Туганайлар

Сүс талку

Нагайбәк керәшеннәре сөйләше үрнәгендә сүс талку өмәсе үткәрү үзенчәлекләре белән таныштырып китәбез

Сүс талкырга өмә булыр ыйы. Сабан беткәндә киндер чәчәрләр ийе, ул киндер үсәр ийе. Аның бабасы дип көзгә таба алырлар ыйы да җиргә болонлыккарак җәйеп куйарлар ыйы. Ул җатыр ыйы затка берәр ай. Ә киндерен көз көне җолкоп алырлар ыйы да орлогын сугып, киндерен сыwга салырлар ыйы. Шуны сыwдан чыгарып алып кайтып кагайтырга дип бер каралтының түбәсенә куйарлар ыйы көнгә. Ул шунда торор ыйы. Аннан муча җага да мучага куйа, киптерә. Кипкәчен әннән әре икөч кешегә әйтәме, ничә кешегә әйтә. Шул сүсне талкырлар ыйы өмә итеп. Аны талкыгачын килегә салып тойәрләр ийе. Аны килегә салып төйөп, селкеп, җә мал өендә, җә өйдә тәрәшле җасарлар ыйы. Тәрәшле җасап, кайсы берәүләр җегерләргә өмә итәрләр ийе. Аны җерләп сарырлар ыйы. Саргачын аннан килеп җаз көне көл белән кайнатырлар ыйы, җыwарлар ыйы, чырмарлар ыйы. Чырмап аны озатырлар ыйы сугарга. Суккачын киндер итәрләр ийе.

Җитен сүсеннән киҗеле түшек тышлары, бөркәүләр сугарлар ыйы, җаулык башлары сугарлар ыйы. Чүбегеннән аркауга сугарлар ыйы, киндер җебеннән аркауга озатырлар ыйы. Эшләп дәнне каплаган элгәре. Хәзер күлмәк тә теккән, ипей дә пешкән.

- Җитен чәчә, ул чәчкә ата, алгөрә. Аны йолка, тийи арбага, алып кайта. Җәйә аны ул җитенне. Ул җитә, сүсләнә. Ул сүсне кертәсен мунчага, киптерәсен, үл сүсне талкисын. Аның тәрәшлесе бар. Аны йерли ул сүсне. Кызын илтеп куйа бер зат -зәwеренә. Ул сара, йепне кайната. Кайнаткач аны ашлый, көрпә сыwына сала, йыwа, буйи, буйагач чырми, озата. Аны суга, тегәргә кирәк хәзер.

 

Ф. Баязитованың "Керәшенншр. Тел үзенчәлеге һәм йола иҗаты" китабыннан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: