәр... Керәшеннәрнең өс киемнәре төрле тукымалар, мехлар, челтәрләр белән эшләнгән булуы игътибарны үзләренә тартып торалар.

Аяк киемнәреннән, төп аяк киеме итеп, чабата саналган. Чабатаны өйдә сугылган сукнодан тегелгән оеклар белән кигәннәр. Шулай ук киндер яисә йон ыштырлар, тула чөлкәләр, бәйләнгән оеклар һәм аякчулар белән дә кигәннәр. Кыш көне яхшы тормышлылар киез итек, йон ката киеп йөргәннәр. Яхшы тормыштагы хатын-кызлар җәй көннәрендә чәрек башмак (туфли) һәм чәнчүр (кыска кунычлы күн итек) кигәннәр.

Ирләр кыш көне башларына сарык тиресеннән тегелгән бүрек, колакчын бүрек, рус малахае (ушанка), ә җәй көне киез эшләпә, картуз киеп йөргәннәр. Кызлар исә, Идел буендагы башка халыклар кебек үк, яланбаш яисә бөтенләй үк ябып бетерми торган ак калфактан йөргәннәр. Кияүгә чыкканга кадәр кызлар чәчләрен бер толымга үреп, җилкә буенча асылындырып йөргән булсалар, кияүгә чыккан көннән бирле ике толымга үреп, баш тирәли урап, баш киеме киеп йөргәннәр (чәчләре күренмәскә тиеш булган). Кызлар өчен генә характерлы баш киемнәреннән ак калфак, калфак чачак булган. Кияүдәге хатын-кызларның баш киемнәре комплексы мәләнчек, сүрәкә, җилкәлек һәм яулык сыман бөркәнчектән торган. Сүрәкә өч өлештән тора: маңгай, койрык һәм канатлар. Аннан тыш бәйләвечләре бар. Олырак хатыннар сүрәкәне ак яулык белән бәйләп йөргәннәр. Бәйрәмнәрдә төрле рәсемнәр төшерелгән атлас һәм ефак яулыклар бәйләгәннәр: атлас яулык, ефак яулык, кашемир яулык, француз яулык. Туйларда түгәрәк яулык һәм бөркәнчек бәйләп йөргәннәр, кыш көннәрендә яулык өстеннән байка һәм йон шәл бәйләгәннәр.

Керәшен хатыннары мәрҗән төймәләр һәм асыл ташлар кулланып эшләнгән көмеш тәңкәләр, ювелирдан ясалган бизәнү әйберләрен тагып йөргәннәр. Бизәнү әйберләре кул, баш, муен һәм күкрәк бизәкләренә бүленәләр. Кул бизәкләреннән балдак, тәңкәле йөзек, тәңкәле беләзекләрне кулланганнар. Баш бизәкләренә түбәндәгеләр керә: чачак, ука чачак, маңгай укасы, маңгай тәңкәсе, башъяулык, чәч тәңкә, талым тәңкә, чулпы, чәч сапма, чәч кабы, чәч арты, алкалар һәм сыргалар. Муен бизәкләре: тамакса, яка чылбыры. Күкрәк бизәкләре: түшлек, изү һәм җилкәгә асу тастымалы (хәсилә, дәвәт, муйтомар).

Тарихыбызга кагылышлы бер генә әйберне, бер генә бизәкне дә онытырга һәм югалтырга хакыбыз юк безнең. Болар безнең әби-бабаларыбызның үзләреннән соң килгән буыннарга, безгә генә түгел, балаларыбызга һәм балаларыбызның балаларына да мирас итеп калдырган байлыгы. Әгәр боларның берәрсен хәтеребездән җуйсак, моның өчен безне йөз, мең елдан соң да гафу итмәячәкләр.

Петр Ибаев

“Керәшен сүзе” гәҗитеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев