Туганайлар

Спас чиркәве

1887 елда хәзерге Тукай районы Борды авылында матурлыгы һәм биеклеге белән янәшә-тирә авылларга күренерлек, чаң тавышы еракларга яңгырап торырлык итеп Спас чиркәве салына. Алабуга купецы Дмитрий Иванович Стахеев тарафыннан салдырылган әлеге чиркәү бүгенге көндә юк инде. Бары аның нигез урыны һәм каберлекләре генә сакланып калган

Бордының шул чорда яшәгән кешеләре сөйләп калдырганнан шулар билгеле: чиркәүдә священник, диакон, псаломщик, чиркәү старостасы штатлары, аерым чиркәү җыручылары да булган. Чиркәүнең уң ягында поп йортлары урнашып, уң ягында алма, шомырт, карлыган һәм башка җимеш бирә торган агачлар үскән. Иман йортының әйләнә-тирәсе зәңгәргә буялган бизәкле койма белән әйләндереп алынган. Кечкенә капкага илтүче сукмак шома ташлар белән түшәлгән. Баскычтан күтәрелгәч, чиркәү эченә узганчы, бүлмәләр урнашкан коридор аша үтәсе булган. Бүлмәләрнең берсе башка авыллардан арып килүчеләр өчен ял бүлмәсе булып хезмәт иткән. Коридорның уң ягында салкын бүлмә булып, шул бүлмәдән югарыга, чаңга хәтле, баскыч менгән.

Чиркәүнең төп стенасы ике ягы да юнылган 40-45 см юанлыктагы нарат бүрәнәләрдән тора иде, дип искә ала өлкәннәр. Әлеге бүрәнәләрне аты булган авыл кешеләре Чаллы шәһәреннән 12 чакрым ераклыкта урнашкан Кызыл Тау урман хуҗалыгыннан ташыганнар. Тышкы як стенаны озак саклансын өчен такта белән тышлаганнар. 'Чиркәүнең тәрәзәләре зур, аңа тимер рәшәткәләр урнаштырылган, авылга караган ягында берничә запас ишеге бар иде. Түбәсе калай, эчке ягы штукатурланган һәм изгеләр сурәтләре төшерелгән иде', - дип искә ала өлкәннәр. Иң биектә, чиркәү очларындагы качларда тимер шарлары, манарасында чаңнары булган. Бу чаңнарны кага белүче кешеләр генә каккан. Авылда янгын-фәлән яисә башка кайгылы хәбәр булганда, шомлы итеп, бәйрәмнәрдә бәйрәмчә, буранлы көннәрдә юлчылар адашмасын өчен, әллә каян үзенә чакырып чыңлап тора торган булган чаң тавышы.

Халык тормышында чиркәү зур роль уйнаган. Һәр елны, бигрәк тә, яз көне ашлык чәчү, көзен ашлык җыю алдыннан, Аллага келәү итү кебек изге эшләр башкарылган. Берәрсе авырып китсә дә, ярдәм сорап попка мөрәҗәгать иткәннәр. (Ул чорда медицина ярдәмен поп кына күрсәткән). Авыл бәйрәмнәре дә чиркәү катнашыннан башка узмаган. Мәсәлән, Пасха җиткәч, әләм тәресен күтәреп атна буена өйдән-өйгә йөргәннәр. Поп өйгә кереп келәү иткән, ә хуҗалар икмәк бөртеге салынган тубалга күкәй чыгарып салганнар. Революция елларында чиркәүдә Борис Васильев дигән кеше поп булып торган. Ул үлгәч, аның урынына Капитон поп килгән. Чиркәү янәшәсендәге Борис поп күмелгән каберлек әле дә саклана.

1939 елда, югарыдан бирелгән күрсәтмә нигезендә, чиркәүнең кечкенә, уртача, олы өч чаңы һәм качлары бәреп төшерелә. Тәреләрне, дини китапларны җыеп, урам уртасында яндыралар. 'Моны башкарган кешеләр тормышта берсе дә рәхәт күрми, каһәрләнеп үлделәр', - дип сөйли шул чор кешеләре. Чиркәү шуннан соң күпмедер еллар колхоз склады да булып торган. Культура йорты итеп тә тотарга уйлаганнар, әмма Изге йортны рәнҗетмибез дип, авыл халкы үзе дә йөрмәгән, балаларын да җибәрмәгән.

Бордыда, чиркәүдән тыш, Спас дип аталучы тагын бер изге йорт булган. Ул чиркәүдән җиде елга алданрак төзелгән. Спас турында мондый риваять йөри: Бордының Сабантуй тавы артында бер чишмә бар. Күрше Бордыбаш авылының бер кешесе шул чишмә янында кач таба. Әмма озак та узмый, авыруга сабыша. 'Эх, әгәр терелсәм, Борды керәшеннәренә Спас җиткерер идем, дип адарына. Һәм, чыннан да, терелеп аякка басуга, әйткән сүзендә торып, йорт салдыра. Тормышта авырлыкка тарыган, бәхетсезлеккә очраган кешеләр чиркәү җимерелгәннән соң да, шул Спас йортына йөри башлый. Биредә Ходайдан кичерү, исәнлек-саулык сорап, җаннарына тынычлык, җиңеллек тапканнар. Инде еллар үтү белән искерә, таушала барган Спас йорты яңадан яңартыла. Изгеләр рәсемнәре торгызыла, идәненә келәмнәр җәелә. Бүгенге көндә дә биредән кеше өзелми - өлкәннәр келәү итәргә, изге бәйрәмнәрне искә алырга килсә, балалар тормышта үзләрен ничек дөрес итеп тотарга, кечеләрне якларга, олыларны санларга кирәклеге турында үгет тыңларга килә.

 

Т.Егорова

Соборы.ру

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: